Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Тарих атналыгында “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт! 10.11.2016

Гимназиябезнең “Туган якны өйрәнү” музее бай тарихлы, тирән тамырлы ! Гимназиядә бик күптәннән “Туган якны өйрәнү” түгәрәге дә эшләп килә. Укучылар арасында әлеге түгәрәккә йөрүчеләр дә, йөрергә теләк белдерүчеләр дә шактый. Бүгенгесе көндә бу түгәрәкне һәм “Туган якны өйрәнү” муззеен тарих укытучысы Ә. Ә. Янурова җитәкли. Ел саен беренчеләрне музей белән таныштыруга аерым басым ясала. Быел исә бу сәяхәт тарих атналыгына туры килде һәм беренче сыйныфлар аеруча күп булу (75 укучы!) җәһәтеннән , әлеге экскурсия берничә көнгә бүленде. Тарих атналыгы һәм “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсиядән бер фото-истәлекне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез!
-
Укыдыгызмы әле, ишеттегезме әле: «Тарих маҗаралары»! 09.11.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында 5-6нчы сыйныфлар катнашында “Тарих маҗаралары!” кызыклы фактлар тәгълиматы турында фикер алышу булып узды. Тарих төпкелләрендә безнең эрага билгеле булмаган төрледән-төрле серле могҗизалар бар. Алар безгә әле дә булса табышмак булып кала бирә. «Стоунхендж сере», «Бәллүр баш сөяге», «Гәрәбә бүлмә», «Сфинкс табышмагы» , «Ковчег васыяте» , «Артур- патша» турында сөйләнгән легенда - риваятьләр белән бәйле тарихның "серле табышмаклары" укучылар аңында маҗаралы бер могҗиза булып ачылды. Кызыклы фактларга багышланган фикер алышу чарасы чыгыш ясаган укучылар өчен дә, тамашачы укучылар өчен дә бик мавыктыргыч булды.
-
Китапханә хәбәрләре: "Ач, шигърият, серләреңне!" китап күргәзмәсе 08.11.2016

Гимназиядә "Ач, шигърият , серләреңне" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгына старт бирелде 08.11.2016

Укулар башлану белән бергә , көзге каникул вакытында тукталып калган фән атналыкларына старт бирелде. Бу атнадан ТАРИХ ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ АТНАЛЫГЫ башланып китте. Чараның атамасы, үткәрелү вакытын күрсәтеп , 7 - 11 ноябрь аралыгында үтәчәк атналыкның планы белән дә танышып китәргә мөмкин: 1. «Укучыларда сайлаучы хокукы (5 – 11сыйныфлар) » темасына башваткычлар бәйгесе ( атна дәвамында) 2. “Тарих маҗаралары” исемле кызыклы тарихи факларны ачыклау чарасы (5нче сыйныфлар) 3. “Яшүсмерләрдә хокук һәм җаваплылык” темасына түгәрәк өстәл (7нче сыйныфлар) 4. Беренче сыйныфлар белән “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт 5. Урта гасырларда тарихи кул эшләнмәләре( 6 сыйныф) 11.11.2016
-
Көзге каникуллар тәмамланды, мәктәпләрдә янәдән укулар башланды! 07.11.2016

31.10. - 6.11. көннәрендә бер атна дәвам иткән көзге каникуллар төгәлләнде. Балалар бүген янәдән мәктәпкә килделәр һәм яңа чирекне башлап җибәрделәр! Яңа чиректә укуга карата яңа көч, яңа дәрт , яңа бишлеләр теләп калабыз аларга!
-
Көзге каникуллар күңелле һәм файдалы узсын! 31.10.2016

31 нче октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр – көзге каникуллар. Бу көннәрдә гимназиядә спорт секцияләре, түгәрәкләр график буенча эшләячәк. Укучыларыбызга күңелле һәм файдалы яллар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2016

