Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
КВН 30.10.2013

30 октябрьдә 9-11 класс укучылары арасында КВН узды. "Суалчаннар", "Яшен", "СССР" командалары 2 турда көч сынаштылар. 1нче тур "Таныш булыйк-бу без!" дип, 2нче тур "Көлке куа килә" дип исемләнде. Турлар арасында командалар концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Тамашачылар, әти-әниләр һәр чыгышны яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр. Чыгышларны бәяләгәннән соң жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде:
1 урын- "СССР" командасы
2 урын-"Суалчаннар" һәм "Яшен" командалары. КВНнан соң бию кичәсе оештырылды.
-
"Уңыш" бәйрәме 29.10.2013

29 октябрьдә 5-8 классларда "Уңыш" бәйрәме узды. Көзге муллыкны, икмәк кадерен чагылдырган чыгышлар укучылар оештырган төрле уеннар белән чиратлаштырылды.
-
Иртәнге линейка 28.10.2013

Иртәнге линейкада узган атнага йомгак ясалды, чисталык, тәртип, йөреш буенча 1нче урын алган "Чишмәкәй" һәм "Чулпан" оешмаларына вымпел тапшырылды. Шәүкәт Биктимеров исемендәге фестивальдә катнашкан укучыларга рәхмәт белдерелде.
-
Шәүкәт Биктимеров исемендәге фестиваль
26.10.2013
Саба мәдәният йортында узган Шәүкәт Биктимеров исемендәге 2нче балалар театр сәнгате фестивалендә мәктәбебезнең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче 5,6 класс укучылары "Мәрхәмәтле куян" спектакле белән чыгыш ясап, 5- 8 класс укучылары арасында 1нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Газизова Г.Р., Шафикова Г.Р. һәм барлык катнашкан укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
"Радуга добра" конкурсы
26.10.2013
26 октябрьдә Алабуга шәһәрендә узган төбәкара "Радуга добра" конкурсында 11 класс укучылары Гилазов Булат һәс Юзеева Сиринә катнашты. Булат пластик шешәләрдән вертолет, ә Сиринә тукымалардан йомшак уенчык-Үрмәкүч ясады. Аларның һәм барлык катнашучыларның уенчыклары балалар йортларына җибәреләчәк. Ике укучыбыз да Сертификатка ия булып кайттылар. Җитәкчеләре-технология укытучылары Шакирова Л.Г., Вилданов Н.М.
-
"Уңыш" бәйрәме 25.10.2013

Бүген башлангыч классларда "Уңыш" бәйрәме узды. Бәйрәмгә килгән Болыт, Кояш. Куян, Тычкан, Көз укучыларга төрле күмәк уеннар уйнаттылар, табышмаклар әйттеләр, биремнәр тәкъдим иттеләр. "Гөмбәләр эстафетасы", "Зонтиклар эстафетасы" кебек ярышларда, "Шалкан" уенында укучылар теләп катнаштылар. Яшелчәләрдән төрле әкият геройлары тудырылган күргәзмәдә балаларның фантазиясе нык чагылыш тапкан. Беркемне дә читтә калдырмаган "Уңыш" бәйрәме " барлык укучылар катнашында Әйлән-бәйлән белән тәмамланды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 22.10.2013

Дәресләрдән соң да мәктәбебездә төрле юнәлешләрдә эш дәвам итә: имтиханнарга әзерлек буенча консультацияләр, фәннәрне авырдан яки яхшы үзләштерүчеләр өчен дәресләр уза. Укучыларыбызның сәләт-мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан эшләүче түгәрәкләрдә дә балалар теләп шөгыльләнә. "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр бу көннәрдә Ш.Биктимер исемендәге фестивальдә катнашырга әзерләнәләр.
-
Корбан бәйрәме 21.10.2013

Бүген мәктәбебездә авылыбызның имам хатибы Рәис абый, ветеран укытучылар катнашына Корбан ашы узды. Укучылар Рәис абыйның вәгазьләрен, Коръән аятьләрен тыңладылар. Соңыннан Корбан ашыннан авыз иттеләр. Барыбызның да гомерләре озын, ниятләребез саф, иманнарыбыз нурлы, теләкләребез кабул булсын иде.
-
КЭС-Баскет 16.10.2013

16 октябрьдә КЭС-Баскет ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда 6 мәктәптән (Олы Кибәче, Шытсу, Сатыш, Завод-Нырты урта мәктәпләре, Арташ төп мәктәбе, Икшермә кадет мәктәбе) 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр: егетләр командалары арасында: 1 урын-Икшермә кадет мәктәбе, 2 урын-Олы Кибәче урта мәктәбе, 3 урын-Сатыш урта мәктәбе. Кызлар командалары арасында: 1 урын-Икшермә кадет мәктәбе, 2 урын-Шысу урта мәктәбе, 3 урын-Олы Кибәче урта мәктәбе.
-
Баскетбол ярышы 14.10.2013

Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү, спорт белән кызыксындыру -төп максатларыбызның берсе. 14 октябрь көнне Теләче районы Әбде урта мәктәбе командасы белән баскетбол ярышы уздырдык, мәктәбебезнең егетләр командасы җиңү яулады.








