Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Гимназиядә "Блокада икмәге" сыйныф сәгатьләре үтә 26.01.2022

1944 нче елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага быел 78 ел тула. Шул уңайдан гимназиядә “Блокада икмәге” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтә. Сыйныф сәгатьләренең максаты – укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Укучылар Ленинград блокадасы турында презентацияләр, видеофильмнар карадылар, шул елларда зур батырлык күрсәткән балаларны искә алдылар. Ул елларның авырлыгын сөйләп кенә аңлатып булмый, тик шулай да безнең ул турыда онытырга хакыбыз юк. Без һәрвакыт, безгә матур тормыш бүләк иткән, батырларны искә алырга тиеш.
-
Табигать фәннәре ункөнлеге дәвам итә 26.01.2022

Бүген 5 нче А сыйныфында география фәне буенча ярыш узды. Укучылар төркемнәргә бүленеп бер-берсе белән көч сынаштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр, анаграммалар чиштеләр, шаян сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук бирелгән рәсемнәр буенча географик объектларны билгеләделәр.
-
"Савытка икенче гомер бир!" күргәзмәсе 26.01.2022

Табигать фәннәре ункөнлеге кысаларында “Савытка икенче гомер бир” исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә ташландык материаллардан ясалган эшләнмәләр урын алды. Алар арасында төрле-төрле уенчыклар, савытлар, чәчәкләр, матур композицияләр бар иде.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган сыйныф сәгатьләре дәвам итә 26.01.2022

8 нче А сыйныфында Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга багышланган сыйныф сәгате үтте. Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калды. Сыйныф сәгатендә укучылар Ленинград шәһәре блокадасы тарихы белән таныштылар. Шулай ук видеофильмнан шушы куркыныч көннәрнең шаһитлары булган балаларның истәлекләрен карадылар.
-
6 нчы А сыйныфы укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрелде 25.01.2022

Табигать фәннәре ункөнлеге кысаларында 6 нчы А сыйныфында география фәне буенча интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төркемнәргә бүленеп, төрле башваткычлар чиштеләр, контурдан географик объектларны таптылар. Нәтиҗәдә “Төз укчылар” командасы җиңү яулады.
-
Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр дәвам итә 24.01.2022

Гимназиябездә “Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр” проекты кысаларында дәресләр үткәрү дәвам итә. Чираттагы дәрес 9 нчы сыйныфта үтте. Әлеге дәрес “Банк картасы белән түләү һәм акча эшләү” темасына багышланган иде. Дәрес барышында укучылар банк карталарының төрле төрләре, түләү системалары, банк карталарыннан файдалануның өстенлекләре белән таныштылар. Аеруча банк карталарыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар күрсәтелде.
-
Гимназиядә табигать фәннәре декадасы башланды 24.01.2022

Бүген гимназиядә биология, география, химия фәннәре ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек "Туган ягыбызны, табигатебезне сөй һәм сакла!" девизы астында үтә. Алда укучыларны кызыклы бәйгеләр, уеннар, ачык дәресләр көтә.
-
7А сыйныфында "Иң яхшы математик"ны билгеләделәр 22.01.2022

Төгәл фәннәр ункөнлеге дәвамында кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Мәсәлән, 7А сыйныфында “Иң яхшы математик” уены узды. Укучылар төркемнәргә бүленеп, бер-берсе белән көч сынаштылар. Укучылар бик теләп мәсьәләләр, мисаллар чиштеләр.
-
Укучы егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! 21.01.2022

Укучылар арасында тугызынчы тапкыр "Сумо" робототехника шәһәр бәйгесе узды. Ярышта безнең гимназия укучылары да катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы А сыйныфы укучысы Алигулиев Ильнур "Кегерлинг Квадро" номинациясендә I урынга, ә Сибгатуллин Динар "Траектория" номинациясендә шулай ук I урынга лаек булды. Укучы егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Интернет челтәрендә зарарлы программалар... 21.01.2022

Безнең Интернет челтәрендә эшләвебезгә комачаулаучы күптөрле күренешләр белән очрашырга туры килә. Шуларның берсе - зарарлы программалар. Укучыларны зарарлы программаларның төрләре һәм алардан саклану чаралары белән таныштыру максатыннан, “Интернетта зарарлы программалар” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучыларга Интернетта эшләгәндә саклык чаралары буенча киңәшләр бирелде.













