Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2021

Кадерле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр!
Сезне барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез! Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр алып килсен! Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр сезне урап узсын! Һәрберегезгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Иң изге теләкләр белән гимназия коллективы.
-
Америка Кыш бабаена хат... 27.12.2021

3А сыйныфында бик кызыклы чара үтте. Укучылар Америка Кыш бабае Санта Клауска хат язу буенча проект эше башкардылар. Тик ул гадәти хат түгел, укучылар Кыш бабайга үзләренең теләкләрен инглиз телендә җиткерделәр.
-
Урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте 27.12.2021

Бүген гимназия янәдән җыр-моңга күмелде, чөнки бездә урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар берсеннән-берсе кызыклы һәм эчтәлекле номерлар тәкъдим иттеләр. Күңелле җыр-биюләр, уеннар белән бәйрәмнең үткәне сизелми дә калды.
-
“Яхшыларга җирдә яшәү күңеллерәк” дип аталган сыйныф сәгате үтте 24.12.2021

Асоциаль күренешләрне кисәтү максатыннан, 8 нче сыйныфта “Яхшыларга җирдә яшәү күңеллерәк” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар "яхшылык" төшенчәсенең асылына төшенделәр, кеше тормышында аның ролен һәм әһәмиятен билгеләделәр.
-
5 нче сыйныф укучысы "Шәвәли премия"сенә лаек булды 24.12.2021

24 декабрьдә “Татмедиа” бинасында “Сабантуй” журналы редакциясе уздырган “Шәвәли премиясе”ндә җиңү яулаган балаларны котладылар. Хикәя, әкият һәм шигырь номинацияләрендә катнашкан укучыларга акчалата бүләк һәм диплом тапшырдылар. 5 “б” сыйныфы укучысы Муллагалиева Зилә шигырь номинациясендә 3 урынга лаек булды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2021

Бүген гимназиядә башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм дәртле җыр-биюләр, матур шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар Кызы укучыларны тәмле бүләкләр белән сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Социаль челтәрләр: виртуаль дуслар белән куркынычсыз аралашу” темасына сыйныф сәгате үтте 24.12.2021

Бүген, югары санлы технологияләр заманында, социаль челтәрләр төп аралашу чарасы булып тора. Тик виртуаль дуслар белән аралашу вакытында да куркынычлар килеп туарга мөмкин икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бүген урта сыйныфларда “Социаль челтәрләр: виртуаль дуслар белән куркынычсыз аралашу” темасына багышланган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар дуслар белән реаль һәм виртуаль аралашуның аермалары турында фикер алыштылар. Шулай ук виртуаль аралашуга бәйлелек билгеләр һәм шәхси тормышны социаль челтәрләрдә күрсәтү кирәкме икәнен ачыкладылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды
23.12.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Чара “Гаиләнең әхлакый кыйммәтләре” дигән темага һәм уку елының беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясауга багышланды.
-
"Иң матур Яңа ел открыткасы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды 23.12.2021

Урта сыйныф укучылары арасында "Иң яхшы Яңа ел открыткасы" бәйгесе үтте. Барлык сыйныфлар да бәйгедә актив катнаштылар. Матур рәсемнәр төшерелгән котлау открыткалары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Яшел чыршы бәйрәм түрендә 23.12.2021

Матур бәйрәм залында бүген Яңа ел бәйрәменең төп бизәге – яшел чыршы үз урынын алды. Гимназия үзидарәсе әгъзалары бәйрәм залын һәм чыршы бизәүдә актив катнаштылар.













