Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
“Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” спектаклен тамаша кылдылар 15.03.2017

16нчы март көнне барлык башлангыч сыйныф укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән күпсанлы тамашачылар соравы буенча дистәләгән кабат куелучы “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы”( “Волшебник Изумрудного города”) спектаклен карарга “Әкият” дәүләт театрына сәфәр тоттылар. Әлеге спектакль дуслык, тылсым һәм геройларның онытылмаслык могҗизалары турында. Кечкенә кыз Элли һәм аның дуслары белән бергә тылсым илендә булып кайту гимназиябезнең яшь тамашачыларына бик ошаган булса кирәк, чөнки якын киләчәктә алар бу әсәрнең "татарча премьерасын" гимназия сәхнәсендә тәкъдир итәргә җыеналар.
-
Ачык дәрес: БАДМИНТОН 14.03.2017

-
Пифагор эзләре буйлап... 11.03.2017

Математика укытучысы Р. Р. Мингалиева 8 А һәм 8 Б сыйныфы укучылары арасында "Пифагор эзләре буйлап..." дип аталган математик викторина уздырды. Математика укытучысы 8 Б сыйныфының сыйныф җитәкчесе үзе булуына да карамастан, гаделсезлекләр күзәтелмәде. 8 А сыйныфы викторинада югарырак күрсәткечләргә ирешеп, гадел шартларда 8 Б сыйныфыннан өстен чыкты.
-
А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеена сәяхәт 10.03.2017

10 март көнне 7Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеена сәяхәт кылдылар. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе М. Горькийның тормыш юлы һәм иҗаты, аның күпкырлы эшчәнлегеге хакында тыңланган кызыклы экскурсия белән бергә, Ф. Шаляпинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция белән дә танышу мөмкинлеге укучыларның белемнәрен арттыргандыр , дип ышанасы килә.М. Горькийның Казандагы тормышына багышланган күргәзмә укучыларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Үз чорының хуҗалык кирәк-яракларын бүгенге көнгәчә үзендә саклаган подвал-пекарня укучыларны Горький яшәгән чорга алып кайтты булса кирәк: экскурсиядән алган тәэсирләре белән алар әле озак уртаклашты.
-
Киокусинкайчылар киокусинкайдан кайтты! 09.03.2017

Гимназиядә кызыксынган укучылар физик тәрбия укытучысы Э.Җ. Фәйзуллин җитәкчелегендә киокусинкай каратэ төре белән дә шөгыльләнәләр. Менә бу юлы да үзләренең мөмкинлекләрен сынап карарга форсат табылды: "Подросток" муниципаль бюджет оешмасы тарафыннан оештырылган ачык беренчелектә катнаштылар.Киокусинкай командасы бу бәйгедән 7 диплом алып кайтты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: үз яшьтәшләре категориясендә өч -3нче, ике -2нче һәм ике - 1нче урын - безнеке! Афәрин !
-
Бәйрәм белән сезне ! 07.03.2017

Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны һәм гимназиянең гүзәл затлардан булган ашханә һәм техник хезмәткәрләрен 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә хатын-кыз бәхете, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелеге теләп калабыз!
-
"Куркынычсызлык тәгәрмәче - 2017" 07.03.2017

Гимназия командасы "Куркынычсызлык тәгәрмәче - 2017" яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесендә актив катнаштылар һәм дипломга ия булдылар. Афәрин.
-
Укучыларыбыз фән үрләрен яулый! 06.03.2017

28 февраль көнне Казанның 131нче санлы лицеенда “Фән көннәре” дип аталган IV фәнни–гамәли конференция узды. Гимназиядән барлыгы докладлы 4 чыгыш тәкъдим ителде. “Рус теле һәм әдәбияты”, “Информатика һәм ИКТ” секцияләрендә 2 укучыбызның чыгышы призлы урынга лаек дип табылды.Шул форсаттан файдаланып, приз ияләрен – 9 Бсыйныфы укучысы З.Зиятдинованы һәм 8 Б сыйныфы укучысы А.Бикмуллинны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә фән үрләрен яулап, фән күгендә якты йолдыз булып балкуларын теләп калабыз!
-
Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырладылар ... 02.03.2017

1 Б сыйныфы бүген Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырлады... Беренче укытучыларына да беренчеләр әлегә беренче генә шул, шул сәбәпле дә укытучыларына бик кадерле бугай алар. Әлифба бәйрәме шактый оешкан төстә узды: балалар җырлады, биеде, ата-аналар да зал тутырып утырды. Чара ахырында сыйныф җитәкчеләре Г.И.Хәбибуллина истәлекле бүләкләр дә тапшырды үзләренә. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Белем илендә югалып калмаска, Әлифба салган төпле нигезне югалтмаска, белем илендә шул белемнәрне аклауларын теләп калабыз.
-
ӘЛИФБА, ӘЛИФБА... китәсең бит инде... 01.03.2017

Бүген “әлиф”не таяк дип тә белмәгән... Юк, киресенчә! Әлифбаны яттан белгән 1 “В” сыйныфы бүген иң яраткан , иң якын һәм иң кадерле булган тәүге китаплары белән хушлашты. Актлар залында күңелләргә белем нуры алудан шатлык хисе өстәп, тик үзе үзе белән аерылышудан моңсулык тойгысы бирә торган хисси вә самими бер халәттә ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ үткәрделәр алар. Үзләре дә бәйрәмне оештыруда беренче укытучылары А. Е. Харитоновага һәм, әлбәттә , ӘЛИФБАга рәхмәтле беренчеләр! Тәүге тапкыр хәреф таныткан Әлифба һәм тегәр җепкә сәйлән тезгәндәй, кулдан тотып хәреф арты хәреф язарга өйрәткән укытучы да әлифбадай якын булып истә кала шул.













