Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ункөнлек кысаларында математик квест узды 21.01.2022

Төгәл фәннәр ункөнлеге кысаларында, 6 нчы А сыйныфында математик квест узды. Укучылар төрле тукталышлар буенча бүленеп, тәкъдим ителгән биремнәрне чиштеләр. Уен нәтиҗәләреннән һәркем канәгать калды.
-
Кызыклы бәйгеләр дәвам итә 21.01.2022

Ункөнлек дәвамында 5 нче сыйныф укучылары арасында “Мисыр цивилизациясе” бәйгесе үткәрелде. Укучылар төрле фигуралар кулланып, дусларының сурәтләрен ясадылар. Җиңүчене яшерен тавыш бирү ярдәмендә билгеләделәр.
-
“Мәгълүмати куркынычсызлык почмагы” эшләнде 20.01.2022

Интернет, социаль челтәрләр безнең тормышыбызга актив керде. Күп кенә кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның теләсә кем тарафыннан кулланылырга мөмкин. Мәктәпнең һәм ата-аналарның бурычы - баланы кайбер хаталардан саклап калу. Шуны исәптә тотып, гимназиядә “Мәгълүмати куркынычсызлык почмагы” эшләнде. Әлеге почмакта укучыларга интернет челтәрендә сак булыр өчен киңәшләр бирелгән.
-
9А сыйныфында ачык дәрес үтте 19.01.2022

Төгәл фәннәр ункөнлеге кысаларында 9А сыйныфында “Мәсьәләләр чишү” темасына ачык дәрес үтте. Укучылар, узган дәресләрдә алган белемнәренә таянып, нәтиҗәле дәрес күрсәттеләр. Дәрес укучыларга бик ошады.
-
8 нче сыйныф укучылары "Логика кайда?" уенында көч сынашты 19.01.2022

Бүген математика фәненнән, 8 нче А һәм Б сыйныфлары арасында, "Логика кайда?" уены узды. Сыйныфлар төркемнәр төзеп, исем һәм девиз әзерләп килгәннәр иде. Уй-фикерләүне үстерә торган кызыклы биремнәр катнашучыларны гына түгел, ә җанатарларны да үзенә җәлеп итте. Укучылар биремнәрне кызыксынып башкардылар. Нәтиҗәдә, ике команда да тигез баллар җыйды. Уенда дуслык җиңде.
-
"Цифрлы дәрес"... 18.01.2022

"Цифрлы дәрес" Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында, 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда "Киберһөҗүмне тикшерү" темасына дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, тренажерларда эшләделәр.
-
Ункөнлек дәвам итә 14.01.2022

Ункөнлек кысаларында, укучыларга математика, информатика, физика фәннәре турында файдалы мәгълүматлар җиткерү максатыннан, һәр көне радиотапшыру эфирга чыга. Радиотапшыру аша укучылар әлеге фәннәр белән бәйле кызыклы фактлар белән таныша ала.
-
Гимназиядә каратэ дәресләре башланып китте 13.01.2022

Гимназиядә күптән түгел каратэ дәресләре башланып китте. Каратэ - ул көчле, җитез, чыдамлы булырга, үзеңне яклый белү һәм авыр вакытта каушап калмаска өйрәтә торган шөгыль. Укучылар бик теләп әлеге дәресләргә йөриләр.
-
Гимназиядә математика, информатика, физика фәннәре ункөнлеге башланды 13.01.2022

Өченче чирек башлану белән гимназиядә математика, физика һәм информатика фәннәре ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек кысаларында узучы чаралар укучыларда әлеге фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Укучыларны ун көн буена ачык дәресләр, кызыклы бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар көтә.
-
Өченче чирек башлану белән котлыйбыз! 12.01.2022

Менә кышкы каникуллар да тәмамланды. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Сезне өченче чирек башлану белән котлыйбыз! Укытучыларга иҗади уңышлар, укучыларга - яхшы билгеләр һәм ныклы белем телибез. Өченче уку чиреге безне белемнең төрле өлкәләрендәге яңа ачышлар белән генә түгел, ә гимназиядә узучы традицион чаралар белән дә сөендерәчәк. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!













