Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Музыкаль тәнәфес"тә үзгәрешләр 11.11.2020

Бүгеннән бездә “Музыкаль тәнәфес” проекты үзгә юнәлеш белән эшли башлады. Алдан озын тәнәфесләрдә билгеле бер композитор турында сөйләнеп,аның әсәрләре тыңланса, хәзер аерым темаларга багышланган көйләр, җырлар тәкъдим ителә. Бүген гимназиядә туган як, туган җир темаларына багышланган җырлар яңгырады. Шулай ук бездә “Музыкаль тәнәфес”нең иң яхшы алып баручысы” конкурсы үткәрелә. Биредә катнашырга теләүче укучыларыбызны көтеп калабыз!
-
Яңа уку чиреге башланды 09.11.2020

Менә 2020-21 укуелының икенче чиреге дә башланып китте. Укучылар инде ял иткән, яңа көчләр туплап гимназиягә белем алырга килгәннәр. Аларны биредә, әлбәттә, дәресләргә кадәр радио “каршылый”. Бу чиректә эфирны 6 “Б” сыйныфы башлап җибәрде. Алар башта уку рейтингы белән таныштырып үтте, бу атнада үтәчәк чаралар белән таныштырды. Соңыннан алар истәлекле даталар турында да сөйләп киттеләр. Бүген рус халкының күренекле язучысы И.С.Тургеневның туган көне икәне, аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнеп үтте. Ахырдан радио алып баручылары барлык укучыларга, укытучыларга яңа чиректә уңышлар теләде.
-
Лагерь дәвам итә 06.11.2020

Безнең лагерь әле дә дәвам итә, һәм бүген укучыларыбыз К.Тинчурин ял паркында булып кайттылар. Балалар саф һавада йөрделәр, төрле уеннар уйнадылар.
-
К.Насыйри музеенда 05.11.2020

Бездә лагерь дәвам итә,шуның белән бергә күңелле сәяхәтләр дә күбәя. Бүген балалар К.Насыйри исемендәге искиткеч музейда булып кайттылар. Күренекле галим, мәгърифәтче, тарихчы-этнограф, язучы һәм тел белгече Каюм Насыйрига багышланган Музей 2002 елның 2 февралендә ачыла. Ул урнашкан йорт XIX гасыр татар агач архитектурасы һәйкәле булып тора. Нәкъ менә биредә галим 1887 елдан 1902 елга кадәр яшәгән. Йорт Казанның Иске Татар бистәсенең тарихи-тыюлык территориясендә урнашкан. Хәзерге вакытта йорт үзенең иске урынында торгызылган, бинаның эчке планировкасы сакланган. Документаль материаллар буенча Каюм Насыйри яшәгән бүлмәләрнең берсе – бер үк вакытта торак бүлмә һәм фәнни лаборатория торгызылган. Музей экспозициясе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.Экспозициянең идеясенә тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темаларын ачу, шулай ук татар мәгърифәтчелеге фикеренең үзенчәлекләрен һәм этапларын тирән аңлау салынган. Экспозициянең нигезе – басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар. Алар арасында К.Насыйриның хезмәтләре, шулай ук мәдрәсә дәреслекләре, татар халкының телдән иҗат үрнәкләре; туганнары, шаһитлары истәлекләре һәм шәхси архивлардан фоторәсемнәр бар. Балалар боларның барысы белән дә таныштылар, аларга әдипнең тормышы, иҗаты турында бик җентекләп сөйләделәр. Шуңа да алар барысы да бүген бик күп мәгълүмат, кызыклы яңа фактлар белә алдылар.
-
Лагерьда күңелле һәм файдалы үткәрелгән көннәр 03.11.2020

Лагерьга йөрүче укучыларыбызның һәр көннәре дә бик күңелле һәм файдалы үтә. Бүген алар кинотеатрга “Дедушка нелегкого поведения” фильмына барып кайттылар. Аннан соң балаларга инглиз теле буенча кызыклы дәресләр дә үткәрелде. Биредә кызыклы уеннан, күнегүләр башкарды алар. Бүгенге көннән дә укучылар үзләренә яңа һәм кызыклы мәгълүмат ала алдылар.
-
Көзге лагерь башланды 02.11.2020

Бүгеннән башлап безнең гимназиядә "Яшь гражданнар шәһәре" көзге лагере башланып китте. Лагерь программасы бик продуктив һәм кызыклы. Беренче көнне үк балалар Болак урамында урнашкан Яшьләр театрында булдылар.Биредә алар кино жанрларын искә төшерделәр, үзләрен актерлар урынына куеп,төрле эмоцияләрен күрсәттеләр , төрле хәрәкәтләр аша башта кино жанрларын, аннан табигать күренешләрен күрсәттеләр. Фотосурәтләре буенча мультфильмнарны һәм аларның геройларын таптылар, "Чик-чирик" мультфильмын карадылар, аңа анализ ясадылар. Мультфильмдагы уңай һәм тискәре геройларны, тема һәм идеяне таптылар. Шуны әйтергә кирәк: боларның барысын да укучылар бик әйбәт башкарды. Бу көннән алар үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат тупладылар, күп яңалык белделәр.
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Бүген, 31 нче октябрь көне, безнең гимназиядә “Сәламәтлек көне” (“День здоровья”) дип игълан ителде. Шул сәбәпле “Үзеңнең сәламәтлегеңне ничек сакларга” дип исемләнгән плакатлар конкурсы уздырылды. Биредә өлкән сыйныф укучылары да, башлангыч сыйныфлар да, 1 нче сыйныфлар да актив булдылар. Сәламәт булу һәр кешенең үзеннән, аның нәрсә белән туклануыннан, шөгыльләнүеннән тора. Балаларның күбесенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, спорт белән шөгыльләнүе безне бик сөендерә генә. Һәркем дә сау-сәламәт булсын!
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 29.10.2020

28 октябрь көнне безнең гимназиядә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» булып узды, аның кысаларында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге темасына әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Кайбер сыйныфлар хәтта әлеге темага плакатлар да ясадылар.
-
Җиңү шигърияте 28.10.2020

Бүген, 28 октябрь көнне, “Җиңү шигърияте” дип аталган сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үтте. Биредә башлангыч сыйныфлар Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм шул вакытта иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук сугыш темасына багышланган үзләре язган әсәрләрен дә сөйләүчеләр булды. Иң активлары 1 “А”, 1 “В”, 2 “А”, 3 “Б”, 4 “А”, 4 “Б”, 4 “В” сыйныфлары булды. Аеруча нәни укучыларыбызның – 1 нче сыйныфларның искиткеч сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләүләре жюри әгъзаларын шаккаттырды. Катнашучылар күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр төрле номинацияләр буенча билгеләнәчәк. Әлеге шигьрият сөюче укучыларга без алга таба уңышлар гына телибез!
-
Бөтенроссия финанс грамотлылыгы атналылыгы 26.10.2020

24 нче октябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр Бөтенроссия финанс грамотлылыгы атналыгы билгеләнгән. Ул онлайн форматта уза. Бүген бездә дә барлык сыйныфлар бу чарада катнаштылар. Кайбер сыйныфлар онлайн-квест, ә кайберләре аерым тест рәвешендә үзләренең белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә барысы да сертификат, дипломнар белән бүләкләнде.













