Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Әтиләр көне белән!
Опубликовано: 16.10.20212021 елның 17 нче октябре Россиядә, беренче тапкыр, Әтиләр көне буларак бәйрәм ителә. Әти кеше – ул сакчы да, гаиләнең терәге дә, остазы да. Нәкъ менә әтиләр авыр минутта төпле киңәш белән ярдәм итә. Әти кеше балада батырлык һәм намус, мөстәкыйльлек формалаштыра. Укучыларда гаиләдә әтиләргә карата хөрмәт, ярату тәрбияләү максатыннан гимназиянең 6Б сыйныфында “Әти – үрнәк бирүчем” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Чараның төп кунагы – гимназиянең әтиләр советы рәисе Бодров Руслан Германович иде. Сыйныф сәгатендә гаилә кыйммәтләре, гаиләдә әтиләрнең роле, бала һәм әтиләрнең мөнәсәбәте турында сүз алып барылды. Бәйрәм белән, кадерле әтиләр!
К списку новостей













