Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Укучылар тарафыннан кечкенә күргәзмә 08.09.2020

Гимназиябезнең 6 “Б” сыйныфы укучылары “Мәкальләр һәм әйтемнәр” дигән күргәзмә оештырдылар. Алар рус мәкаль-әйтемнәренә иллюстрацияләр ясап, алардан китапчыклар төзегәннәр. Әлеге рәсемнәрнең күбесен табышмак буларак та санап була,чөнки укучылар иллюстрацияләрне кайсы мәкаль яисә әйтемгә багышланганын билгеләмәгәннәр. Китапханәдәге бу кечкенә күргәзмә барысына да кызыклы, аеруча башлангыч сыйныфлар бу эшләрне яратып күзәтәләр.
-
Гимназиядә радио эшчәнлеге 07.09.2020

Яңа уку елы белән гимназиябезнең гадәти тормышы да башланды. Беренче көннән үк электрон газета, төрле чаралар, библиотека,иртәнге зарядка һәм, әлбәттә инде, мәктәп радиосы үз эшләренә тулысынча тотындылар. Бүген дә радиода 11 ”А” сыйныфы үзләренең чыгышлары белән укучыларга мөрәҗәгать итте. Алар үткән уку атнасының рейтингы турында сөйләп үттеләр, яңа уку атнасына куеган бурычлар, чаралар белән таныштырдылар. Шулай ук әлеге чыгышта истәлекле даталар турында да мәгълүмат бирелде.
-
Планлы уку эвакуациясе узды 07.09.2020

Бүген, 7 нче сентябрь көнне, гимназиябездә планлы уку эвакуациясе үтте. Укучылар, укытучылар, гимназия хезмәткәрләре тиешле бөтен таләпләрне дә үтәделәр.
-
Экстремизмга - юк! 03.09.2020

Бүген, 3 нче сентябрь көнне, гимназиябезнең барлык сыйныфларында “Экстремизмга – юк!” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Биредә 16 ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигә турында сүз алып барылды. 2004 нче елның 1 нче сентябреннән 3 нче сентябренә хәтле, террористлар Бесланның 1 нче номерлы мәктәбен яулап алалар.
Боевиклар төркеме Белем көненә багышланган тантаналы линейкада җыелучыларның барысын да бинага куып кертә. Террорчылар 1128 кешене кулга алалар, аларның күбесе – балалар.
Тоткыннар урнашкан спортзал миналаштырыла. Әсиргә алынганнар анда 2 тәүлектән артык сусыз, ризыксыз һәм кирәкле даруларсыз була. 3 нче сентябрь көнне спортзалдан 2 көчле шартлау ишетелә, шуннан соң спецназ хезмәткәрләре мәктәпне планлаштырылмаган штурм астына алалар. Алар үзләре белән балаларны каплыйлар, кулга алынганнарны эвакуациялиләр һәм террористлар белән атышуларын дәвам итәләр. Көрәш кичкә кадәр дәвам итә.
Теракт корбаннары – 334 кеше, алар арасында 318е – кулга алынганнары. Шуларның 186сы – балалар. 810 кеше яралана. Һәлак булганнар арасында 12 спецназ хезмәткәрләре һәм кулга алынганнарны коткаруда булышкан кеше дә була.
Гадәттә гел тыныч, матур, дулкынландыргыч 1 нче сентябрь көне елау, кайгы һәм ачудан калтырана. Бөтен дөнья террорчыларның Бесландагы җинаятьләреннән үкси һәм бүген дә фаҗигадә һәлак булганнарны хәтерли. Аларны онытырга безнеӊ хакыбыз юк. -
Яңа уку елы башланды 02.09.2020

Җәйге яллардан соң яңа уку елы да башланып китте. Укучылар инде яңа көчләр туплап белем алырга да әзерләр. Беренче көннән үк алар гадәти гимназия тормышына кереп киттеләр. Иртән, дәрескә кыңгырау шалтыраганчы, балалар барысы да күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, дәресләрдә актив катнаштылар. Шулай итеп, укучылар өчен каникуллардан соң белем дөньясына кереп китү авыр булмады. Бу елны аларны гимназиябездә кызыклы ачышлар, әлегә ирешелмәгән үрләр, яңа белемнәр көтә.
-
Белем көне белән! 01.09.2020

Белем көне... Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде тагын да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы ала. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Бездә дә бүген әлеге бәйрәмгә карата тантаналы линейка узды. Быел 80 бала гимназиябезнең ишеген беренче тапкыр укучы буларак атлады. Бу көн аларга аеруча истәлекле, чөнки бүгеннән тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Ә укытучылар алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанабыз. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар, җиңүләр елы һәм һәрберебез өчен дә тыныч-имин һәм нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте 31.08.2020

Бүген, 31 нче август көнне, гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән елда уку һәм тәрбия өлкәләрендә ирешелгән уңышлар саналды һәм анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы яңа уку елына төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды. Ә укытучылар һәрберсе яңа көчләр туплап, балаларга янәдән белем ишекләрен ачырга әзерлекләрен белдерде.
-
Яңа уку елына әзер! 28.08.2020

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Ниһаять, гимназиябез озак вакытка дәвам иткән дистанцион укудан соң укучыларны каршылап ишекләрен ачачак. Укытучылар коллективы да яңа уку елына инде әзер. Укучыларыбызны түземсезлек белән көтеп калабыз!
-
Табигатьне саклыйк 26.08.2020

Балаларга экологик тәрбия бирү – табигатьне сакларга әзер булу гына түгел, ә әхлак нигезләрен формалаштыру да. Әйләнә-тирә дөнья, анда барган процесслар һәм кеше белән янәшә яшәүче тере организмнар турында яңа белемнәр алу аның интеллект үсешенә ярдәм итә. Табигать матурлыгын тою сәләте эстетик хисне , ә табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар артыннан күзәтү игътибарны, хәтерне үстерә. Үсемлекләр һәм хайваннарны карау пөхтәлек һәм җаваплылык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны истә тотып, гимназиябездә уку елы барышында экологик отряд эшли. Укучыларыбыз тирә-юньгә бик игътибарлы, шуңа да, ялда булсалар да, алар экологик темага рәсемнәр дә ясаганнар. Аларның һәрберсе тирән эчтәлекле, һәрберсе билгеле бер проблеманы аңлата. Балаларның, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының экологик проблемаларны аңлаулары безне бик сөендерә.
-
Китап сөюче укучыларыбыз 24.08.2020

Җәйге каникулларда укучыларыбыз яңа әсәрләр белән танышуларын дәвам итәләр. Алар рус, инглиз һәм, әлбәттә, татар әдәбиятын бик яратып укыйлар. Укучыларыбызның күбесе әлеге әсәрләргә иллюстрацияләр дә ясый һәм безнең белән бүлешә.













