Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
2нче чирек башланды 11.11.2013

Бүген 2нче чирек башланып китте. Атналык линейкада каникул дәвамында узган эшкә нәтиҗә ясалды, төрле бәйгеләрдә катнашучыларга Грамоталар тапшырылды:Гайнанова Р.-"Татарга тылмач кирәк" Республика бәйгесендә катнашкан өчен сертификат (җитәкче-Гафиятова Ә.Ф.), Ибушев В. "Беренче класс укучысына мәктәпкә барырга булыш" акциясе, видеоклип номинациясе 2 урын (җитәкче-Измайлова Г.М.), Галиахметова З. "Дәүләт символлары" плакатлар бәйгесендә актив катнашкан өчен Грамота (җитәкче-Вилданов Н.М.), Сабирова Г. "Дәүләт символлары" эссе бәйгесендә актив катнашкан өчен Грамота (җитәкче-Гафиятова Ә.Ф.), Хамидуллина Л. "Җырлы балачак" район бәйгесендә 2 урын (Җитәкче-Шафикова Г.Р.), "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!" уенында 1 урын алган командага (Юзеева Н., Галиахметова З., Гайнанов Б., Ибушев Э.) Грамота тапшырылды. Конкурсларда катнашучыларны уңышлары белән котлыйбыз, калган укучыларны активрак булырга чакырабыз.
-
Тизрәк, биегрәк, көчлерәк! 09.11.2013

Бүген-көзге каникулның соңгы көне. Каникул планы нигезендә "Мини -футбол", "Бадминтон", "Оста куллар" түгәрәкләре узды. 7, 8 класс укучылары катнашындагы "Ягуар" командасы, район балалар иҗаты үзәгендә уздырылган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" интеллектуаль-спорт бәйгесендә катнашып, 1 урын яулады.Җитәкчеләре-Газизова Г.Р., Шафикова Г.Р.
-
Тапкырлыкта сынатма
09.11.2013
9 ноябрь көнне Олы Кибәче күчмә китапханәсендә мәктәп һәм клуб белән берлектә, балаларның көзге каникулын файдалы итү максатыннан “Тапкырлыкта сынатма” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе үткәрелде. Иң элек Олы Кибәче мәктәбе китапханәчесе Бәшәрова Илсөя халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында сөйләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп очко туплап, 1 урынга Төбәк авылы кызы- Матзянова Адилә, 2 урынга Гатиятуллина Гөлүсә һәм 3 урынга Мухаметова Алия лаек булдылар.Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Казан шәһәренә экскурсия 08.11.2013

8 ноябрьдә 5, 6 класс укучылары класс җитәкчеләре Фирая Наиловна һәм Әнисә Габделгазизовна белән берлектә башкалабыз Казанга экскурсиягә бардылар.Казан Кремле, Кол Шәриф мәчетендә булганнан соң, музейлар белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы мемориалында укучылар өчен бик күп яңа мәгълүмат бирелде. Экскурсоводның сөйләвен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар, һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Милли ризыклары һәм кунакчыл хезмәткәрләре белән үзенә тартып торган "Чәй йортында" тамак ялгап алгач, Камал театрына юнәлделәр. Ә биредә Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карадылар.Көзге матур көне белән аерылып торган, күңелле очрашуларга бай булган әлеге сәяхәтне укучылар бик ошаттылар.
-
Бадминтон ярышы
08.11.2013
8 ноябрьдә мәгариф хезмәткәрләре арасында узган бадминтон ярышында безнең мәктәп командасы актив катнашты. "Бадминтон" түгәрәге җитәкчесе Мубаракзянов Р.Р. 1 урын, хатын кызлар арасында Сагитова С.И. 2 урын яулады. Котлыйбыз!!!
-
Көзге каникул дәвам итә 05.11.2013

Бүген каникулның 3нче көне. Мәктәптә план нигезендә "Хореография", "Күңелле сәхнә", "Бадминтон" түгәрәкләре узды. 9,11 класс укучылары консультациядә булсалар, 7, 10 класс укучылары "Нарат" боз сараенда шуып кайттылар. Башлангыч класслардан 5 укучы шахмат буенча район ярышында катнашты.
-
Мини-футбол 02.11.2013

2 ноябрь көнне мәктәбебездә мини-футбол ярышларының зона этабы узды. Ярышта Олы Кибәче, Сатыш, Шытсу, Завод-Нырты урта мәктәпләре һәм Олы Арташ төп мәктәбе командалары катнашты. Нәтиҗәләр: 1 урын-Олы Кибәче, 2 урын-Сатыш, 3 урын-Олы Арташ мәктәпләре. Олы Кибәче һәм Сатыш урта мәктәпләре футболистларына район ярышларында да уңышлар телибез.
-
Көзге каникул 02.11.2013

3-9 ноябрь көннәрендә укучыларның көзге каникуллары. Бу көннәргә мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге, бию кичәсе, төрле ярышларда катнашу, имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр планлаштырды. Каникул файдалы һәм күңелле узсын!
-
Халыклар бердәмлеге көне 02.11.2013

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Шушы бәйрәм уңаеннан "Яшь рәссам" түгәрәгенә йөрүчеләр арасында "Дуслык һәм балачак" темасына рәсем бәйгесе узды.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы
01.11.2013
1 ноябрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибе:
1. “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына лекция (лектор-Вилданова Ә.Г.)
2. 1нче чирек йомгаклары:
-класс җитәкчеләре чыгышы
-укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы
3. “Мәктәптә тәрбия эшенең торышы” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы.
4. “Мәктәп эшчәнлегенә анализ, алда торган бурычлар” темасына мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы.
5. “Укучылар турындагы персональ мәгълүматны эшкәртү һәм саклау” нигезләмәсе белән таныштыру, ата-аналардан гаризалар алу.








