Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Баскетбол буенча чемпионат 18.03.2022

Гимназиядә баскетбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
7 нче А – 8 нче А (23 - 15)
8 нче А – 9 нчы А (2 - 11)
7 нче А – 9 нчы А (12 -17)
-
Укучылар “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” проектларны якладылар 17.03.2022

Шушы көннәрдә гимназиядә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип аталган проект эшләре бәйгесе үтте. Проектның төп бурычы - шәхси гигиена кагыйдәләре, үз сәламәтлегеңне саклау юллары һәм төрле ситуацияләрдә куркынычсызлык ысуллары турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү. Укучылар бәйгедә бик актив катнаштылар.
-
Актив укучыбызны котлыйбыз! 17.03.2022

Гимназиябезнең 9 нчы А сыйныфы укучысы Әхмәдиева Адилә “Татарстан фәне һәм яшьләре – киләчәккә бер адым” конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. Укучы кызыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Баскетбол буенча гимназия чемпионаты башланып китте 17.03.2022

Баскетбол буенча гимназия чемпионатының төркем этабы уеннары башланып китте. Бүген бу юнәлештә 7 нче, 9 нчы сыйныфлар көч сынаштылар. Уеннарның нәтиҗәләренә килгәндә, 7 нче А һәм 9 нчы Б сыйныфлары арасында 9 нчы Б, ә 9 нчы А һәм 9 нчы Б сыйныфлары арасында 9 нчы Б сыйныфы җиңү яулады. Укучыларыбызга алдагы ярышларында уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 16.03.2022

Шушы көннәрдә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Ибушева Лиана “Туфан Миңнуллин феномены” конкурсында 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
"Театр - яктылыкка, нурга илтә...." 15.03.2022

“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, - дип язган сөекле шагыйребез Г. Тукай. Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Безнең гимназиядә урта сыйныф укучылары өчен “Без” театр түгәрәге эшләп килә. Укучылар бик теләп, әлеге түгәрәктә сәхнә серләренә, актерлык осталыгына төшенәләр. Бүгенге көндә алар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә әзерләнәләр. Укучыларга укуларында һәм иҗат юлында уңышлар теләп калабыз.
-
"Минем дустым - интернет" рәсем бәйгесе үтте 11.03.2022

Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Минем дустым — интернет” дигән рәсем бәйгесе узды. Интернет - ул кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья, ул безгә кызыклы дөньяны белергә, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр белән аралашырга, кызыклы уеннар уйнарга мөмкинлек бирә. Укучылар рәсемдә интернет челтәренең файдалы якларын сурәтләделәр.
-
Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләре 10.03.2022

Хәзерге вакытта интернет челтәре киң таралыш алды. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, аның күп кенә тискәре яклары да бар икәнен онытырга ярамый. Шул уңайдан, 5 нче сыйныфларда “Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләре” дип аталган дәрес узды. Әлеге дәрестә укучылар интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, интернетның зыяны hәм файдасы турында мәгълүмат алдылар. Укучылар тәкъдим ителгән материалны зур кызыксыну белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар.
-
Бездә батырлык дәресе үтте 09.03.2022

Бүген гимназиядә “Славян халыкларының туганлыгы” дип аталган батырлык дәресе үтте. Россия, Белоруссия – бу бөтенләй төрле илләр, халыклар һәм мәдәният дигән фикер яши. Тик әлеге илләр чикләр белән бүленсә дә, алар арасында элемтә күпкә ныклырак. Дәрес барышында укучылар, китерелгән мисаллар ярдәмендә, бу илләрнең мәдәниятләре охшаш икәнлегенә инандылар. Алар төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм әлеге ил халыкларының мәдәниятендә, телендә, рәсем сәнгатендә, тарихында уртак якларын таба алдылар.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 04.03.2022

Тиздән илебез язның беренче һәм иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан, гимназиядә радиоконцерт оештырылды. Көн дәвамында радиодан, укытучыларга һәм укучы кызларга багышлап, матур котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады.













