Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Җәйге каникуллар алдыннан инструктажлар үткәрелде 26.05.2020

Укучыларның күптән көтелгән җәйге канкуллары да килеп җитте. Җәйге каникуллар башланыр алдыннан укучыларның ата-аналары белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелергә тиеш. Бүген бездә дә әлеге инструктаж үткәрелде. Бу кагыйдәләрне ата-аналарга да, укучыларга да искәртергә кирәк, чөнки иң мөһиме-балаларның сәламәтлеген кайгырту.
-
Регионара конкурста җиңү 26.05.2020

Безнең гимназия укучылары Казан һәм Ижевск шәһәрләренең муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен " Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» , "Халык геройлары-ил геройлары" регионара конкурсында катнаштылар.
Март аенда конкурсның мәктәп этабы узды. Конкурста Ижевск һәм Казан шәһәрләре муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары катнашты.
Казан шәһәре буенча финалга-регионара этапка 45 укучы чыкты. Бу конкурста җиңүчеләр арасында безнең укучыбыз да бар. 9 "Б" сыйныф укучысы Ключникова Анна "Халык геройлары – ил геройлары" темасына тикшеренү проекты номинациясендә җиңүче дип табылды. Без аны зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа үрләр яулавын телибез! -
Соңгы кыңгырау - онлайн 25.05.2020

Бүген,25 май көнне, Россиянең югары сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау онлайн шалтырады. Биредә безнең укучылар да катнашты. Акцияне чыгарылыш сыйныфларга ярдәм йөзеннән РФ Мәгариф министрлыгы оештырды. Масштаблы онлайн-марафон "ВКонтакте"социаль челтәрендәге ведомство берләшмәсендә узды.
Аны 10:00 сәгатьтә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ачты, ул котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм үзенең мәктәп еллары турында сөйләде. Аннан сүзне илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар алды. Туры эфирда алар чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар. Чыгыш ахырында аларның һәркайсы соңгы звонок чыңы символы буларак кыңгырау чылтыратты. -
Җәйге каникуллар башланды 23.05.2020

Һәр укучының иң яраткан вакыты - җәйге каникуллар. Елның иң җылы сезонына туры килүче иң озын каникуллар, чыннан да, вакыйгаларга һәм маҗараларга бай "кечкенә тормыш" ка әверелә... 1-8 нче сыйныф укучылары өчен җәйге каникуллар инде килеп тә җитте. Ул балалар өчен быел 24 нче майдан ук башлана. Укучыларга инде 4 нче чирек һәм еллык билгеләре дә чыгарылды.
Без укучыларны уку елы тәмамлану белән котлыйбыз һәм каникулларны күңелле, файдалы үткәрергә телибез. Һәр көн якты, җылы, шатлыклы һәм онытылмас булсын! -
Куркынычсызлык кагыйдәләре турында сыйныф сәгате 21.05.2020

Балаларга көндәлек тормышта нинди куркыныч янаганын аңлату максатыннан, 3 “Б” сыйныфы укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләре турында дистанцион сыйныф сәгате үткәрелде. Алар белән бу мәсьәләгә карата фикер алышу оештырылды. Укучылар бу тема буенча видео да карап үттеләр. Анда аларга төрле ситуацияләрдә тиз ориентлашырга һәм рациональ карарлар кабул итәргә өйрәтелде.
-
Сугыш чоры балалары турында әңгәмә 20.05.2020

2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Безнең гимназиядә уку елы башыннан һәм әле хәзер дә бу зур темага төрле чаралар, конкурслар, сыйныф сәгатьләре үтә. Мәсәлән, бүген, 20 апрель көнне, 8 “Б” сыйныфы укучылары белән cугыш чоры балалары турында әңгәмә үткәрелде.
Сугыш китергән авырлыкларны, югалтуларны бала чакларында ук кичерергә туры килә аларга. Ләкин алар сынмыйлар-сыгылмыйлар, хәтта киресенчә, сугыш барган җирләрдә балаларның, яшүсмерләрнең күбесе фронтта зурлар белән бергә Җиңү өчен көрәшкә керә. Нәкъ тә шулар турында сөйләшеп үтелге әлеге әңгәмәдә. Шулай ук яшь геройларның кайберләре белән укучылар үзләре дә таныштырды, аларның батырлыклары турында сөйләп үтте. Укучыларыбыз безнең бүгенге аяз күк өчен көрәшкән геройларны онытмый, алар мәңге хәтердә!
-
Пионерия көне 19.05.2020

