Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Тукай туган көндә Туган тел кичәсе 26.04.2017

Бүген, ягъни 26нчы апрель иртәсендә, гимназия үз укучыларын Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җыр-моң мохитендә каршы алды һәм көнозын әлеге җырлар һәр тәнәфестә кабатланып торды. Мәгълүмат тактасын хәтерләткән коридор диварындагы телевизордан да бүген бертуктаусыз Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан өземтәләр, Тукай тормышыннан кызыклы фактлар презентацияләнде. Дәресләр башланырга 10-15 мин. кала, һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфын җыеп, балаларны Тукайга кагылышлы истәлекләр, аның белән бәйле урыннар белән таныштырды,аудиотасмадан Тукай турында замандашларының истәлекләре тыңланды. Соңрак, 4нче сыйныф укучылары Тукай мәйданына юнәлде. Президент һәм Дәүләт киңәшчесе дә катнашкан чарада үзләренең булмышы белән эчке бер горурлану хисе тойган укучыларыбыз Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннан кайткач, 12сәг. 30 мин.та “ Тукай - безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби- музыкаль бәйрәм чарасы башланып китте. Бәйрәмдә Тукай айлыгы дәвамында гимназиядә оештырылган барлык бәйгеләрнең җиңүчеләре катнашты. Шигырь һәм сәхнәләштерү бәйгеләрендә катнашкан һәм җиңгән укучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып... 25.04.2017

Бүген бездә “Сәламәт инсан - ил байлыгы” ( «Здоровье каждого - богатство страны») дип аталган Бөтенроссия сәламәтлекне кайгырту проектын тормышка ашыру максатларында сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган темаларга лекцияләр укылды. Хәзерге вакытта Казанда Россиянең медик белем бирүче югары уку йортлары арасында“Физик тәрбия һәм спорт - табибның икенчел һөнәре”дип исемләнгән VI спорт фестивале уза икән. Шул форсаттан файдаланып, КДМУның 5курс студенты А. А. Шәйхетдинова һәм Мәскәүдән килгән аспирант егет, спорт медицинасы буенча врач А. А. Шишкин, сәламәтлек һәм спорт белән бәйле темаларга ачыклык кертеп, лекцияләр укып киттеләр.
-
Тукай һәм Сәхнә 25.04.2017

Апрель - Тукай айлыгы. Тукай һәм Туган тел айлыгы булганлыктан, гимназиядә ай дәвамында бик күп эшләр эшләнә. Шуларның берсе - Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү. Бу юлы да һәр сыйныф Тукайның үзенә ошаган бер шигырен сәхнәләштерде. Шигырьләрдә кабатланулар күзәтелсә дә, сәхнәдәге куелышта һич бер-берсен кабатламаган,һәрберсе үзләренчә иҗади якын килеп эшләгән номерлар булуы сиземләнде. Башлангыч сыйныфларга аерым урыннар, урта һәм өлкән сыйныфларга аерым урыннар бирелде. Гадел хөкемдарлар урыннарны түбәндәгечә хәл итте: һәр өченче урынга икешәр сыйныф лаек булса, икенче һәм беренче урыннарга исә берәр сыйныф кына ия булды. Шулай итеп, Тукайның 3 шигырен сәхнәләштереп , 3се дә уңышлы чыккан 2Б сыйныфы I урынга (җит. Янбухтина Г.Ф.), 3 В сыйныфы II урынга(җит. Йосыпова Э.Д), 3 Б һәм 1 В сыйныфлары III урынга (җит. Шиһапова З.Н. һәм Харитонова А. Е) лаек булдылар. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында 8Б сыйныфына (җит. Мингалиева Р. Р) тиңнәр булмады! 7В, 7А, 8 А сыйныфлары белән җиңел булмаган ярышта 8 Б сыйныфы өстен чыкты. Беренчелек тә аларга тапшырылды. 7 В сыйныфы да ( җит. Әхмәдиева З. Ә.) беренчелекне беркемгә дә бирергә теләмәгәннәр иде булса кирәк, үз куллары белән эшләнгән, буялган һәм бизәлгән декорацияләр шул турыда сөйли иде, әмма, ни хикмәт, 7 В сыйныфына II урын белән канәгатьләнергә туры килде. 7 А һәм 8 А сыйныфларына III урын тәтеде.
-
Санкт-Петербургтан килгән директорлар тәҗрибә уртаклашты 25.04.2017

Бүген безгә Санкт-Петербургтан кунаклар килде. С. Петербург шәһәре мәгариф оешмаларының директорлары, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, уку-укыту барышында мәгълүмати технологияләр куллану буенча "түгәрәк өстәл" артында фикер алышты.
-
Бердәм Республика имтиханы 24.04.2017

