Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 145 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Военно-спортивная игра "Зарница"/Хәрби-спорт уены "Аҗаган" 11.02.2025
Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. Уен барышында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярышалар.Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә дуслык җиңде. Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар безнең балалар бакчасында даими рәвештә уздырыла.
-
05.02.2025
Теләче авыл җирлегендәге хисап җыелышында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Шафиков Кәрим белән Насибуллина Адилә "Җиңү көне белән!" исемле кул эшләре күргәзмәсен тәкьдим иттеләр. Әлеге күргәзмәдә балалар бакчасының барлык төркемнәренең балалары ата-аналары белән бергә белән иҗат ителгән кул эшләре күрсәтелде.
-
Экодень в детском саду!/Балалар бакчасында экокөн 29.01.2025
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасы нәниләре ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы белән бергә табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар! Алар лабораториядә булдылар һәм орнитолог белән таныштылар, "Чүп-чарны сортларга аерабыз" дидактик уенын уйнадылар, урманга экскурсия ясадылар һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Эколяталар республикабыз табигатенә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл карауның никадәр мөһим булуын күрсәттеләр.
-
Тематический час, посвященный ДНЮ СНЯТИЯ БЛОКАДЫ Ленинграда/Ленинград блокадасы тәмамлануга багышланган тематик сәгать 27.01.2025Бүген балалар бакчасында Ленинград блокадасы тәмамлануга багышланган тематик сәгать булды. Бу вакыйга балаларны һәм өлкәннәрне тарихи хәтерне саклауның мөһим миссиясе буларак берләштерде.Чара кысаларында тәрбиячеләр балалар белән берлектә блокада икмәгенең нәрсә икәнлеге һәм аның сугышның коточкыч көннәрен кичергән кешеләр өчен нинди гаять зур көчкә ия булуы турында фикер алыштылар. Балалар "блокада икмәге" темасына презентация, иллюстрацияләр карадылар, блокада вакытында бер көнгә бирелә торган икмәк кисәген күрделәр һәм тотып тордылар.Өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр Ленинград блокадасы тәмамлану хөрмәтенә Хәтер шәмнәре ясадылар һәм кабыздылар.Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүчеләр "Блокада карлыгачы" патриотик акциясенә кушылдылар. Һәркем үзенең "Блокада карлыгачын" -яхшы хәбәр символын эшләде.Без тарихны белергә тиеш һәм блокадалы Ленинградның авыр һәм куркыныч көннәрен онытмаска тиеш. Хәтер безнең йөрәкләрдә яшәсен.
-
День логики/Логик фикерләү көне 14.01.2025Ә сез беләсезме, халыкара бәйрәм - логик фикерләү көне нәкъ менә бүген, 14 гыйнварда билгеләп үтелә?!Чыганакларга мөрәҗәгать итсәк, логик фикер йөртү һәм катлаулы мәсьәләләрне чишү сәләте logike - дөрес фикерләү турындагы фән, ягъни башваткычлар, табышмаклар, шахматлар, шашкалар, кроссвордлар чишү сәләте дип атала.Әмма логик фикерләүне кечкенәдән үк үстерергә кирәк, Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген шакмаклардан лабиринтлар төзеделәр, логик мәсьәләләр чиштеләр, геометрик фигуралардан конструкцияләделәр.
-
Новогодние утренники продолжаются/Яңа ел иртәләре дәвам итә 25.12.2024
Теләче 2 нче балалар бакчасында Яңа ел иртәләре марафоны дәвам итә. Яңа ел алдыннан һәр балалар бакчасына матур, тылсымлы әкият килә. Яңа ел иртәләре-барлык балалар яраткан могҗизалар, үзгәрешләр һәм сюрпризлар вакыты бит ул! Бәйрәмчә әкияти атмосфераны оештыруга балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Бәйрәмнәр вакытында балалар сюрпризлардан, табышмаклардан, сәяхәтләрдән, әкият геройлары белән очрашулардан, уеннардан, бәйгеләрдән, җырлардан, биюләрдән хисләр ташкынына чума.
-
Правила пожарной безопасности в новогодние праздники/Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 23.12.2024
Балаларда кечкенә чактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү бик мөһим, чөнки аларга зурларга караганда күбрәк куркыныч яный. Шушы максаттны күздә тотып Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче тәрбиянүчеләр белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашу уздырылды. Ул алар белән яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы чараларына аеруча игътибар итәргә кирәк турынңа әңгәмә алып барды.
-
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды/Подведены итоги муниципального этапа конкурса 17.12.2024
Бүген Теләче муниципаль районында Теләче 2нче балалар бакчасы базасында «Россиянең ел тәрбиячесе 2025» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасын әлеге бәйгедә тәрбияче Кәримуллина Энҗе Мәүлетҗан кызы тәкъдим итте. Ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, педагоглар белән мастер-класс үткәрде. Энҗе Мәүлетҗановна бәйгенең барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча "Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе" номинациясендә җиңүче исемен яулады.
-
Общее родительское собрание "Профилактика детского дорожного травматизма" 17.12.2024
-
День футбола/Футбол көне 10.12.2024
19 июньдә яшь спортчылар Бөтендөнья балалар футбол көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу уенның кагыйдәләре һәм терминологиясе белән таныштылар, «Необыкновенный матч» һәм «Футболные звезды» мультфильмнарын карадылар.
Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар тупны алып бару, тупны иптәшләренә тапшыру һәм капкага сугу күнекмәләрен үзләштерделәр.