Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр үтә 24.11.2020

Бүген 1 “В” сыйныфында “Х хәрефе” темасына ачык дәрес үтте. Ул бик мавыктыргыч иде, шуңа да укучылар да актив каташтылар. Укучылар хәрефне дөрес язарга, әйтергә өйрәнделәр. Барысы да җыр, уен, шигырьләр сөйләү,видеоязмалар карау белән үрелеп барды. Бер сулышта үткән әлеге дәрес барча укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Балачак - бәхет иле. 24.11.2020

Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачак иле шаулап-гөрләп тора. Шуңа да бүген, 24 нче ноябрьдә, 4 “Б” сыйныфында “Балачак – бәхет иле” сыйныф сәгате үтте. Укучылар шигырьләр сөйләде, балачак турында җырлар башкарды, “кар атышлы” уйнады һәм инде иң ахырдан китапханәчебезнең сорауларына да җавап бирде. Чараның алып баручылары да укучылар үзләре иде. “Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!” – дигән сүзләр белән балалар чараны тәмамлады. Сыйныф сәгате күңелне күтәрә торган, ямьле, күтәренке рухта үтте.
-
Көз бәйрәме 23.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасы кысаларында “Көз бәйрәме” дип аталган чара булып үтте. Биредә 3 “А” сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар татар телендә көзгә бәйле шигырьләр сөйләде, кайбер гөмбә төрләре белән таныштырды, җырлар җырлады. Шулай ук “куян”, “алтын көз” образлары да чагылдырып үтелде. Әлеге кечкенә генә чара барысы өчен дә күңелле үтте.
-
Декада кысаларында конкурслар үтә 20.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасы кысаларында 1-4 нче сыйныфларда “Математик диктант” үткәрелде. Диктантның нәтиҗәләре инде билгеле, һәр сыйныфтан иң яхшы эшләүчеләр сайланып алынды. Шулай ук башка конкурслар да оештырылды: “Рус теленнән иң яхшы дәфтәр”, “Математикадан иң яхшы дәфтәр”, “Иң яхшы телдән исәпләүче” конкурслары.
-
"Россия патриотлары!" 19.11.2020

Укучыларыбыз гимназиядәге генә түгел, ә район, республика, Россия күләмендә булган конкурс, бәйгеләрдә дә катнаша. Шундый укучыларыбызның берсе – Мухаметшин Ильшат. Ул Бөек Ватан Сугышындагы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Россия патриотлары!” дип исемләнгән республика конкурс-фестивалендә катнашты һәм 1 нче дәрәҗәдәге лауреат белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мустафина Фәридә Шамилевна белән берлектә алар “Патриотик җыр-Соло” номинациясенә Ильшатның видеочыгышын җибәргән булганнар. Әлеге талантлы укучыбызга алга таба да уңышлар гына телибез!
-
Ачык дәрес үтте 19.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасы кысаларында 4 “Б” сыйныфында да “Исәпләүнең телдән һәм язма алымнары” дигән темага ачык дәрес үтте. Биредә укучылар күпурынлы саннарны баганалап кушырга һәм алырга өйрәнде, тактада мисаллар эшләде, мәсьәлә чиште. Шулай ук карточкалар белән дә эш алып барылды, бу темага карата видеоязма да каралды. Дәрескә нәтиҗәләрне укучылар үзләре ясады, болар нигезендә билгеләр дә куелды. Ачык дәрес кызыклы үтте һәм балаларга яңа белем бирде.
-
Башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә 18.11.2020

“Башлангыч сыйныф укучысының креатив фикерләү сәләтен үстерү ул – укуда шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләрен формалаштыру шарты” дип аталган башлангыч сыйныфлар декадасы дәвам итә. 18 нче ноябрь көнне 4 “В” сыйныфында физика законнарын чагылдырган дәрестән тыш чара үтте. Аның максаты булып балаларның электр энергиясе һәм куркынычлыгы турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту торды. Дәрестән тыш чара конкурс формасында үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, Билгеле бер маршрут кәгазе буенча бардылар. Алар электр күренешләренә бәйле төрле биремнәр, экспериментлар үткәрделәр, видеофрагментлар карадылар. Чара ахырында электр приборларын ничек кулланырга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.
-
"Кызыл, сары,яшел!" 17.11.2020

17 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Кызыл, сары, яшел” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар биредә кагыйдәләрне, тамгаларны кабатладылар, бу юнәлештә үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Ә соңыннан балалар юл йөрү кагыйдәләренә бәйле рәсемнәр ясады, ә алар арасыннан иң яхшылары сайланып алынып урыннар да билгеләнде.
-
Башлангыч сыйныфлар декадасы 16.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасын беренче сыйныф укучылары ачты. Бүген, 16 ноябрь көнне, 1 “Б” сыйныфында әйләнә-тирә дөнья буенча «Планетабыз нәрсәгә охшаган? " дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары Җирнең кечерәйтелгән моделе – глобус белән таныштылар, пластилиннан үзләре Җирнең моделен ясадылар. Кешеләрнең нинди гамәлләре планетаның торышын начарайтуга, ә ниндиләре аның чәчәк атуына китергәне турында фикер алыштылар. Дәрес бик кызыклы булды, балалар да канәгать калдылар.
-
Балалар өчен газета-журналлар белән танышу 13.11.2020

Бүген пресс-центр бүлекчәсе укучылары нәни укучыларыбызны балалар басма матбугаты белән таныштырып үттеләр. Алар “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналларын карадылар, аларда төрле рубрикалар булуын белделәр. Газета-журналларның төрле төсле, бик күп рәсемле һәм фотосурәтле булуы балаларны җәлеп итте. Укучылар үзләренә кызыклы басма матбугат белән танышуларына бик шатландылар.













