Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Иреклелек дәресләре дәвам итә 25.03.2022

Гимназиядә Бөтенроссия иреклелек дәресләре дәвам итә. Чираттагы дәрес 5 нче А сыйныфында узды. Дәрес барышында укучылар волонтерларның кемнәр икәнен һәм аларның эш юнәлешләре белән таныштылар. Дәрес ахырында, һәр укучы, кәгазь битләрендә, үтеп баручы атнада үзенең кылган яхшылыкларын, изге эшләре турында язды. Аннан соң, бергәләп, әлеге эшләре турында фикер алыштылар. Дәрес укучыларга бик ошады.
-
Бездә кунакта ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Хоменко В.В. булды 25.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы, профессор Хоменко Вадим Васильевич безнең гимназиядә кунакта булды. Ул гимназия тормышы белән танышты һәм 7 нче сыйныф укучылары күрсәткән “Урок цифры” дәресен карады.
-
8 нче Б сыйныфы укучылары Пушкин картасы буенча спектакльдә булдылар 24.03.2022

Бүген 8 нче Б сыйныфы укучылары Пушкин картасы буенча “Без кырык беренче ел балалары” спектаклен тамаша кылдылар.
-
Бөтенроссия иреклелек дәресләреннән без дә читтә калмадык 24.03.2022

Март аенда бөтен ил буенча Бөтенроссия иреклелек дәресләре уза. Әлеге дәресләрнең максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында иреклелек идеяләрен популярлаштыру, яшьләрне ирекле хәрәкәткә тарту өчен шартлар тудыру. Безнең гимназия дә әлеге дәресләрдән читтә калмады. Дәрес барышында укучылар волонтерлык хәрәкәтенең тарихы һәм волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында белделәр.
-
Ункөнлекнең кызыклы чаралары дәвам итә 23.03.2022

Инглиз теле ункөнлеге кысаларында, урта сыйныф укучылары өчен киноклуб оештырылды. Укучылар бергәләп “The Lorax” фильмын карадылар. Аннан соң, төркемнәргә бүленеп, фильм калдырган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм фильда күтәрелгән проблемалар турында фикер алыштылар.
-
Гимназиядә инглиз теле ункөнлеге башланып китте 21.03.2022

Гимназиядә инглиз теле ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек кысаларында, 5 нче А сыйныфы укучылары арасында “Enjoy the stations” лингвистик уены узды. Укучылар өч төркемгә бүленделәр: Dogs, Frogs, Pens. Төркемнәрнең бурычы уенның барлык станцияләрен дә уңышлы узу һәм кирәкле сүзне җыюдан гыйбарәт иде. Укучылар бик теләп төрле табышмаклар чиштеләр, инглиз телен белүләрен күрсәттеләр һәм барлык сынауларны да лаеклы уза алдылар.
-
Яшь шагыйрьләребез "Илһам" бәйгесендә катнашты 21.03.2022

Бүген Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары Ибушева Лиана, Әхәтова Айгизә, Фәттахова Камилә, Яруллин Рәмзил катнаштылар.
-
Шигърият көне белән! 21.03.2022

21 март Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтү турында карар кылына. Шул уңайдан гимназиядә радиотапшыру оештырылды. Укучылар татар әдәбияты һәм рус әдәбиятының күренекле шагыйрьләрен искә алдылар, аларның шигырьләрен укыдылар.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашу 19.03.2022

Бүген 8 нче 9 нчы сыйныф укучылары халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге 9 нчы республика конференциясендә катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә лауреат, ә 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова Камилә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Ибушева Лиана шушы ук номинациядә дипломант исеменә лаек булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында, иҗади эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
-
Конференциядә катнашу 18.03.2022

Шушы көннәрдә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Әхәтова Айгизә Зиннур Хөснияр исемендәге 1 нче ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясенең “Драматургиядә беренче адымнар” юнәлешендә катнашып, 2 нче урынга лаек булды.













