Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Профориентация буенча сыйныф сәгате 22.01.2021

22 гыйнвар көнне 9 “Б” сыйныфы укучылары белән профориентация буенча сыйныф сәгате үткәрелде. Биредә укучылар кызыклы тест аша үзләренең профессияләрен сайлауда төгәл нәтиҗәгә килгәннәрме, әле икеләнәләрме яисә бөтенләй бу этапка әзер түгелләрме икәнен белә алдылар. Моның нәтиҗәләре буенча психолог һәр укучыга сәбәпләрен аңлатты, киңәшләрен бирде.
-
Гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачык дип белдерелә 21.01.2021

Туган тел ул -
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул тарафтан бездә бу елны күп кенә чаралар да оештырылачак. Бүген дә гимназиядә туган телләргә карата радиолинейка үткәрелде, чөнки 21 февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Чыгыш татар һәм рус теле укытучылары тарафыннан ике телдә дә – рус һәм татар телендә барды. Биредә туган тел турында танылган әдипләрнең сүзләре, шигырь юллары сөйләнде, туган телнең буыннан-буынга тапшырылып килгән хәзинә икәне, аның күп гасырлык тарихы булганлыгы турында ассызыклап үтелде. Нәкъ тә әлеге радиоэфир белән бездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачык дип белдерелде.
-
"Күңелле стартлар" нәтиҗәсе 21.01.2021

“Күңелле стартлар” бәйгесендә нәни укучыларыбыз – 1 нче сыйныфлар да катнашты. Биредә аркан тарту буенча 1 “А” сыйныфы җиңү яулады, ә калган турларның нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны 1 “Б”, 2 нче урынны 1 “А” һәм 1 “В” сыйныфлары яулады.
-
Күңелле стартлар дәвам итә 20.01.2021

“Күңелле стартлар” дәвам итә, һәм бүген үзара спорт ярышларында 2 нче сыйныфлар көчләрен сынашты. Биредә 5 тур булып үтте, соңгысы – аркан тартуда җиңүне 2 “Б” сыйныфы яулады. Калган 4 тур нәтиҗәләре буенча 1нче урынга 13 балл белән 2 “А”, 2 нче урынга һәрберсенә 11 балл белән 2 “Б” һәм 2 “В” сыйныфлары лаек булды.
-
«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашу 20.01.2021

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен үткәрә.
Бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов киләсе – 2021 елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Туган телебезне саклау, үстерү, милли җәүһәрләрне югалтмау, төрле чаралар аша моңа теләктәшлек күрсәтү – безнең уртак бурычыбыз.
Биредә безнең укучылар да катнашты. 1 “А” сыйныфы укучылары Г. Әминә һәм Н. Әминә беренче турда сәнгатьле шигырь сөйләгән видеоязманы җибәргән иделәр. Алар рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Күңелле стартлар 19.01.2021

Бу атнада гимназибездә башлангыч сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" дигән ярышлар узачак. Бүген әлеге чараның башлангыч этабы булып үтте. Биредә 3 "Б" һәм 3 "В" сыйныфлары көч сынаштылар. Ярыш 4 өлештән торды, алар барысы да укучыларның спорт ягыннан нинди дәрәҗәдә көчле булуларын сынады. Балалар төрле эстафета, туп ату, скакалкада сикерү һ.б. ярышлар аша үттеләр. Нәтиҗәдә ике команданың да баллары тигез булып чыкты.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында уен-дәрес үтте 18.01.2021

18нче гыйнвар көнне табигый фәннәр декадасы кысаларында 8 нче сыйныфлар арасында “Җир-су хайваннары” дип аталган йомгаклау уен-дәресе үтте. Монда “Бакалар” һәм “Тритоннар” исеме астында 2 команда катнашты. Бу чарада алар үзләренең зиһенлелеген, тизлеген һәм биология өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр. Биредә капитаннар конкурсы, “Бочкадан..”, “Еракка-еракка” конкурслары, ребуслар, сканвордлар, төрле башваткычлар чишү булды. Зур булмаган аермалык белән “Тритоннар” командасы җиңү яулады.
-
Дәресләрдә проект эшчәнлеге 15.01.2021

Гимназиябездә дәресләр күңелле үтә. Мәсәлән, сынлы сәнгать дәресендә 7 “А” сыйныфы бүген проектлар башкарды. Укучылар, берничә төркемгә бүленеп, төрле биналарның макетларын эшләделәр.
-
Нәҗип Җиһановка багышланган "Музыкаль тәнәфес" 13.01.2021

Гимназиябездәге “Музыкаль тәнәфес” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышы үтә дә үзенчәлекле, бәйрәмчә булды. Чөнки бу айда безнең рухи тормышыбызда зур бер вакыйга булып үтә. 15 гыйнвар көнне композитор, педагог, профессор, СССРның халык артисты, СССР дәүләт премияләре һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тула.
Шушы вакыйга уңаеннан без “Музыкаль тәнәфестә” “Нәҗип Җиһанов музыкасы айлыгы” игълан иттек. Программабызда аның әсәрләренә урын киң биреләчәк, композиторның иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган тапшырулар эфирга чыгачак. Ә бүген исә озын тәнәфесләрдә гимназиядә барысы да аның әсәрләре белән танышып үтте.
-
Шахмат турнирында җиңү 12.01.2021

Укучыларыбыз бер урында гына тормый, ә төрле конкурс-чараларда да катнаша. Гимназия кысаларында үткәрелә торганнары турында гына сүз бармый. Балаларның күбесе район,шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып кына калмыйлар, ә җиңү дә яулыйлар. Мәсәлән, укучыбыз Шамсутов Кәрим Татарстан Республикасы профессиональ тренерлар ассоциациясе оештырган рейтинглы шахмат турнирында катнашып, 2 нче урын яулаган. Котлыйбыз аны!













