Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Праздник Науруз в детском саду/Балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме 21.03.2025

-
Республиканский семинар-практикум для слушателей курсов повышения квалификации на тему «Работа педагогов по развитию речевых и коммуникативныхумений дошкольников в соответствии с ФОП ДО» / «ФМББП нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм һәм коммуникатив белемнәрен үстерү буенча педагогларның эше»темасына квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен республика семинар-практикумы 19.03.2025

Бүген 2 нче Теләче балалар бакчасы базасында «ФМББП нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм һәм коммуникатив белемнәрен үстерү буенча педагогларның эше»темасына квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен республика семинар-практикумы узды. Семинар-практикумда Татарстан Республикасының Саба, Арча һәм Теләче районнары педагоглары катнашты. Семинарда катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Кунаклары өлкән һәм икенче төркем балалары катнашында педагогик чаралар һәм А.Алишның "Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөйючеләр" әкиятенә нигезләнгән театральләштерелгән тамаша карадылар, аннары бакча педагоглары мастер-класслар күрсәттеләр һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар эшлекле шартларда узды.
-
Экологическое воспитание - с малых лет/Кечкенәдән экологик тәрбия бирү 13.03.2025
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасының яшь экологлары ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы белән бергә әйләнә-тирә дөньяны сакларга өйрәнделәр.Балалар кечкенә генә гамәлләрнең дә дөньяны яхшы якка үзгәртә алуын белделәр һәм үзләренең экологик уңышлары белән уртаклаштылар.
-
Беседа о пожарной безопасности в детском саду/ Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә 11.03.2025

Балаларда кечкенә чактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү бик мөһим, чөнки аларга зурларга караганда күбрәк куркыныч яный. Шушы максаттны күздә тотып Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче тәрбиянүчеләр белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында балалар белән көнкүрештә һәм урамда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштеләр, ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерларын искә төшерделәр.
-
Победа в муниципальном этапе республиканского фестиваля детских юношеских театров "Сайяр"/ "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль этабында җиңү 06.03.2025
УРА! Наш детский театральный коллектив под руководством воспитателей Галимовой Н.Ф., Закировой А.Х. и Ярмиевой З.М. стал победителем муниципального этапа республиканского фестиваля детских юношеских театров "Сайяр"!Молодцы ребята! -
Юный мастер-2025/ Яшь мастер-2025 28.02.2025

Бүген «Яшь мастер» IV төбәкара Чемпионатның муниципаль этабына йомгак ясалды. Эшче һөнәрләр дөньясына һәм үз хезмәтләре белән әйләнә-тирәбезне барлыкка китерүче кешеләргә багышланган чара район балалар бакчаларыннан балаларны җыйды.
Ел саен уздырылучы «Яшь мастер» төбәкара Чемпионатының муниципаль этабы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүнең ачык мисалларыннан берсе булып тора. Бу чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларда креативлыкны, фантазияне һәм гамәли күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның "Яшь мастер" конкурсында катнашуы аларның потенциалын ачуда мөһим адым булып тора. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйгенең түбәндәге компетенцияләрендә катнаштылар:
"Сити-фермерлык " - Шәфиков к. (остазы Гайбадуллина М.Ф.), мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче, 2 нче урын.
"Пешекче эше " - Насибуллина А. (остазы Фатыйхова Л. Р.), мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче, 1 нче урын.
"Ресторан сервисы" - Зиннатуллина М. (остазы Ярмиева З.М.), зурлар төркемендә тәрбияләнүче, 2нче урын һәм Хузин И. (остазы Валиева К.И.), уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче, катнашучы Дипломы белән бүләкләнде.
"Чәчтараш сәнгате"- Аухадиева А. (остазы Закирова А.Х.), мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче, 1 нче урын; Нәҗметдинова Ә. (остазы Авхалова Г.И.), зурлар төркемендә тәрбияләнүче, 2 нче урын.
Без чемпионатта катнашучыларны сайлап алу этабының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз, аларга яңа һөнәри казанышлар телибез.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне/21 февраля - Международный день родного языка 21.02.2025

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан балалар бакчасында "И туган тел..." дип аталган матур иртә узды. Чара шигырьләр, җырлар, уеннар белән аралашып барды.
-
Һөнәри бәйгедә катнашу/Участие в профессиональном конкурсе 18.02.2025
2025 елның 18 февралендә «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең зона этабы Питрәч муниципаль районында узды. Яңа Шигали авылының "Росток" балалар бакчасына Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Теләче районнарының иң яхшы педагоглары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттләр. Бәйгедә катнашучылар күтәренке рух белән балалар белән шөгыльләр үткәрделәр һәм үзанализ ясадылар. Жюри аларның һөнәри осталыгын һәм эшкә бирелгәнлеген югары бәяләде.Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасын Энҗе Мәүлетҗановна лаеклы тәкъдим итте!Без аңа киләчәктә дә уңышлар һәм эшендә илһам телибез! -
Военно-спортивная игра "Зарница"/Хәрби-спорт уены "Аҗаган" 11.02.2025

Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. Уен барышында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярышалар.Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә дуслык җиңде. Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар безнең балалар бакчасында даими рәвештә уздырыла.
-
Экодень в детском саду!/Балалар бакчасында экокөн 29.01.2025

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасы нәниләре ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы белән бергә табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар! Алар лабораториядә булдылар һәм орнитолог белән таныштылар, "Чүп-чарны сортларга аерабыз" дидактик уенын уйнадылар, урманга экскурсия ясадылар һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Эколяталар республикабыз табигатенә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл карауның никадәр мөһим булуын күрсәттеләр.





