Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Без Тукай оныклары" исемле шигырь кичәсе/Поэтический вечер "Без Тукай оныклары" 24.04.2026

Бүген балалар бакчасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бакчага йөрүче сабыйлар катнашында узган кичәдә, Габдулла Тукайның шигырьләре, җырлары, мәсәлләре яңгырады. Кунак булып Шүрәле белән Су анасы да килгән иде: алар балалар белән уеннар уйнадылар. Бәйрәм балаларның тәрбияче апалары белән бергәләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамлады.
-
Теләче сабыйлары туган телләрендә шигырь укыды/ Воспитанники детских садов Тюлячинского района читали стихи на родном языке 22.04.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Г.Тукайный тууына 140 ел тулу уңаеннан, 120 еллыгы билгеләп үтелүче Муса Җәлил иҗатына һәм Теләчене районы оешуга 35 елга багышланган шигырь бәйгесе узды. Ул «Үз телемдә шигырь сөйлим» дип аталды.
Бәйгедә барлыгы 50 артык бала катнашты, шул исәптән, авыллардан да.
Балалар туган (татар) телләрендә төрле номинацияләрдә шигырь укыдылар. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
"Татар малае-татар кызы 2026" бәйгесе 17.04.2026

-
Волшебный «Колобок» на английском языке! Инглиз телендә "Колобок" әкияте 14.04.2026
Бүген безнең балалар бакчасы шатлык һәм иҗат белән тулды: безгә кунакка Теләче 1нче номерлы балалар бакчасының әзерлек төркеменнән балалар килде! Яшь артистлар рус халык әкияте «Колобок» мотивлары буенча искиткеч спектакль күрсәттеләр — күрсәтеп кенә калмадылар, ә аны тулысынча инглиз телендә башкардылар! Бу аеруча шәп булды:-зәвыклы костюмнар һәм декорацияләр;- яхшы әйтелеш һәм интонация;-оста актерлык уены;- балаларыбызның алкышлары.Нәниләр сюжетны кызыксынып күзәттеләр, таныш инглиз сүзләрен ишеттеләр! Бакча коллективы исеменнән кунакларга онытылмас бәйрәм өчен рәхмәт белдерәбез! Балаларны әзерләгәннәре өчен педагогларга һәм ата-аналарга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт! Мондый иҗади очрашулар күркәм традициягә әверелсен де, дигән теләктә калабыз! - Неделя космоса в детском саду: «Космическое путешествие» к звёздам через творчество и игру 10.04.2026
-
Тәҗрибә уртаклашу/Обмен опытом 07.04.2026

Бу атнада югары квалификацион категорияле тәрбияче Йосыпова Г.Ф. балалар бакчасындагы хезмәттәшләренә туган (татар) телендә сөйләм формалаштыру буенча «Татар мемо»исемле авторлык уенын тәкъдим итте. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм лексиканы ныгытуга, аудиовербаль хәтерне, игътибарны һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә юнәлдерелгән. Уенның үзенчәлеге - уенда милли сүзләр, мәкальләр, әсәрләрнең атамалары, шулай ук халык иҗаты элементлары кулланыла. Уенда катнашу сөйләм үсешенә генә түгел, балаларда туган телгә карата уңай мөнәсәбәт, татар мәдәнияте белән горурлану хисе формалашуга да ярдәм итә. Уен тәрбиячеләрдә җанлы кайтаваз уятты-күпләр инде әлеге уенны белем бирү процессына кертергә планлаштыра.
-
Карга боткасы/Грачиная каша 01.04.2026
1нче апрель көнне, татар халкының йола бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай `һәм әби белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Участие в экологическом конкурсе/Экологик бәйгедә катнашу 26.03.2026

Бүген зурлар төркеме командасы (педагоглары Вәлиева К.и. һәм Гайбадуллина м. ф.) "Эко - киләчәк: яшел һөнәрләр" район экологик бәйгедә катнашты. Һәм алар катнашып кына калмадылар, ә чын җиңүчеләр булдылар! "Акыллы бакча" проектын яклаган өчен "Сити фермер" командасына 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар" темасына район семинары/Районный семинар на тему "Современные подходы к организации полилингвального образования в дошкольной организации" 24.03.2026

24нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары узды. Семинар кысаларында шөгыльләр, мастер-класслар һәм балалар белән театральләштерелгән тамашалар оештырылды. Тәкъдим ителгән материал семинарда катнашучыларда зур кызыксыну һәм күрсәтелгән эш ысулларын һәм формаларын үз оешмаларында куллану теләген уятты.
-
Футбольная карусель 19.03.2026






