Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 148 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Республика бәйгесендә җиңү/ Победа в республиканском конкурсе 08.11.2024

8нче ноябрь көнне татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында "Яшел сигналга сәяхәт" дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясалдылар. Конкурсның асылы – әдәби әсәрләр аша балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.
Әлеге бәйгенең мәктәпкәчә балалар өчен язылган шигьри әсәрләр «Могҗизалы юллар» номинациясендә Теләче 2нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Галимҗанова Чулпан Алмаз кызы 3нче урын алды.
Чулпан Алмаз кызын котлыйбыз һәм иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез! -
Первый снег/Беренче кар 05.11.2024

Әле кыш башланмаса да беренче кар безне ел саен гаҗәпләндерә һәм сөендерә, ә балалар өчен бу бөтенләй кечкенә могҗиза. Беренче кар белән уйнаганда балалар күпме шатлыклы мизгелләр кичерәләр. Менә бүген дә балалар саф һавада күңелле итеп беренче кар белән уйнадылыр: кардан пәрәмәчләр пешерделәр, кар бабай әвәләделәр, кемдер кар көрәде.
-
Иртәнге гимнастика/Утренняя гимнастика 28.10.2024

-
Икмәк табынга каян килә? /“Откуда к нам пришел хлеб?” 17.10.2024

-
Катание на коньках – спорт, который творит чудеса! /Тимераякта шуу-могҗиза тудыручы спорт! 15.10.2024

Тимераякта шуу бер үк вакытта барлык яшьтәге балалар өчен дә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүнең менә дигән ысулы булып тора. Яңа уку елы башлануга Теләче "Арена" боз сарае үз бозында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә шуу мөмкинлеген бирде. Кайбер балалар бозга беренче тапкыр чыкты, аларга тимераякта беренче адымнарын ясарга тәҗрибәле тренер Җәләлиев Р.Ф. ярдәм күрсәтте. Бозда шуудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә иң мөһиме-сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартылуга беренче адымнарын ясадылар.
-
Осенние прогулки/Көзен саф һавада күзәтүләр 09.10.2024

Менә көзнең алтын чор җитте: тирә-юнь төрле төсләргә күмелде, күктә җылы көзге кояш балкый, аяк астында көзге келәм булып яфраклар шаулый. Сулавы да шундый җиңел һәм иркен. Балалар белән табигатьне күзәтү өчен иң матур чорның берсе. Көзге салкыннар да балаларны куркытмый, киресенчә ул аларны үз бүләкләре һәм сюрпризлары белән генә сөендерә. Урамда балалар яратып яфраклар җыеп бәйләмнәр ясыйлар һәм алар белән “Иң зур яфракны тап”, “Кем күбрәк җыя”, “Яфраклар яңгыры” һәм башка уеннар уйнарга яраталар. Бу уеннар аша тәрбиячеләр балаларның сөйләмнәрен камилләштерәләр, аларны физик яктан ныгыталар.
-
30 сентября - День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией/30 сентябрьдә Россиядә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә 30.09.2024
30 сентябрь көнне безнең балалар бакчасында Донецк һәм Луганск Республикалары, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуы көне уңаенна багышланган чаралар үткәрелде.Балалар кызыксынып Россия тарихына гадәти булмаган сәяхәткә чумдылар. Балалар Донецк һәм Луганск Республикалары, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия белән берләшү көне – бу көн бөтен Россия халкы өчен мәңгегә хакыйкать, гаделлек һәм берләшү көне буларак бәйрәм ителүен белделәр.Балалар белән мондый чараларны уздыру Ватанга мәхәббәт, аның өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә! -
Экскурсия в пожарно-спасательную часть/Янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия 26.09.2024

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия- ул мавыктыргыч маҗара. Әлеге экскурсия һичшиксез һәр балага ошаячак һәм ул аның үәтерендә озакка истә калачак.
«Янгын куркынычсызлыгы атналыгы» кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 134 янгын сүндерү-коткару бүлегендә булдылар.
Мондый экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан танышырга, шулай ук ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итә. -
Бакчада игелек ярминкәсе үтте/В детском саду прошла ярмарка добра 23.09.2024

В нашем детском саду прошла осенняя акция добра
Все родители поддержали эту акцию, по сбору помощи бойцам СВО.
Ведь они знают, что вырученные деньги – это их, пусть небольшой вклад в благое дело!
Сегодня продукты и средства гигиены, собранные в "коробках добра", также вырученные деньги, 21010 рублей, были переданы волонтерам района.
Спасибо всем педагогам и родителям! -
Кабак бәйрәме/Праздник тыквы 20.09.2024

Балалар бакчасында бүген тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашында бик матур чара "Кабак бәйрәме" булып узды. Әлеге бәйрәм Гаилә елана багышланган иде. Бәйрәм барышында әти-әниләр тырышлагы белән әзерләнгән, "Без үстердек кабак" кабактан ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Әти-әниләр балалары белән берлектә төрле спорт ярышларында, татарча бию буенча мастер класста катнаштылар һәм бакчада эшләүче тәрбиячеләр башкаруында Ф. Хөснинең "Кабак" хикәясен карадылар. Бәйрәм бергәләп кабак бәлеше белән чәй эчү белән тәмамланды.





