Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Көз бүләкләре" конкурсында нәни укучыларыбыз чыгышы 08.10.2020

“Көз бүләкләре” конкурсы кысаларында 1 “А” сыйныфы укучылары кечкенә генә бәйрәм концерты оештырдылар. Укучылар көзгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шулай ук тамашачыларга көзге уңыш, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмаклар да әйтелде.
Нәни укучыларыбыз өчен бу әле беренче генә чыгышлары булса да, ул бик уңышлы килеп чыкты. Без әле аларны алдагы бәйрәмнәрдә дә чыгышлары белән көтеп калабыз.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 07.10.2020

Безнең гимназиядә менә дигән традиция бар – мәктәп газетасын чыгару. Газета – ул мәктәпнең үзенчәлекле елъязмасы дисәк тә була. Ул мәктәпнең ничек яшәвен, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын, бәйрәмнәрен Һәм истәлекле көннәрен, уңышларын чагылдыра, аерым коллектив вәкилләренең ирешкән уңышлары һәм җиңүләре турында сөйли, аларның фикерләрен, килеп туган проблемага яки әһәмиятле вакыйгага үз карашларын белдерә ала. Мәсәлән, “Сердәш” рубрикасында укучылар үзләренең фикерләрен белдерсә, “Каурый каләм”дә үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша.
Электрон газетаның сентябрь саны барыбызга да бәйле булган бәйрәм - Белем көненә багышланды. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/78 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 06.10.2020

Ә бездә “Көз бүләкләре” конкурсы әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “Б” сыйныфы үз куллары белән ясалган эшләрдән күргәзмә тәкъдим итте. Алар көзге уңышлардан,яфраклардан төрле сыннар, натюрмортлар ясаган иде. Укучылар барысы да тырышканнар, берсе дә читтә калмаган.
-
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты 05.10.2020

Укытучылар көне уңаеннан гимназиябездә бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды. Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады, һәр укытучыга җылы сүзләр әйтелде. Мөгаллимнәр хөрмәтенә укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Шулай ук аерым укучылар медаль, грамоталар белән дә бүләкләнде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан барлык укытучылар да күңел күтәренкелеге алды, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне, укучыларыннан рәхмәт кабул итте.
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе 05.10.2020

Бүген, 5 нче октябрь көнне, 1 нче татар гимназиясендә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды.
-
"Алло, без талантлар эзлибез!" 30.09.2020

Гимназиядә мәктәп укучылары өчен " Алло, без талантлар эзлибез!» дип аталган чара узды. Катнашучылар үз көчләрен түбәндәге номинацияләрдә сынап карадылар: бию, вокал, нәфис сүз. Укучыларның үзләренең талантлары белән шаккатырды. Бу чара күпләргә сәхнәгә чыгарга һәм беренче тапкыр үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 30.09.2020

Бездә “Көз бүләкләре” күргәзмәләре әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “В” сыйныфы укучылары үзләренең кул эшләреннән күргәзмәләрен оештырдылар. Алар аны рәсемнәр белән дә тулыландырды. Әлеге рәсемнәрдә көзге яфракларга күп игътибар бирелгән, нәкъ менә алар рәсемнең төп өлешен алып тора.
-
"Көзге бүләкләр" күргәзмәсе 28.09.2020

Көз көне табигать үзенчә матурая. Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк баса. Нәкъ тә шул мизгелдә безнең гимназиядә көзге кул эшләренә, рәсемнәренә багышланган конкурслар үтә башлый. Бу атнада да “Көзге бүләкләр” дип исемләнгән кул эшләре конкурсы үтә. Биредә һәр башлангыч сыйныф аерым үз кабинетларында үз эшләреннән кузгәзмә ясый. Мәсәлән, 3 “А” сыйныфы бүген инде кул эшләреннән күргәзмәне әзерләп тә куйган иде. Алар төрле материаллар, көзге яфраклар, җиләк-җимештән эшләнгән иделәр.
-
Бөек Җиңүгә багышланган китап күргәзмәсе 25.09.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы инде күптәннән билгеләп үтелсә дә, әле ел буена бу вакыйгага карата чаралар үткәрелеп тора. Шулай ук безнең китапханәдә дә Бөек Җиңүгә карата китаплар күргәзмәсе оештырылган. Ә бүген гимназиябезнең пресс-центр бүлеге бу почмакны рәсемнәре белән бизәде, яңартты. Биредә сугыш чоры вакытында иҗат иткән әдипләрнең әсәрләре, кайбер геройлар турында мәгълүматлар, тарихи вакыйгалар һ.б. урын алган.
-
"Г.Тукай әсәрләрендә минем яраткан героем" конкурсы 24.09.2020

Бөек әдип Г.Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Г.Тукай телне халыкчан итеп – туган тел,матур тел,әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз, ул һәрчак күңелләрдә. Нәкъ тә аның иҗатына багышланан “Г.Тукай әсәрләрендә минем яраткан героем” рәсем конкурсы да үтте гимназиябездә. 1-4 сыйныф укучылары үзләренең яраткан персонажларын сурәтләсәләр, без әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясадык.













