Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Сугыш еллары экспонаты белән таныштыру 03.05.2021

Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә илебезнең күпме көч сарыф иткәне, күпме кан коелганы әйтеп бетергесез. Бу Җиңүдә һәр гаиләдән, һәр кешедән дә зур өлеш кергән. Безнең гимназиядә укып чыккан яшь кызлар-егетләр дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Шуңа да бүген укучыларыбыз безнең гимназияне тәмамлап, сугышта катнашкан Сөембикә Баязитова турында сөйләп үттеләр, аның сугыш юлы белән таныштырдылар.
-
Буыннар бәйләнешен саклыйк 02.05.2021

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Җиңүгә кадәр 10 көн" акциясе кысаларында бүген, 2 нче май көнне, "Буыннар бәйләнешен саклыйк" дип аталган чара үтте. Күп укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында булган бабайларына хат язган, өчпочмак формасында конвертка да салган иде.
-
Ветеран, без янәшәдә! 01.05.2021

Бөк Ватан сугышындагы Җиңүгә багышланган акция кысаларында бүген "Ветеран, без янәшәдә!" дип исемләнгән чара үтте. Укучыларыбыз Ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге әби-бабайларга булыштылар, ярдәм иттеләр.
-
Батырлык дәресе 30.04.2021

Без Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 60 еллыгына багышланган "Җиңүгә кадәр 10 көн" акциясендә катнашабыз. Әлеге акция кысаларында бүген, 30 нчы апрель көнне, гимназиядә Батырлык дәресләре үтте.
-
Җиңүгә илткән юллар 30.04.2021

"Җиңүгә кадәр 10 көн" акциясе кысаларында укучыларыбыз сугыш турында шигырьләр башкардылар. Биредә башлангыч сыйныфлар бик актив булды.Алар үзләренең чыгышларын видеоязма форматында эшләгәннәр иде.
-
Европейская неделя иммунизации
29.04.2021
.jpg)
-
Башлангыч сыйныфлар Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 28.04.2021

Бүген барлык башлангыч сыйныф укучылары да Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында булып кайттылар. Алар “Конёк-Горбунок от Ёк до Ок” спекакле белән таныштылар.
П.П. Ершовның «Конек-Горбунок» әкияте әлегә кадәр балалар һәм өлкәннәр арасында бик популяр. Бу театрда ул «Конек-Горбунок от Ек Ок» неон әкияте кебек җанлана һәм ню-джаз, ритм-энд-блюз, хаус стилендәге музыка, шулай ук бию һәм оригиналь сценография белән баетылган якты тамашага әверелә. Шуңа да оригиналь куелышлы спектакль укучыларыбызга бик ошады.
-
Укучыларыбыз "Җиңү Поезды"нда булып кайттылар 27.04.2021

Бүген, 27 нче апрель көнне, 6 “Б” сыйныфы укучылары “Җиңү Поезды” күргәзмәсендә булып кайттылар. Җиңү поезды — поездның хәрәкәт составында урнаштырылган дөньядагы беренче иммерсив инсталляция. Бу инсталляцияләргә визуаль сәнгать, интерактив һәм традицион форматлар, динамик сторителлинг аша реаль вакыт режимында заманча якын килү.
Экспозиция үзенең мультимедиа озата баруы белән уникаль: илледән артык видеопроектор, 18 видеостена, 12 тач-өстәл. Экспозициядә күләмле тавыш, театраль яктырту, механик махсус эффектлар, тапшыргычлар, голограммалар, виртуаль чынбарлыкта сугышлар панорамалары (VR), тарихи реконструкцияләр кинокадрлары, хәрби техника модельләре белән өч үлчәмле компьютер графигы кулланыла. Музейның һәр зонасы өчен махсус үз музыкасы язылган.
Әлеге искиткеч күргәзмәгә барулары белән укучыларыбыз бик канәгать калдылар. Алар Бөек Ватан сугышы турында тагын да күбрәк белә алдылар, “үз күзләре белән сугышның авырлыкларын күрделәр”.
-
Памятка для родителей будущих первоклассников
26.04.2021
.jpg)
-
Тукай мәңгелек 26.04.2021

Габдулла Тукай 26 нчы апрель көнне Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.Бик яшьтән ятим кала.Язмыш аны шул көннән башлап бер гаиләдән икенче гаиләгә ,бер урыннан икенче урынга ташлый. Габдулла Тукайның гомере бик кыска була,әмма ул бик күп эш эшләргә өлгерә.Ул чын мәгънәсендә халык шагыйренә әйләнә.
Бүген гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның иҗатына,тормышына дан әйтү максаты белән радиоэфир оештырылды. Биредә көн дәвамында укучылар,укытучылар Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы турында чыгышлар ясадылар, җырлар-шигырьләр дә башкарылды.
Габдулла Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Тукай яши, Тукай мәңгелек!













