Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 151 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Наша «Молния» блеснула на «Зарничке»!/ "Аҗаган" бәйгесендә безнең "Яшен" командасы ялтырады 17.02.2026

Сегодня наша пилотная группа вместе с родителями — команда «Молния» — с искрой в глазах и боевым настроем приняла участие в районной военно-спортивной игре «Зарничка», посвящённой 23 февраля — Дню защитника Отечества!
Наша команда с честью прошли весь боевой маршрут, проявив ловкость, смекалку и настоящий командный дух на разных станциях.
Каждый этап — это не просто игра, а урок мужества, взаимовыручки и спортивного характера.Мы гордимся нашей командой!Спасибо организаторам за прекрасный праздник силы и духа! Команда «Молния», вы — настоящие молодцы!
-
Муса абый - поэт герой/ Муса абый-шагырь герой 13.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Муса абый-шагырь герой" дип исемләнгән кичә уздырылды. Балалар rкичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм презентация карадылар.
-
Прошли очередные соревновательные мероприятия муниципального этапа межрегионального конкурса «Юный мастер»/ Чираттагы «Яшь мастер» төбәгара конкурсы узды 11.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы" һәм «Сити фермер» компетенцияләре буенча үткәрелде. Әлеге чара бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Катнашучыларны мәгариф идарәсе методистлары составындагы компетентлы жюри бәяләде.
-
Работа с рабочими тетрадями "Путешествие начинается"/ "Сәяхәт башлана" дәфләрендә эшләү 30.01.2026

Бүген чираттагы шөгыльдә пилот төркеме балалары "Волонтерлык һәм иреклелек" темасына Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрләрендә мавыктыргыч биремнәр башкардылар . Алар сүзләр төзеделәр һәм Шуркачыкның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесенең икенче этабында катнашу/Участие во втором этапе республиканского конкурса "Лучший билингвальный детский сад" 28.01.2026

Безнең балалар бакчасы республика күләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесенең икенче этабына чыкты һәм «иң яхшы билингваль балалар бакчасы»исеме өчен көрәшә! Бүген бәйге комиссиясе килеп, бачада билингваль белем бирүнең ничек оештырылуын: нинди методикалар, ресурслар һәм, иң мөһиме, — бу юнәлештә нинди нәтиҗәләргә ирүшене тикшерделәр. Без жюри хөкеменә яңа проектыбызны — «Беренче адымнар» гаилә театр студиясен тәкъдим иттек . Рус теле тәрбиячесе Зөлфия Мидехәт кызы Ярмиева дәресләрнең ничек узуын, тәрбияләнүчеләребезнең телне иҗат һәм уен аша ничек үзләштерүләрен күрсәтте.
Хәзер бәйге нәтиҗәләрен генә көтәсе калды! Барлык катнашучы балалр бакчалары арасыннан бөтен республика буенча бары тик 10 җиңүчене генә сайлап алачаклар һәм һәркайсы үсеш өчен 500 000 сумлык грант биреләчәк.
-
Пижамная вечеринка/Пижама кичәсе 29.12.2025
Бүген безнең бакчада бер генә мизгел дә да йоклап булмады, чөнки иң күңелле Яңа ел бәйрәме-пижама кичәсе узды! Бу чыннан да тылсымы көне булды: балаларның шат көлү, йомшак мендәрләр һәм иң гаҗәеп матур пижамалар бары сы да булды!Бу бәйрәмдә балалар нишләде соң? Алар өчен "пижалар дифилесы" оештырды — барлык пижамалар да кабатланмас югары стильле иде!«Башыңда мендәр куеп йөр» эстафетасын үтте зурлар төркеме балалары, ә мәктәпкә әзерлек төркеме ничек итеп мендәр тышын кигезә белүләрен күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, бәйрәмнең кульминациясе - " кем кычкырыбрак гырлый?."Ышаныгыз, безнең "гырылдаучылар" бөтен бер бакчаны уятырлар иде!Балаларга тыелгысыз күңел ачулары һәм бөтен төрле уеннарга әзер булулары өчен рәхмәт! Һәм бу искиткеч пижама образларын тудыруда ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләргә дә зур рәхмәт!Бу көн барысына да Яңа ел алды кәефе һәм җылысы өстәде. Бик шәп булды! -
Первый Новый год в детском саду: волшебство начинается/ Бакчада беренче яңа ел бәйрәме:тылсым башлана 24.12.2025
Бүген безнең балалар бакчасы сабыйлары өчен иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе- Яңа ел иртәләре башланып китте. Әлеге көн сабыйлар өчен шатлык, көлү һәм чын могҗизалар белән тулы онытылмаслык вакыйга булды!Балалар бакчасында иртәдән үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде: һәр җирдә гирляндалар ялтырый, чыршы утлары җемелди, балаларның яңгыравыклы тавышлары ишетелә. Һәм менә, ниһаять, залның ишекләре безнең кечкенә артистларыбыз алдында ачылып китте.Һәрбер бала үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты: кемдер Кыш Бабайга таба курыкмыйча зур ышаныч белән барды, икенчеләре бераз оялдылар, ләкин оялуларын тиз җиңеп чыктылар, чөнки янәшәдә яраткан тәрбиячеләре дә бар иде.Төп геройларда бүген балалар булды: куян, чыршы һәм Кар бөртекләре киеп, алар күңелгә үтеп керерлек җыр башкардылар, Кыш бабай белән биеделәр һәм мәрхәмәтле Кыш бабайдан лаеклы тәм-томнар алдылар. Ә иң мөһиме - һәркем үзен чын бәйрәм могҗизасының бер өлеше итеп хис итте! -
Молодой педагог нашего детского сада — победитель гранта/Безнең яшь педагог грантка ия булды 23.12.2025

Безнең балалар бакчасының яшь педагогы Валиева Кадрия Илдар кызы "Безнең яңа тәрбияче" республика күләм грантына ия булды. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм әлеге грант аның һөнәри эшенә яңа этәргеч бирер, дип ышанабыз!
-
Наш педагог — призёр республиканского конкурса! /Безнең педагог республика күләм бәйге призеры 18.12.2025

Бүген Биектау районының Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында "Белем һәм тәрбия бирү Каюм Насыйри хезмәтләрендә" республика конкурсының йомгаклау конференциясе булды. Чара күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесенең 200 еллык юбилеена багышланды. Республика бәйгесе аның бай мирасын мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тәрбиячеләре һәм ата-аналары арасында тарату максатыннан оештырылды. Әлеге конференция безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Гайбадуллина М.Ф. катнашып, үзенең Каюм Насыйри иҗатына багышланган "Тамчы шоу" интеллектуаль уенын тәкъдим иттеп бәгесенең призеры булды. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм алдагы һөнәри эшендә уңышлар телибез!
-
Поздравляем нашего педагога Гайбадуллину М.Ф./Гайбадуллина М.Ф. кызын уңышы белән котлыйбыз 17.12.2025

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы базасында балалар юл- транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды. Катнашучылар ике өлештән торган сынау уздылар. Беренче этапта педагоглар балалар белән ачык шөгыль үткәрде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү ысулларын күрсәттеләр. Икенче өлештә барлык катнашучылар да балалар, ата-аналар һәм җәмгыять белән юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим иттеләр. Бәйге этапларының нәтиҗәләре буенча безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Гайбадуллина М.Ф. өченче урын яулады.





