Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Гөмбәләр патшалыгында 04.06.2013

"Дуслык" лагеренда экология атналыгы дәвам итә. Бүгенге көн "Гөмбәләр патшалыгында" дип исемләнде. Балаларга ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турында күп мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде. Аннан соң кышта кунак булдык: "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп шуу барлык укучыларга да бик ошады. Шулай булмый ни-тышта 30 градус эсселек, ә син конькида җилдерәсең!!! Бүгенге көнебез дә бик күңелле узды.
-
"Серле каләм" җиңүчеләре 04.06.2013

Бүген район балалар иҗат үзәгендә узган "Серле каләм" иҗади бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең мәктәп укучылары да катнашты. Сабирова Гүзәл, Галиахметова Зәринә кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. ""Ай нурлары" мәктәп гәҗитебез 2нче урын яулады. Барлык иҗатчыларга уңышлар телибез!
-
Тапкырлар һәм зирәкләр 03.06.2013

"Дуслык" лагеренда 3нче көн "Тапкырлар һәм зирәкләр" темасы астында узды. Иртәнге линейка, гимнастикадан соң "Урманнар-безнең байлык" темасына әңгәмә узды. Балаларга легендар урманчы Нургали Минниханов, аның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.Үсемлекләр, агачлар турында табышмакларга җаваплар эзләдек. Көндезге аштан соң "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены оештырылды. Галиахметова Зәринә, Каримова Рузинә, Каримова Руфинә, Гафиятова Илзия, Шарипова Эльвина, Хөсәенов Рәсим уенның җиңүчеләре булдылар.
-
Лагерьның 2нче көне 02.06.2013

"Дуслык" лагеренда 2нче көн "Чишмәләр чыңы" дип исемләнде. Бу көнебез иртәнге линейка һәм музыка астында гимнастика ясау белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Сулыкларның әһәмияте" дигән презентация күрсәтелде, чишмәләр турында шигырьләр иҗат ителде, авыл чишмәләре тарихы белән таныштык. Ә көндезге аштан соң Имән чишмәсенә экскурсия оештырылды. Чишмә буенда күңелле уеннар уйнадык, агачлар утырттык. Аннан кайтканда повар апалар тәмле ризыклар белән каршы алды. "Чишмәләр-безнең байлыгыбыз" бәйгесендә Гафиятова Илзия,Шакирова Гөлназ, Каримова Рузинә,Каримова Руфинә, Мухаметова Альбина, Шарипова Эльвина, Мухаметова Алия, Галиахметова Зәринә, Хөсәенов Рәсимнең эшләре иң матурлары дип бәяләнде, алар күргәзмәгә урнаштырылды. Барлык укучыларга да бүләкләр бирелде. Бүгенге көн дә бик күңелле узды.
-
1 июнь- Балаларны яклау көне 01.06.2013

Бүген-җәйге каникулның беренче көне-Балаларны яклау көне. Шушы матур бәйрәмнәр уңаеннан мәктәбебездә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм бирнә җыю йоласы белән башланып китте. Авыл көен җырлап бирнә җыйганнан соң, күңелле уеннар башланды. Балалар чүлмәк вату, зур галош киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, су ташу, күз бәйләп әйбер кисү, аркан тартышу, кәрҗингә теннис тубы кертү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда бик актив катнаштылар. Уеннар матур җырлар һәм биюләр белән чиратлашты.Соңыннан уку елы дәвамында төрле бәйгеләрдә актив катнашкан 29 укучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүгенге бәйрәмдә "Ел укучысы" бәйгесенә дә йомгак ясалды. Җиңүчеләр булып башлангыч класс укучылары арасында 3 класс укучысы Гафиятова Илзия, 5-8 класс укучылары арасында 8 класс укучысы Камалов Райнур, 9-11 класс укучылары арасында 9 класс укучысы Сабирова Гөлназ танылды. Алар Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җәйге каникулда укучыларыбызга күңелле һәм файдалы яллар теләп калабыз.
-
"Дуслык" лагере эшли башлады 01.06.2013

Бүген мәктәбебездә 30 балага исәпләнгән "Дуслык" лагере эшли башлады. "Күңелле балачак" дип исемләнгән көнебез отрядларга бүленү, отряд газетасын чыгару, техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрү белән башланып китте. "Барс" һәм "Юни" отрядларында вожатыйлар, чисталыкка, тәртипкә, спортка җаваплы кешеләр билгеләнде. "Сабантуй" бәйрәменнән соң көндезге аш ашап алдык та, Балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак" темасына әңгәмә узды. "Мин һәм дөнья" рәсем бәйгесендә балалар асфальтта бик матур рәсемнәр ясадылар, җиңүчеләр бүләкләнде. Лагерьның 1нче көне күңелле узды.
-
Күңелле экскурсияләр 30.05.2013

Җәйге табигать кочагына экскурсияләр башланып китте.29 май көнне башлангыч класс укучылары, 5 класс укучылары, 30 май көнне 7 класс укучылары экскурсиядә булдылар.
-
Имтиханнар башланды 28.05.2013

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары башланып китте. 27 майда 11 класс укучылары рус теленнән БДИ, 28 май көнне 9 класс укучылары математикадан ГИА тапшырдылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2013

Бүген укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар өчен иң тантаналы, иң истәлекле көннәрнең берсе-Соңгы кыңгырау көне. Бу уку елында мәктәбебезне 9 укучы тәмамлый. Киләчәккә планнары зурдан, хыяллары белән дөньяны колачларга әзер булган бу егетләр һәм кызлар өчен бүген Соңгы кыңгырау яңгырады. Аларны бәйрәм белән Саба районы Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Расих Хасанович, район балалар иҗат үзәге декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе Раилә Дамировна, мәктәп директоры Рәлиф Ринатович, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Фәкыя Хәсәновна, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна тәбрикләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатиха бирү өчен авылыбызның мулласы Рафаэль абый чакырылган иде.Беренче укытучылар, әти-әниләр, класс җитәкчесе Ләйсән Рафиловна укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Хыялларыгыз чынга ашсын,
Эшегез булсын гел уңай.
Теләкләрегез үтәлерлек
Исәнлек бирсен Ходай.
Ак юл Сезгә, укучыларыбыз!
-
Варислар сафына кабул итү 23.05.2013

Бүген 4нче класс укучылары Варислар сафына кабул ителде. Педагог-оештыручы Газизова Г.Р. варислар турында сөйләде. Класс җитәкчесе Гыйлметдинова И.Г. укучыларны котлап, уңышлар теләде. Башлангыч класс укучылары алдында концерт номерлары куелды.








