Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 156 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Знакомство с родником/Чишмә белән танышу 07.09.2023Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора.Әлеге чишмәне күрсәтү максаты белән, 6нчы сентябрь көнне тәрбияче апалары уртанчылыр төркеменә йөрүче балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
-
Экскурсия по спортивным объектам/Спорт объектлары буенча экскурсия 05.09.2023
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак! Шушы девиз астында Теләче 2нче балалар бакчасында район үзәгендә урнашкан спорт объектлары белән танышу буенча чаралар уза. Ләкин болар барысы да экскурсия барышында алган тәэсирләре белән чагыштырырлык түгел, балалар үз күзләре белән төрле спорт залларын, спортчылар шөгыльләнә торган спорт җиһазлары, снарядлар белән таныша ала. Зурлар төркеме балаларының "Батыр" спорткомплексына, "Дулкын" йөзү бассейнына һәм "Теләче-Арена" боз сараена оештырылган экскурсия дә бу кирәкле эшнең чираттагы адымы булды. Экскурсия вакытында балалар балалар һәм өлкәннәр йөзү бассейны белән таныштылар, спорт уеннары залында булдылар, яңа гына катырылган шугалакны күрделәр. Экскурсиядән соң балаларның төле спорт секцияләренә йөрү теләге туды.
-
День знаний/Белем көне 01.09.2023
Балалар бакчасында Белем көне, бәлки, мәктәптәге кебек бик тантаналы һәм дулкынландыргыч булмаска да, бу көнне балалар тормышында яңа этап башлана. Алар әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә этәрүче, ниндидер яңалык бирүче бәйрәмнәр, шөгыльләр һәм әңгәмәләр дөньясына аяк басалар. Буген Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм үткәрделәр. Балалар конкурсларда, уен-ярышларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, күңел ачтылар. Менә шулай күңелле һәм бәйрәм рухында безнең балалар бакчасында яңа уку елы башланып китте.
Барлык ата – аналарны, балаларны, педагогларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бу көн яңа уку елын ача. Ул ел дәвамыннда мавыктыргыч, кызыклы булсын, яңа белемнәр, ачышлар һәм яңа дуслар алып килсен!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август педагогик конференциясе /Августовская конференция педагогических работников 23.08.2023
-
Без-нәни рәссамнар /Мы-маленькие художники 23.08.2023
Балалар чын рәссамга әверелделәр ,үзләренең матур рәсемнәре белән асфальт мәйданчыгын әкият дөньясына әйләндерделәр .Алар җәйнең барлык төсләрен чагылдырырга тырыштылар .Моның өчен алар төрле төстәге акбурлар кулландылар.Балалар кояш,чәчәкләр,матур,аяз кук йөзе ясадылар .Килеп чыккан рәсемнәргә озак сокланып карап тордык.
Дети стали настоящими волшебниками – своими рисунками превратили серую асфальтную площадку в сказочный мир. Они с удовольствием старались отразить все краски лета. Для этого они использовали яркие мелки, которые помогли детям отобразить задуманное. Дети рисовали яркое солнце, которое согревает своим теплом все живое вокруг.
-
Август киңәшмәсендә балалар чыгышы /Выступление детей на августовской конференции 22.08.2023
-
День Российского флага /Россия флагы көне 22.08.2023
-
Секционное заседание заведующих дошкольных образовательных учреждений в рамках августовского совещания 18.08.2023
-
"Печән өсте" йоласы/Обряд "Праздник сенокоса" 26.07.2023
Теләче 2нче балалар бакчасында, балаларда татар халкының милли уеннары, җырлары, халык авыз иҗаты аша татар халкының милли йолаларына кызыксыну уяту максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Печән өсте" йоласын уздырдылар.
-
Тематическая неделя "Цветы"/Чәчәкләр атналыгы 18.07.2023
В Тюлячинском детском саду №2 прошла неделя на тему "Цветы".
Теләче №2 балалар бакчасында "Чәчәкләр" темасына багышланган атналык узды.