Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Яхшы сүзләр агачы" акциясе 18.02.2022

Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында 1 нче В сыйныфында “Яхшы сүзләр агачы” акциясе узды. Укучылар гимназия психологы белән бергә ясаган яфракларга матур сүзләр язып, аларны агачка элделәр.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 18.02.2022

Берничә көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, бездә күптөрле чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә урта сыйныфлар арасында “Строевая подготовка” ярышы узды. Укучылар төрле командалар үтәлеше, аларның төгәллеге буенча көч сынаштылар.
-
Бездә "Күңелле стартлар" ярышлары уза 18.02.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, гимназиядә “Күңелле стартлар” ярышлары уза. “Күңелле стартлар” – балаларны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Кызыклы эстафеталарда укучылар бик теләп спорт буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар скакалкада сикерү, аркан тарту һәм башка спорт уеннарында көч сынаштылар.
-
“Компьютерга бәйлелек проблемалары” 17.02.2022

Хәзерге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга. Аларның кирәгеннән артык компьютер артында утырулары өлкәннәрне хафага сала. Укучыларны компьютерга бәйлелектән кисәтү максаты белән, гимназиядә “Компьютерга бәйлелек проблемалары” дип аталган темага сыйныф сәгате үтте. Укучылар интернет челтәренең файдалы һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Шулай ук укучыларга компьютер, интернет һәм аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану буенча киңәшләр бирелде.
-
"Нинди һөнәр сайларга?" 17.02.2022

9 нчы Б сыйныфында “Киләчәккә караш яки нинди һөнәр сайларга?” дип аталган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл укучыларда тормышка җаваплы караш формалаштыру, яңа төр һөнәрләр белән таныштыру, заманча һөнәр белгечләре ия булырга тиешле сыйфатлар белән таныштыру, һөнәр сайлауның уңай мотивациясен булдыруга юнәлдерелгән иде. Түгәрәк өстәл нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
-
“Психологка ышаныч сәламләүдән башлана” 17.02.2022

Бүген 2 нче В сыйныфында “Психологка ышаныч сәламләүдән башлана” дип аталган сыйныфтан тыш чара узды. Укучылар алдан әзерләнгән тамгалар ярдәмендә исәнләшү чарасын сайладылар һәм йә биеп, йә кул биреп яки матур сүзләр әйтеп исәнләшеп күрсәттеләр. Чара бик кызыклы үтте, барлык укучылар да чарада актив катнаштылар.
-
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар дәвам итә 16.02.2022

Милли каһарманыбыз Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар дәвам итә. 4 нче Б сыйныфында “Йолдызлы сәгать” уены үтте. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлына бәйле кызыклы сорауларга җавап биреп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
2 нче А сыйныфында викторина үтте 16.02.2022

2 нче А сыйныфында Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина үтте. Укучылар шагыйрьнең иҗат юлына бәйле кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
"Сәламәтлек көне"... 16.02.2022

Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында урта сыйныфларда “сәламәтлек көне” узды. Укучылар матур көйләр яңгыратып, күңелле һәм дәртле итеп иртәнге зарядка һәм көн дәвамында физкультминуткалар оештырдылар.
-
Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне 15.02.2022

15 февральдә, Россиядә, Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датаның 15 февральгә туры килүе юкка гына түгел, чөнки нәкъ шушы көнне 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Шул уңайдан гимназиядә радиотапшыру узды. Тапшыру “кайнар нокталарда” батырлык күрсәтеп һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлегенә багышланган иде.