28нче октябрь көнне I чирек нәтиҗәләренә йомгак ясап, чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Гимназиядә ата-аналар җыелышы һәрдаим сыйныф җитәкчеләре тарафыннан аерым бер темага багышлап уздырыла. Бу юлы да һәр сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән сөйләшергә үз темалары әзерләнгән иде. Көзге каникулларга китәр алдыннан балаларның кичке сәг. 10 нан соң үзләрен генә урамга чыгармау хакындагы карар турында ата-аналарга янәдән искәртелде. Шул исәптән, җыелышта укучыларның тышкы рәвешенә , шәхси әйберләрен йөртешенә , мәктәп күләмендә үз-үзләрен тотышларына, укуда өлгерешләренә, туклану карталарына, электрон көндәлекләргә, ГТО нормативларына һ.б. караган тагын бик күп мәсьәләләргә кат-кат басым ясалды .
-
4, 6, 8 сыйныфлар татар теленнән белем мониторингы узды 27.10.2016

Соңгы вакытта традицион "контроль" төшенчәсе, яисә "диагностика" сүзе урынына "мониторинг" сүзе кулланыла башлады. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Контроль үлчәү материаллары (КҮМ) ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсе тикшерелә. КҮМ материалын төзүдә нигез булып гомуми минимум таләпләренә туры килгән белем дәрәҗәсе тора. 27 нче октябрь көнне гимназиянең 4, 6, һәм 8 сыйныф укучылары видео күзәтүе астында татар теленнән КҮМ (КИМ) язды.
-
Гимназия базасындагы СЭП № 62 составы гадәттән тыш хәлләргә әзер! 27.10.2016

Хәрби вакытның ни икәнлеген өлкән буын яхшы белә. Елга бер мәртәбә гимназия дә үзенең хәрби әзерлегенә имтихан тота. 27нче октябрь көнне җыелма эвакуация пункты штаб күнегүләренә өйрәтүләр узды. Аның составына хәбәр итү һәм элемтә, теркәү һәм барлау, колонналар формалаштыру, хисап, җәмәгать тәртибен саклау, транспорт белән тәэмин итү, ышык урын табу төркемнәре керә. Болардан башка, ана белән бала бүлмәсе, медицина пункты, радиация һәм химия күзәтүе посты , белешмә өстәле булырга тиеш. Күнегүләр тиешле дәрәҗәдә үтәлде , хезмәтләрнең барысы да уңай бәяләнергә лаек дип табылды.
-
«Вечер поэзии» рус әдәби шигърият кичәсе 26.10.2016

Рус теле атналыгы уңаеннан , 1 Б сыйныфы укучылары , сыйныф җитәкчеләре Гөлсаф Ильясовна белән берлектә, “Вечер поэзии” дип аталган рус әдәби шигърият кичәсендә катнашып, Совет чорының балалар өчен иҗат иткән иң атаклы әдипләреннән 3 шәхесне искә алдылар. Алар арасында иң өлкәне һәм иң кыска гомерлесе булуына да карамастан, хәзерге вакытта телевидениядән барган мөһим тапшыруга - "Жди меня" ( "Найти человека") тапшыруына нигез салучы язучы-шагыйрә Агния Бартоның биографиясе белән кыскача таныштырып үттеләр, сәнгатьле итеп аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында укучылар А. Барто иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. 2016 ел кино елы булу уңаеннан, шагыйрәнең әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнар турында да әйтелде. Искә алынган икенче бер шәхес Русия һәм Советлар Берлеге гимннарына сүзләр язган танылган балалар шагыйре - Сергей Михалков. Беренче шигырен Михалков 15 яшендә бастырып чыгарган. Бүгенге көнгә аның 400 мең данә китабы сатылганлыгы билгеле. Сергей Михалков әлеге өч шәхес арасында иң озын гомерле балалар иҗатчысы дисәк тә , ялгыш булмас , ул 1913 елның 13нче мартында дөньяга килә һәм 2009 елның 27нче августында 96 яшендә вафат була. Чираттагы әдип - Борис Заходер. Ул «Винни-Пух маҗаралары», «Мэри Поппинс», «Питер Пэн», «Алиса могҗизалар дөньясында» кебек әкиятләрне рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук , ул Иоганн Гете хезмәтләрен тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә. Танылуны Борис Заходерга нәкъ менә аның тәрҗемә әсәрләре китерә. Тәрҗемәләренә нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнарында инде менә ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Кыскасы , балалар әдипләренә багышланган рус әдәби шигърият кичәсе катнашучылар һәм тамашачылар өчен дә бермә – бер файдалы булды. Балалар һәм олылар да үзләренең белемнәрен баетты.