24.04.2017 көнне гимназия ППЭ урынын үтәде. Вахитов районы мәктәпләреннән килгән 9нчы сыйныф укучылары гимназиядә татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Имтихан узачак урын барлык таләпләргә туры китереп җиһазландырылды. БРИ тиешле дәрәҗәдә тыныч һәм барлык шартлар җиренә җиткерелгән хәлдә уңышлы узды.
-
Өмәләр дәвам итә... 22.04.2017

ЭКОЛОГИЯ ЕЛЫ уңаеннан һәм язгы чистарту-агарту эшләрен үтәү максатыннан ике айга игълан ителгән язгы өмәләр үз эшен дәвам итә. Укучылар хезмәт дәресләрендә гимназия территориясен көзге яфраклардан чистарту белән шөгыльләнәләр. Бүген менә гимназия яны чәчәклекләрен казып, тырмалап, тиздән утыртылачак орлыкларга ашламалы җир дә әзерләп куйдылар. Афәрин, укучылар.
-
Халыкара олимпиадада катнаштык 22.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан узган Халыкара Олимпиадада 9 А сыйныфы укучысы Д. Фаекованың уңышлы чыгышы белән котлыйбыз. Гимназиягә болай да даими уңышлар китереп торучы укучыбыз бу юлы да, мактау вә мәртәбәләргә ия булып, президент тарафыннан котлау сүзләре ишетеп кайтты.
-
"Өметле киләчәк " номинациясендә җиңүче 21.04.2017

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды.Безнең гимназия укучысы Н. Бәхтиярова "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булып, "Баскет-холл" залында чыгыш ясады һәм шәһәр данын яклады. Котлыйбыз!
-
Тукай иҗаты буенча шигъри бәйге 19.04.2017

Тукай һәм Туган тел айлыгыгы уңаеннан, 19нчы апрель көнне гимназиядә Тукай иҗаты буенча шигъри бәйге узды. Һәр сыйныфтан бер нәфис сүз остасы сайлап алынды һәм әлеге укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле башкаруда үзара ярышты. Бәйге ике номинациядә каралды : 1) Тукай шигырьләрен оста башкаручы; 2 ) Тукайга багышланган авторлык шигырьләрен оста башкаручы. Башлангыч сыйныфлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә : 3 урын - А. Габдрахманова, 2 урын - К. Хөснетдинова, ә менә 1нче урынны ике укучы үзара бүлеште - Т. Беглов һәм Р. Габдерафиковка тиңнәр, ай-һай, табылмады! Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында урыннарны гадел жюри түбәндәгечә хәл итте : 3 урынга - А. Лотфуллина һәм К. Гобәйдуллина, 2 урынга - Ә. Әхмәдуллина, 1 урынга - Н. Турлов чыкты! Котлыйбыз!
-
Патриотик тәрбия 19.04.2017

Патриотик тәрбия прогаммасының үтәлешен тикшерү кысаларында, 19нчы апрель көнне, Вахитов районы ветераннар Советы делегациясе гимназиягә эшлекле визит белән килде. Ветераннар Советы председателе Г. П. Бертников, Идел буе районы ветераннар Советы вәкиле Н. Поликарпов, Мәгариф бүлеге белгече Т. А. Чеснокова, Вахитов районы өстәмә белем бирү оешмасы кураторы Л. М. Фоменкодан торган комиссия әгъзалары гимназиядә патриотик тәрбия барышын күзәтте һәм анализлады. Тәрбия барышының кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә үтәлешен үз күзләре белән күреп китте алар. " Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк", ди халык гыйбарәсе, шуны истә тотып, кунакларны, иң әүвәл, гимназиябезнең "Туган якны өйрәнү музее"на алып кердек. Бәйнә-бәйнә "тарихыбызны барлагач", патриотик эшчәнлек белән таныштыруны актлар залында дәвам иттек. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Е. Харитонова хәрби-патриотик тәрбия эшчәнлегенең гимназиядә калыплашкан системасын презентацияләде, яңа проектлар белән таныштырды, гимназия сайтында урын алган "Звезда" ("Йолдыз") сәхифәсенә тукталды. Укучыларыбызның гаилә шәҗәрәләренә нигезләнеп, аларның гаиләләрендә Бөек Ватан сугышының ни рәвешле йогынты ясаганыннан чыгып төзелгән "Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы " дип аталган виртуаль китап та патриотик тәрбиянең бер урында таптанып тормавы, гимназиядә чын ватанпәрвәр егетләр һәм кызлар тәрбияләнүе хакында сөйли.













