Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 148 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды!/Районный конкурс чтецов 29.04.2025

Бакчабызда бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында районкүләм "Үз телемдә шигырь сөйлим" бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы Теләче район балалар бакчаларына йөрүче 47 бала катнашты. Алар "Якташлар иҗаты", "Шигырьләр бәйләме" һәм "Сугыш турында шигырьләр" номинацияләрендә көч сынаштылар. Балалар бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр иде, жюрига шигырьләрне бик матур тәкьдим иттеләр.
-
"Тукай оныклары" исемле шигырь кичәсе/Поэтический вечер "Тукай оныклары" 25.04.2025

Бүген бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, бакчабызда "Тукай оныклары" исеме астында шигырь кичәсе узды.Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
-
Собираем макулатуру — участвуем в акции «БумБатл»/Макулатура җыябыз- "БумБатл" акциясендә катнашабыз 22.04.2025
Безнең балалар бакчасында «БумБатл» акциясендә катнашу кысаларында макулатура җыю оештырылды. Педагогларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә бик күп гаиләләр әлеге акциядә катнашты. Атна дәвамында балалар әти-әниләре белән бергә өйләрендә җыелган кирәкмәгән газета-журналларны балалар бакчасына алып килделәр.Акция кысаларында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән 957 кг макулатура җыелды. -
"Татар малае-татар кызы 2025" бәйгесе 16.04.2025

-
Встреча педагогов с заместителем главного редактора детского журнала "Салават Купере"/"Салават күпере" балалар журналының баш мөхәррир урынбасары белән очрашу 15.04.2025

Бүген безнең бакча тәрбиячеләре Хәбирова А.Р. һәм Фатыхова Л.Р. Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә эшләүче педагоглар өчен "Салават күпере"журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү" темасына оештырылган семинарда катнашып, мастар- класслар күрсәттеләр.
Хәбирова А.Р. "СалаватTikлар белән иртәнге гимнастика", ә Фатыхова Л.Р. "Файдалы-зарарлы ашамлыкларны өстәл уены аша өйрәнәбез", дигән темага эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. -
Карга боткасы/Грачиная каша 10.04.2025
17нче апрель көнне, татар халкының йола бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай `һәм әби белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Борьба с коррупцией 09.04.2025
Балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә «Мин коррупция турында нәрсә беләм» темасына шөгыль үткәрелде. Балалар уен аша намуслылык турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әдәби геройлар мисалында үзләренең уңай һәм тискәре гамәлләрен дөрес бәяләргә өйрәнделәр. -
День здоровья/Сәламәтлек көне 07.04.2025
Ел саен безнең балалар бакчасында "Бөтендөнья сәламәтлек көненә" багышланган чаралар үткәрелә. Бу елның 7 апреле дә искәрмә булмады: көн дәвамында тәрбиячеләр балалар белән сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрделәр, кызыклы физкультминуткалар оештырдылар, матур әдәбият укыдылар, сәламәтлек темасына иллюстрацияләр һәм картиналар карадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Шулай ук бу көнне физик культура буенча тәрбияче өлкән төркем тәрбиячеләре белән берлектә "Сәламәтлек көне" нә багышланган бәйрәм оештырылды. -
Язгы өмә/Субботник 04.04.2025

-
День птиц/Кошлар көне 01.04.2025
Бүген безнең балалар бакчасында Кошлар көненә багышланган чаралар узды.Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. "Орнитология" бәйрәмен үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу вакытта җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Кошлар безнең табигатебезнең бер өлеше булып тора. Кая гына карасак та, без кошларны күрәбез. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны корткычлардан саклаучылар. Кошлар-яз хәбәрчеләре, алар ел саен алар безгә үз канатларында яз алып киләләр. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы җырлары, якты каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә дәрт һәм шатлык өсти.Бу көнне безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр: нинди канатлы дуслар ел буе безнең белән янәшә яшиләр, ә кайсылары яз көне җылы яклардан кайталар. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында кечкенә хикәяләр уйлап таптылар, кроссворд чиштеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар.Чара ахырында, канатлыларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр.





