• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте

Опубликовано: 30.05.2020

Мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың.
Бүгенге көннән башлап чыгарылыш сыйныфлар өчен кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Безнең 11 нче сыйныф укучыларының бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бу гадәти булмаган (онлайн форматта) чарада 2020 нче ел чыгарылыш укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар катнашты. Чара гимназиябез директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовнаның чыгышы белән башланып китте. Ул укучыларга алдагы тормышларында, имтиханнарында уңышлар теләде, бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан чыгарылыш сыйныфка Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәисовичның чыгышы яздырылган видео форматында котлау җиткерелде. Сүз, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының киңәшчеләре, сыйныф җитәкчеләре Мингалиева Римма Ростамовнага да бирелде. Ул балаларга үзенең иң матур, иң изге теләкләрен җиткерде.Шулай ук барлык укытучыларның, әти-әниләрнең теләкләре яздырылган видеоязмалар да әзерләнгән иде. Ә 2020 нче елгы чыгарылыш сыйныфы, үз чиратында, барысына да хөрмәт һәм ихтирам тулы рәхмәтләрен белдерде.
Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләре белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар – балачак еллары. Ә балачакны беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Үзебезнең яраткан укучыларыбызга алдагы тормыш юлларында гел уңышлар гына телибез. Гимназиябезнең горурлыгы булып, зур үрләргә ирешергә язсын аларга!



К списку новостей