1922 елның 19 маенда комсомолның 2 нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын булдыру турында карар кабул итә. Бу вакыйга хөрмәтенә 19 май СССРда Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләгән проектыбыз кысаларында бу темага кагылышлы экспонатлар безнең гимназия музеенда да теркәлгән. Биредә без гимназиябезнең пионерия хәрәкәтенең тарихын белә алабыз.
Мәктәп тарихында егерменче елларда башланган пионер хәрәкәте тирән эз калдырган. Яңа бистә өчен пионер оешмасы зур яңалык була.Татар халкының танылган шагыйре, комсомол, пионер хәрәкәте ветераны Мөхәммәт Садри беренче пионерлар рәтендә . 1924 нче елда мәктәптә Карл Либкнехт исемендәге Беренче пионер оешмасы төзелә. 1931 нче елдан мәктәпнең пионер оешмасы Н.К. Крупская исемен йөртә башлый. Мәктәп укучылары Н.Крупская белән шәхси очрашуга Мәскәүгә баралар. Еллар узгач, мәктәп музее эзтабарлары хәтта Круская белән Ленинны йөрткән шоферны да эзләп табалар, чөнки ул татар кешесе була.
Бу һәм тагын да кызыклы мәгълүматлар тупланган безнең музейда. Ә бүгенге көндә пионерлык эшен гимназиядә Татарстан варислары Союзы дәвам итә. -
"Гимназия хәбәрләре" газетасы 18.05.2020

Безнең гимназиядә менә дигән традиция бар – мәктәп газетасын чыгару. Газета – ул мәктәпнең үзенчәлекле елъязмасы дисәк тә була. Ул мәктәпнең ничек яшәвен, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын, бәйрәмнәрен Һәм истәлекле көннәрен, уңышларын чагылдыра, аерым коллектив вәкилләренең ирешкән уңышлары һәм җиңүләре турында сөйли, аларның фикерләрен, килеп туган проблемага яки әһәмиятле вакыйгага үз карашларын белдерә ала. Мәсәлән, “Сердәш” рубрикасында укучылар үзләренең фикерләрен белдерсә, “Каурый каләм”дә үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша.
Электрон газетаның апрель саны бөек әдибебез Г.Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланды. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/76/ сылтамасы аша таныша аласыз. -
ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурс 15.05.2020

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә дистанцион конкурс уздырылды. Укучылар Татарстанның башкаласы – Казан шәһәренең истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Шулай ук шәһәребез турында презентацияләр ясаучылар да булды. Анда башкаланың тарихы, һәйкәлләре, истәлекле урыннары хакында мәгълүмат бирелде.
-
Хәтер дәресе 14.05.2020

Без матур илдә, тыныч вакытта яшибез. Илебез өстендә күк тыныч. Бу – бәхет, чөнки сугыштан да куркынычрак бернәрсә дә юк. Бүгенге тынычлык өчен безнең әби-бабаларыбыз күпме авырлык кичергән дә, күпме корбаннар китерелгән. Хәзер безнең бурыч – бу хакта онытмау. Шуңа да бүген 8 “Б” сыйныфы укучылары белән “Хәтер дәресе” үткәрелде.
Сугышны без үз күзләребез белән күрмәгән, югалтулар, авыр кичерешләр аша үтмәгән. Аның турында без бары тик китаплардан, фильмнардан һәм ветераннарның хикәяләреннән генә беләбез. Безнең ил бик зур фаҗига кичергән ул вакытта. Ә нәрсә соң ул "сугыш" дигән сүз? Тылдагылар ничек яшәгән? Кемнәр алар сугыш чоры балалары? Ветераннарны бүген ничек олылыйбыз? Геройларыбызны хәтерлибезме? Сугыш нинди югалтулар китергән? Нәкъ тә әлеге сорауларга җаваплар “Хәтер дәресе”ндә каралды.













