Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Минем булачак һөнәрем".... 07.02.2022

Гимназиядә һәрдаим һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле чаралар уздырылып тора. Бүген 3 нче В сыйныфында “Минем булачак һөнәрем” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Укучылар төрле һөнәр ияләре турында фикер алыштылар. Киләчәктә үзләренә нинди һөнәр туры килүен күзаллап, рәсемдә сурәтләделәр.
-
Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел тулды 04.02.2022

2 февраль көне илебез Сталинград сугышында Совет гаскәрләренең зур җиңү көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел тулуга багышланган радиоэфир үтте. Укучылар 200 көн һәм төн дәвам иткән сугышның мөһим вакыйгаларын искә алдылар, безгә җиңү алып килгән бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр.
-
Бөек Ватан сугышы хатирәләре... 04.02.2022

Гражданлык-патриотик айлык кысаларында гимназиядә төрле чаралар уздырыла. Сыйныф сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышына багышланган бишминутлыклар оештырыла. Әлеге чараларның максаты - укучыларга патриотик тәрбия бирү; ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе уяту.
-
7 нче сыйныф укучылары хоккей ярышлары ачылышы тантанасында булдылар 03.02.2022

Бүген 7 нче Б сыйныфы укучылары “Черек күл” мәдәният һәм ял паркы базасында узучы А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы ачылу тантанасында булып кайттылар.
-
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы башланды 01.02.2022

Гимназиядә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык кысаларында, сыйныфларда Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар ул елларның авыр көннәре, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән батырлар турында фикер алыштылар, видеороликлар карадылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде 31.01.2022

"Гимназия хәбәрләре" электрон газетасының 2022 нче елгы беренче саны дөнья күрде. Әлеге санда кызыклы мәгълүматлар урын алган. Гимназия тормышы, укучыларның уңышлары һәм, гомумән, гимназиядә укучы талантлы балалар турында газета битләрендә, https://gazeta.tgim1.ru/91 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
Ункөнлек кысаларында кызыклы бәйгеләр үтә 28.01.2022

Табигать фәннәре ункөнлеге кысаларында 5 нче А сыйныфында биология фәне буенча “Үсемлекләр дөньясында” дип аталган проект эшләреннән күргәзмә оештырылды. Проект эшләрендә дару үләннәре турында да, чәчәкләр турында да кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тупланган.
-
2 нче Б сыйныфында Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган сыйныф сәгате үтте 27.01.2022

Бүген шулай ук 2 нче Б сыйныфында да Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга багышланган сыйныф сәгате үтте. Укучылар Ленинград блокадасы турында күп мәгълүматлар белделәр. Алынган мәгълүматлардан чыгып, Ладога күле аша салынган миллионлаган кешенең гомерен саклап калган “Тормыш юлы”н рәсем дәфтәрләрендә сурәтләделәр.
-
5 нче А сыйныфында "Блокада икмәге" сыйныф сәгате үтте 27.01.2022

27 нче гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә, Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашистлардан азат ителә. Шул уңайдан 5 нче А сыйныфында сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турында һәм блокада елларында Ленинград халкы күрсәткән тиңдәшсез батырлыклар турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Холокост корбаннарын искә алу 27.01.2022

2022 елның 27 гыйнварында Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүләренә 77 ел тула. Әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан гимназиянең 6 нчы А, 6 нчы В, 10 нчы А сыйныфларында батырлык сәгатьләре үтте. Батырлык сәгатендә укучылар тематик презентация, видеофильм белән таныштылар, алар ярдәмендә укучылар үлем лагерьларында балалар һәм өлкәннәрнең нинди авырлыклар, куркыныч хәлләр аша үтүләре турында фикер алыштылар.













