Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 151 |
| У нас учат: | 13 |
-
Общее родительское собрание: старт нового учебного года дан! /Гомуми ата-аналар җыелышы: яңа уку елына старт бирелде! 15.09.2026

-
Республикакүләм гастрофестивальдә катнашу/Участие в республиканском гастрофестивале 14.09.2026

Теләченең Сабан туе мәйданчыгында, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» дип исемләнгән республикакүләм гастрофестивальдә безнең балалар бакчасы да катнашты.
Чара якташыбыз, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, оста пешекче Юныс Әхмәтҗановка багышлап үткәрелде.
Катнашучыларга бәяне аш–су остасы, эшмәкәр, “Россиянең иң яхшы аш–су остасы”, “Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре”, “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә ия булган якташыбыз Равилә Шамиловна Шайдуллина җитәкчелегендә мәртәбәле комиисия бирде. Алар арасында ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Фадипович Гаязов, татар милли ризыклары рецептларыннан төзелгән китаплар авторы, "Тәмле булсын" рестораннар челтәре хуҗабикәсе, ТНВ каналында аш- су рубрикаларын алып баручы Резеда Киямовна Хөсәенова, фән эшлеклеләре һәм башкалар бар иде.
Әлеге гастрофестивальдә безнең балалар бакчасыннан да Рахматуллина Сәйдә гаиләсе катнашып, "Иң яшь аш-су остасы" номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз! -
Осенний кросс/Көзге кросс 11.09.2026

Теләче 2 нче балалар бакчасында «Көзге кросс" бик күңелле узды! Бүген безнең балалар бакчасында балалар өчен бакча хезмәткәрләре чын йөгерү бәйрәме оештырдылар! Җиңүгә омтылыш,җанатарлар ярдәме һәм, әлбәттә, җиңүчеләр өчен медальләр! Нәтиҗәдә: барысы да күңел күтәренкелеге алды һәм спорт белән дуслашты. Бүгенге спорт бәйрәмендә җиңелүчеләр юк — барысы да җиңүче!







