Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Наша «Молния» блеснула на «Зарничке»!/ "Аҗаган" бәйгесендә безнең "Яшен" командасы ялтырады 17.02.2026

Сегодня наша пилотная группа вместе с родителями — команда «Молния» — с искрой в глазах и боевым настроем приняла участие в районной военно-спортивной игре «Зарничка», посвящённой 23 февраля — Дню защитника Отечества!
Наша команда с честью прошли весь боевой маршрут, проявив ловкость, смекалку и настоящий командный дух на разных станциях.
Каждый этап — это не просто игра, а урок мужества, взаимовыручки и спортивного характера.Мы гордимся нашей командой!Спасибо организаторам за прекрасный праздник силы и духа! Команда «Молния», вы — настоящие молодцы!
-
Муса абый - поэт герой/ Муса абый-шагырь герой 13.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Муса абый-шагырь герой" дип исемләнгән кичә уздырылды. Балалар rкичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм презентация карадылар.
-
Прошли очередные соревновательные мероприятия муниципального этапа межрегионального конкурса «Юный мастер»/ Чираттагы «Яшь мастер» төбәгара конкурсы узды 11.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы" һәм «Сити фермер» компетенцияләре буенча үткәрелде. Әлеге чара бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Катнашучыларны мәгариф идарәсе методистлары составындагы компетентлы жюри бәяләде.
-
Лига Футбика и Лига Ники/Футбик Лигасы һәм Ники лигасы 06.02.2026

Бүген физик культура тәрбияче Хәбирова А.Р. "Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында кызлар һәм малайлар арасында аерым «Футбик Лигасы һәм Ники лигасы» футбол уены буенча чара уздырды. Чараның максаты барлык катнашучылар тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк гол кертү иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр барлыгы 56 гол кертеп яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: кызлар 29 гол, малайлар 27 гол керттеләр. Чарада барлыгы 51 кеше, 24 кыз һәм 27 малай катнашты.Чара күңелле һәм энергияле узды, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
-
Футбольный флешмоб 05.02.2026

Безнең балалар бакчасында бу атнада мавыктыргыч футбол флешмобы узды, ул чын спорт һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Кызлар-җанатарлар спортның кешеләрне ничек берләштерә алуын күрсәтеп, якты чыгыш әзерләделәр. Кызлар да, малайлар да артта калмадылар.
-
Работа с рабочими тетрадями "Путешествие начинается"/ "Сәяхәт башлана" дәфләрендә эшләү 30.01.2026

Бүген чираттагы шөгыльдә пилот төркеме балалары "Волонтерлык һәм иреклелек" темасына Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрләрендә мавыктыргыч биремнәр башкардылар . Алар сүзләр төзеделәр һәм Шуркачыкның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесенең икенче этабында катнашу/Участие во втором этапе республиканского конкурса "Лучший билингвальный детский сад" 28.01.2026

Безнең балалар бакчасы республика күләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесенең икенче этабына чыкты һәм «иң яхшы билингваль балалар бакчасы»исеме өчен көрәшә! Бүген бәйге комиссиясе килеп, бачада билингваль белем бирүнең ничек оештырылуын: нинди методикалар, ресурслар һәм, иң мөһиме, — бу юнәлештә нинди нәтиҗәләргә ирүшене тикшерделәр. Без жюри хөкеменә яңа проектыбызны — «Беренче адымнар» гаилә театр студиясен тәкъдим иттек . Рус теле тәрбиячесе Зөлфия Мидехәт кызы Ярмиева дәресләрнең ничек узуын, тәрбияләнүчеләребезнең телне иҗат һәм уен аша ничек үзләштерүләрен күрсәтте.
Хәзер бәйге нәтиҗәләрен генә көтәсе калды! Барлык катнашучы балалр бакчалары арасыннан бөтен республика буенча бары тик 10 җиңүчене генә сайлап алачаклар һәм һәркайсы үсеш өчен 500 000 сумлык грант биреләчәк.
-
Футбольный гурман/Футбол гурманы 12.01.2026

"Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең балалар бакчасында "Футбол гурманы"кулинар конкурсы узды.Өй шартларында укучылар ата-аналары белән бергә футбол тематикасына бәйле ризыклар әзерләделәр.
-
Футбольная елочка 30.12.2025

-
Пижамная вечеринка/Пижама кичәсе 29.12.2025
Бүген безнең бакчада бер генә мизгел дә да йоклап булмады, чөнки иң күңелле Яңа ел бәйрәме-пижама кичәсе узды! Бу чыннан да тылсымы көне булды: балаларның шат көлү, йомшак мендәрләр һәм иң гаҗәеп матур пижамалар бары сы да булды!Бу бәйрәмдә балалар нишләде соң? Алар өчен "пижалар дифилесы" оештырды — барлык пижамалар да кабатланмас югары стильле иде!«Башыңда мендәр куеп йөр» эстафетасын үтте зурлар төркеме балалары, ә мәктәпкә әзерлек төркеме ничек итеп мендәр тышын кигезә белүләрен күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, бәйрәмнең кульминациясе - " кем кычкырыбрак гырлый?."Ышаныгыз, безнең "гырылдаучылар" бөтен бер бакчаны уятырлар иде!Балаларга тыелгысыз күңел ачулары һәм бөтен төрле уеннарга әзер булулары өчен рәхмәт! Һәм бу искиткеч пижама образларын тудыруда ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләргә дә зур рәхмәт!Бу көн барысына да Яңа ел алды кәефе һәм җылысы өстәде. Бик шәп булды!





