Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Космонавтика көненә багышланган радиоэфир 12.04.2022

Яз аенда без тагын бер истәлекле датаны билгеләп үтәбез. Нәкъ 61 ел элек 12 нче апрель көне бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды. Космонавтика көне уңаеннан гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары радиотапшыру әзерләделәр. Тапшыру барышында укучылар космос белән бәйле кызыклы фактларны искә алдылар һәм беренче космонавт Ю. Гагаринга багышлап шигырьләр сөйләделәр.
-
Космонавтика көненә күргәзмә 12.04.2022

Гимназиядә Космонавтика көненә багышланган рәсем һәм кул эшләре бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп әлеге бәйгедә үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Хезмәт ветераннары белән очрашу 12.04.2022

Гимназиядә Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген бездә кунакта Казан шәһәренең Вахитов районы Ветераннар Советы рәисе Бердников Генрих Петрович, шулай ук Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар Советы әгъзалары Галина Алексеевна Волкова һәм Равиля Абдулхаковна Сабирзянова булдылар. Хезмәт ветераннары белән очрашу бик җанлы, кызыклы һәм файдалы үтте. Алар укучыларга сугыш еллары кичерешләре турында сөйләделәр һәм киләчәк буынга үзләренең “алтын” киңәшләрен бирделәр. Кунаклар шулай ук гимназия музее белән дә таныштылар.
-
"Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе"... 11.04.2022

Бик тиздән илебез Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алачак. Шул уңайдан гимназиядә чаралар үткәрелә башлады. Бүген урта сыйныфларда “Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе” дип аталган темага дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар Бөек Ватан сугышының төп этаплары белән таныштылар. Шулай ук 1945 нче елның 24 июнендә узган Җиңү парады турында мәгълүмат алдылар. Дәрескә нәтиҗә ясап, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Сәламәтлек көненә флешмоб... 07.04.2022

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан, бездә “Иртәнге зарядка” флешмобы үтте. Күңелле музыка астында барлык укучылар физик күнегүләр ясадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Котлыйбыз! 05.04.2022

Ел саен, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты, талантлы һәм креатив мәктәп укучылары арасында, рәсем һәм композицияләр буенча, “Яшь төзүче” олимпиадасы үткәрә. Әлеге олимпиада мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучысы Бодрова Камилла “Яшь төзүче” олимпиадасында катнашып, җиңүче булды. Укучы кызыбызны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә укуында һәм иҗатында зур уңышлар теләп калабыз!
-
Лагерьга йөрүче балалар Г.Тукай исемндәге әдәби музейда булып кайттылар 31.03.2022

Язгы лагерьның бүгенге көне укучылар өчен бигрәк тә кызыклы булды. Укучылар Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда экскурсиядә булдылар. Биредә алар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштылар һәм татарча мультфильмнар карадылар. Экскурсиядән соң,"Черек күл" паркында саф һавада йөреп кайттылар.
-
Лагерьда күңелле һәм файдалы үткәрелгән көннәр 30.03.2022

Укучыларның күңелле яллары дәвам итә. Лагерьга йөрүче укучылар бүген "Родина" кинотеатрында мультфильм карап кайттылар. Моннан тыш, гимназиядә дә балалар өчен файдалы чаралар оештырылды. Укучылар бик теләп рәсем бәйгесендә, "Күңелле стартлар"да катнаштылар.
-
Күңелле яллар дәвам итә 29.03.2022

29 нчы март көнне мәктәп яны лагерына йөрүче балалар "Пирамида" күңел ачу комплексында "Кызыл Калфак һәм чит планетадан килүчеләр" спектаклен карадылар. Әкият - тамаша хәзерге заманга яраклаштырып үзгәртелгән. Спектакль балаларга бик ошады.
-
Язгы лагерь эшли башлады 28.03.2022

Бүгеннән бездә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, язгы лагерь үз эшчәнлеген башлады. Биредә укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Бүген алар “Калейдоскоп” балалар паркында булып кайттылар.













