Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Китапны сакла!
Опубликовано: 23.10.2021Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар. Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Ул бала чактан ук безне урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Үз вакытында укылган китап еш кына кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә. Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә - иптәш, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус. Китап битләрен пычрактан, кояш нурларыннан, юештән, тузаннан сакларга кирәк. Китаплар бигрәк тә үзләренә сак караганны һәм чисталыкны яраталар. Шуңа да гимназиябездә “Китапны сакла” дип аталган иң оригиналь тышлыкка бәйге игълан ителгән иде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары бик актив булдылар. Бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм иң оригиналь тышлык сайлап алынды. Укучыларның китапларга сак карашы безне сөендерә. Һәрвакыт китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!
К списку новостей













