Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Бәйрәм белән, кадерле әнием!" 04.03.2022

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бәйрәм белән, кадерле әнием!” дип аталган бәйге үтте. Укучылар үз куллары белән әниләренә котлау открыткалары ясадылар. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, балаларның күңел җылысын салып ясалган иде.
-
Морфемика һәм Орфография иленә сәяхәт... 03.03.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, бүген 5 нче А һәм В сыйныфы арасында “Морфемика һәм Орфография иленә сәяхәт” уены узды. Сыйныфлар төркемнәргә бүленеп, кызыклы биремнәр үтәделәр. Уенда җанатарлар да бик актив булдылар. Нәтиҗәдә, ике төркем дә тигез баллар җыйды. Уенда дуслык җиңде.
-
Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр дәвам итә 02.03.2022

Гимназиядә финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр дәвам итә. Чираттагы дәрес “Нигә финанс яктан белемле булырга?” дип аталган темага үтте. Дәрес барышында укучылар финанс яктан белемле булуның тормышта әһәмияте зур икәнлегенә төшенделәр. Финанс яктан белемле булу дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итүен һәм шул рәвешле, кешенең финанс куркынычсызлыгын арттырырга сәләтле икәнлеген белделәр.
-
6 нчы сыйныф укучылары диагностик тест үттеләр 02.03.2022

2 нче март көне 6 нчы сыйныф укучылары функциональ грамоталылыкны формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 нче елның 7 нче феврале боерыгы нигезендә, диагностик тест биремнәре башкардылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде 01.03.2022

Шушы көннәрдә “Гимназия хәбәрләре” электрон газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Газетаның әлеге санында сез кызыклы сәхифәләр белән таныша аласыз. Мәсәлән, “Һөнәр сайлаганда” сәхифәсендә киләчәктә актуаль булачак һөнәрләр турында мәгълүмат бирелгән, ә “Каурый каләм”дә 8 нче Б сыйныфы укучысы иҗат иткән тирән мәгънәле хикәя урын алган. “Сабыйга” һәм “Ял иткән арада” сәхифәләрендә тәкъдим ителгән башваткычларны чишеп, сез вакытыгызны күңелле итеп үткәрә аласыз. Газетаның февраль ае саны белән https://gazeta.tgim1.ru/92 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
Радиотапшырулар дәвам итә 28.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында узучы радиотапшырулар дәвам итә. Бүгенге чыгарылыш Май чабу (Масленица) бәйрәменә багышланган иде. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм бәйрәм белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырдылар.
-
Ункөнлекнең кызыклы чаралары... 28.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, гимназиядә “Масленица – проводы зимы” исемле сыйныфтан тыш чара узды. Анда 8 нче Б сыйныфыннан 4 команда катнашты. Укучылар кроссвордлар чиштеләр, А. Чехов хикәяләренә рекламалар уйлап чыгардылар, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, календарь-йола җырлары сүзләрен табып яздылар. Чара укучыларга бик ошады.
-
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! 25.02.2022

Гимназия укучылары 25 февральдә «Насыйри укулары» I төбәкара фәнни - тикшеренү конференциясендә катнаштылар. Алар туган ягыбыз Яңа бистә тарихы, аның бөек шәхесләре турында фәнни эшләр яздылар. Башлангыч сыйныф укучылары сәнгатьле сөйләүдә көч сынаштылар.
2 нче сыйныф укучысы Галимуллина Әминә II урын, 2 нче сыйныф укучысы Мальцев Д. I урын, 9 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Айгизә II урын, 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәдиева Әдилә III урын, 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова Камилә III урын алдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!!! 25.02.2022

3 нче уку чиреге конференцияләргә бик бай. Фәнни эш язу укучылардан һәм аларның җитәкчеләреннән тырышлык, сабырлык һәм фән белән кызыксынуны таләп итә. Бүген 131 нче мәктәптә “Дни науки” фәнни – тикшеренү конференциясе узды. Анда безнең гимназиябез укучылары да катнашты.
10 нчы сыйныф укучысы Сөләйманова София 1 нче урынга лаек булды. Шулай ук 8 нче сыйныф укучысы Рәхмәтова Мәдинә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызга алга таба да иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
"Күңелле стартлар" дәвам итә... 24.02.2022

“Күңелле стартлар” ярышлары дәвам итә. Бүген биредә 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Укучыларга скакалкада сикерү, йөгерү, аркан тартышу, туплар белән эстафета кебек кызыклы ярышлар тәкъдим ителде. Спорт уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар кызыклы эстафеталарда актив катнаштылар.













