Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Я познаю мир
30.01.2013
Укучыларыбыз республика күләмендә узучы фәнни-гамәли конференцияләрдә теләп катнашалар. 3 класс укучысы Гафиятова Илзия, Яр Чаллы шәһәрендә узган "Я познаю мир" 2нче республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең "Татарское краеведение" секциясендә катнашып, "Патриотик тәрбия" номинациясендә 2нче урын яулады. Җитәкчесе-Шайхеразиева Ф.В. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз!
26.01.2013
Укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Ростелеком уздырган "Безопасный интернет" видеороликлар конкурсының республика этабында 5 класс укучысы Галиахметова Зәринәнең эше 1нче урын яулап, алдагы этапка тәкъдим ителде. (Җитәкчесе-Ильясова Р.Г.). "Дулкыннар" конкурсының рәсем номинациясендә 5 класс укучысы Шакирова Гөлназ 2 нче урын (җитәкче-Шакирова Л.Г.), 7 класс укучысы Газизова Илүзә 3нче урын (җитәкче-Газизова Г.Р.) яуладылар. Укучыларны һәм аларның укытучыларын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Төрле бәйгеләрдә һәрвакыт шулай актив катнашуларын теләп калабыз.
-
11 класста ата-аналар җыелышы
25.01.2013
Бүген 11 класста ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта узган репетицион ЕГЭ нәтиҗәләре анализланды, 2013нче елда ЕГЭ бирү тәртибе, расписание проекты, минималь баллар, Мәгариф һәм фән министлыгыннан килгән боерыклар, хатлар белән таныштырылды. Укучыларның нинди фәннәрдән имтихан бирәчәкләре турында тагын бер кат сөйләшенде. Әти-әниләрнең барысы да катнашты.
-
Гер күтәрү ярышларында 19.01.2013
Бүген район күләмендә узган гер күтәрү ярышларында безнең мәктәп командасы укучылары матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Үз авырлык категорияләрендә 9 класс укучысы Ибушев Вадим 2нче, 10 класс укучылары Ягудина Алинә 2нче, Зиннуров Аяз 2нче, 11 класс укучылары Фазылов Илнар 1нче, Хөсәенов Рәзиф 2нче, Шәяхмәтов Рәдис 2нче, Давлиев Булат 3нче урыннарга лаек булдылар. Тренерлары-физик тәрбия укытучысы Раил Рашитович.Җиңүегез белән сезне.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013
Бүген мәктәптә Чисталык дәресе узды.
-
2нче яртыеллык башланды 14.01.2013
Бүген кышкы каникул тәмамланып, уку елының икенче яртыеллыгы башланып китте. Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез!
-
Чыршы бәйрәме 12.01.2013
Бүген Лесхоз бистәсе спорткомплексында узган район хакимияте башлыгы Чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. Төрле бәйгеләрдә актив катнашучы һәм призлы урын яулаучы башлангыч класс укучылары Илзия Гафиятова һәм Эльвина Шәрипова, фән олимпиадаларының район этабында өчәр призлы урын яулаган югары класс укучылары Сиринә Юзеева, Гөлназ Сабирова һәм Булат Сабиров. Каникулның соңгы көннәрендә узган бу бәйрәм алдынгы укучыларыбыз өчен зур бүләк булды.
-
Кышкы каникул дәвам итә 11.01.2013
Кышкы каникулның соңгы көннәре. Мәктәптә каникул дәвамында план нигезендә өстәмә белем бирү түгәрәкләре үз эшен дәвам итте. Бүген укучылар Шафикова Г.Р. җитәкчелегендә хореография түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
Укытучылар ярышты 09.01.2013
8нче гыйнвар көнне мәктәбебездә укытучылар арасында баскетбол ярышының зона этабы узды. Бу ярышта Икшермә урта мәктәбе командасы 1нче, Сатыш урта мәктәбе командасы 2нче, Арташ төп мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды.
-
"Дуслык" лагере эшен төгәлләде 09.01.2013
9нчы гыйнварда "Дуслык" лагереның соңгы көне "Хокукларыңны бел, бурычларыңны үтә!" девизы астында узды. Иртәнге гимнастика һәм аштан соң рус теле , математика фәннәре буенча консультацияләр узды. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. оештырган хокук белемнәре буенча диспутта укучылар актив катнашып, үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан плакатлар бәйгесе узды. Атна дәвамында узган лагерь укучылар өчен күңелле һәм файдалы булды.