Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бездә рәсем конкурсы үтте 12.10.2020

Октябрь башында Халыкара өлкәннәр көне булып узды. Бу - безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, уникаль белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып тора һәм менә шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык санала. Нәкъ менә тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, аларга мөрәҗәгат итәбез, алар белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Шуңа да өлкәннәр – безнең иң зур байлыгыбыз.
Шушы олы бәйрәм кысаларында бездә әлеге темага карата рәсем конкурсы да үткән иде. Ә бүген инде аларга йомгак ясалды.
-
Хезмәт секторы эшчәнлеге 09.10.2020

Бүгенге тормышның төрле яклы булуын аңлап, мәктәптә төп юнәлешләрнең берсе укучыларның шәхесен тәрбияләүгә бирелә. Алар җәмгыятьтә үз урынын таба, үз-үзен дөрес тота, башкалар белән аралаша, бер-беренә ярдәм итә белергә тиеш. Нәкъ тә шушы максатлардан чыгып, үзидарәчелек эшчәнлеге гимназиядә даими эшләп тора.
Мәсәлән, үзидарәчелекнең хезмәт секторы даими рейдлар үткәреп тора. Бу атнада 5 “А” сыйныфы укучылары дәресләрдән соң дежурларның үз кабинетларын тотышын тикшерә. Сыйныф кабинеты чиста-пөхтә, такталар сөртелгән булырга тиеш. Әлегә тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык сыйныфлар да үз вазифаларын үтиләр.
-
"Көз бүләкләре" конкурсында нәни укучыларыбыз чыгышы 08.10.2020

“Көз бүләкләре” конкурсы кысаларында 1 “А” сыйныфы укучылары кечкенә генә бәйрәм концерты оештырдылар. Укучылар көзгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шулай ук тамашачыларга көзге уңыш, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмаклар да әйтелде.
Нәни укучыларыбыз өчен бу әле беренче генә чыгышлары булса да, ул бик уңышлы килеп чыкты. Без әле аларны алдагы бәйрәмнәрдә дә чыгышлары белән көтеп калабыз.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 07.10.2020

Безнең гимназиядә менә дигән традиция бар – мәктәп газетасын чыгару. Газета – ул мәктәпнең үзенчәлекле елъязмасы дисәк тә була. Ул мәктәпнең ничек яшәвен, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын, бәйрәмнәрен Һәм истәлекле көннәрен, уңышларын чагылдыра, аерым коллектив вәкилләренең ирешкән уңышлары һәм җиңүләре турында сөйли, аларның фикерләрен, килеп туган проблемага яки әһәмиятле вакыйгага үз карашларын белдерә ала. Мәсәлән, “Сердәш” рубрикасында укучылар үзләренең фикерләрен белдерсә, “Каурый каләм”дә үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша.
Электрон газетаның сентябрь саны барыбызга да бәйле булган бәйрәм - Белем көненә багышланды. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/78 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 06.10.2020

Ә бездә “Көз бүләкләре” конкурсы әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “Б” сыйныфы үз куллары белән ясалган эшләрдән күргәзмә тәкъдим итте. Алар көзге уңышлардан,яфраклардан төрле сыннар, натюрмортлар ясаган иде. Укучылар барысы да тырышканнар, берсе дә читтә калмаган.
-
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты 05.10.2020

Укытучылар көне уңаеннан гимназиябездә бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды. Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады, һәр укытучыга җылы сүзләр әйтелде. Мөгаллимнәр хөрмәтенә укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Шулай ук аерым укучылар медаль, грамоталар белән дә бүләкләнде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан барлык укытучылар да күңел күтәренкелеге алды, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне, укучыларыннан рәхмәт кабул итте.
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе 05.10.2020

Бүген, 5 нче октябрь көнне, 1 нче татар гимназиясендә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды.
-
"Алло, без талантлар эзлибез!" 30.09.2020

Гимназиядә мәктәп укучылары өчен " Алло, без талантлар эзлибез!» дип аталган чара узды. Катнашучылар үз көчләрен түбәндәге номинацияләрдә сынап карадылар: бию, вокал, нәфис сүз. Укучыларның үзләренең талантлары белән шаккатырды. Бу чара күпләргә сәхнәгә чыгарга һәм беренче тапкыр үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 30.09.2020

Бездә “Көз бүләкләре” күргәзмәләре әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “В” сыйныфы укучылары үзләренең кул эшләреннән күргәзмәләрен оештырдылар. Алар аны рәсемнәр белән дә тулыландырды. Әлеге рәсемнәрдә көзге яфракларга күп игътибар бирелгән, нәкъ менә алар рәсемнең төп өлешен алып тора.
-
"Көзге бүләкләр" күргәзмәсе 28.09.2020

Көз көне табигать үзенчә матурая. Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк баса. Нәкъ тә шул мизгелдә безнең гимназиядә көзге кул эшләренә, рәсемнәренә багышланган конкурслар үтә башлый. Бу атнада да “Көзге бүләкләр” дип исемләнгән кул эшләре конкурсы үтә. Биредә һәр башлангыч сыйныф аерым үз кабинетларында үз эшләреннән кузгәзмә ясый. Мәсәлән, 3 “А” сыйныфы бүген инде кул эшләреннән күргәзмәне әзерләп тә куйган иде. Алар төрле материаллар, көзге яфраклар, җиләк-җимештән эшләнгән иделәр.













