Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
"Соңгы кыңгырау" якынлаша 22.05.2013

2012-2013нче уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Бу көннәрдә чыгарылыш класс укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнәләр. Моңсу да, шатлыклы да булган бу бәйрәмне матур итеп уздырырыга тырышалар алар. "Хуш, мәктәбем!"дип исемләнгән стена газеталары да һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек килеп чыккан. Мәктәп коллективының сезгә иң зур теләге-бәйрәмегез дә күңелле узсын, имтиханнарда да сынатмагыз!
-
"Стартуем вместе"
16.05.2013
15нче май көнне гаиләләр арасында узган "Стартуем вместе" конкурсында безнең мәктәптән Сафиннар гаиләсе катнашып 3нче урын яулады. 3 класста укучы кызлары Сөмбелә, Сиринә Зәкиҗановна, Айрат Камилович һәр бәйгедә зур җитезлек һәм осталык күрсәттеләр. Аларның гаиләләренә тигезлек, муллык телибез.
-
Экология дәресе
16.05.2013
15 май көнне мәктәбебездә экология дәресе узды. Әлеге дәрестә экологик проблемалар, тирә-юнебезне чиста тоту мөһимлеге турында аңлатылды. Дәресне биология укытучысы Ибушева Ф.Н. алып барды.
-
Татарстан Варислар Берлеге туган көненә багышланган слет
16.05.2013
16нчы майда Татарстан Варислар Берлеге туган көненә багышланган слетта катнаштык. Табигатьнең гүзәл почмагында узган бәйрәмне матур көн дә бизәде. "Барабаны играют сбор" бәйгесенең котлау открыткалары номинациясендә 7 класс укучысы Газизова Илүзә 2 нче урын, компьютер презентацияләре бәйгесендә "Ай" берлеге 2 нче урын яулады.
-
Бердәм Универсиада дәресе
15.05.2013
15 май көнне 4нче дәрес вакытында 1-11 класс укучылары катнашында Бердәм Универсиада дәресе узды. Дәрестә башкалабыз Казанда узачак Универсиада турында бик күп мәгълүмат бирелде. Дәресне физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Раил Рашитович уздырды.
-
Человек без рук, без ног
14.05.2013
14 май көнне 5-11 класс укучылары өчен (65 укучы) "Человек без рук, без ног" фильмын карау оештырылды. Зур ихтыяр көчле , максатына ирешү өчен барысын да эшләүче, кешеләрне дә көчле булырга өндәүче фильм герое Никка сокланмый мөмкин түгел. Аның хакында, ихтыяр көче һәм көчсезлек турында сөйләшүләр класс сәгатьләрендә дәвам итәчәк.
-
Бөек Җиңүгә 68 ел 09.05.2013

Быел Бөек Җиңүгә 68 ел. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Төбәк һәм Олы Кибәче авыллары һәйкәл-обелисклары янында тантаналы митинглар узды. Ике митингта да укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Укучыларның чыгышы сугыш һәм тыл ветераннарына да, авылдашларыбызга да бик ошады. Тантаналы митинг "Аҗаган" хәрби-спорт уенында район күләмендә 3нче урын алган мәктәп командасының маршировкасы белән тәмамланды.
-
Безнең теннисчылар-беренче!!! 09.05.2013

Саба районы оешмалары арасында узган өстәл теннисы ярышларында мәктәп директоры Рәлиф Ринатович, физик тәрбия укытучысы Раил Рашитович, техник хезмәткәр Сиринә Исламовна составындагы командабыз район күләмендә 1нче урын яулады. Котлыйбыз!!!
-
Бакчада язгы эшләр 07.05.2013

"Язның бер көне елны туйдыра" диелә татар халык мәкалендә. Чынлап та, яз -көзге мул уңышка нигез салу чоры. 5 май көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында җирне эшкәртү, түтәлләр ясау эшләре башланып китте. Барлык укучылар да бик тырышып эшләделәр.
-
Чишмә буйларын чистарттык 07.05.2013

Авылыбызның иң матур җирләреннән берсе-Зөлхиҗә чишмәләре. Бу чишмә тәмле суы һәм матурлыгы белән күпләрне үзенә тартып тора. 5 май көнне бер төркем укучылар педагог-оештыручы Ләлә Гыйлвановна белән бергәләп чишмә буйларны чистарттылар.








