Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Тыелган уеннар
26.09.2013
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында башлангыч класс укучылары өчен "Белергә хакым бар" интернет-дәресе узды. "Тыелган уеннар" дигән мультфильм аша начар гадәтләрнең кеше организмына никадәр зыян салуы аңлатылды. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында үз фикерләрен җиткерделәр.
-
Үз бәхетеңә киртә куйма! 26.09.2013

26.09.2013 көнне "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 9-1 класс укучылары өчен әңгәмә узды. Төбәк авылы фельдшеры Ибушева Н. Х. югары класс укучыларына наркотикларның кеше организмына ничек начар тәэсир итүе, бу яман гадәттән тулысынча котылу бик сирәк очракта гына мөмкин булуы турында сөйләде. Мөстәкыйль тормышка аяк басу алдында торган укучыларга Наилә Хөснулловнаның биргән киңәшләре бик файдалы һәм үтемле булды.
-
Эвакуация 24.09.2013

Бүген мәктәбебездә "Экстремизмга-Юк!" айлыгы планы нигезендә эвакуация уздырылды. Укучыларның төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта мәктәптән тизрәк чыгу күнекмәләрен камилләштерү максатыннан узган бу чарада МЧС вәкилләре дә катнашты. Алар укучыларга чишенү бүлмәсендә килеп чыккан янгынны "сүндерү" күренешен күрсәттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 24.09.2013

Мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. 24 сентябрь көнне узган ата-аналар җыелышында мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф., мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шафикова Г.И., район прокуроры ярдәмчесе Гаффарова Л.Г., Саба үзәк шифаханәсе анестизиологы Мортазин И.Г., участок инспекторы Хасбиев А.Ф., авыл җирлеге башлыгы Гатауллина Ф.Х. катнашты. Ата-аналар мәктәптә булган профилактика чаралары, аларның нәтиҗәлелеге, республика һәм район буенча статистик мәгълүматлар белән таныштырылды.
-
Белергә хакым бар 24.09.2013

Бүген 5-7 класс укучылары өчен "Белергә хакым бар" Интернет-дәресе уздырылды, "Территория безопасности" фильмы күрсәтелде. Әлеге чарадан укучылар наркотиклар һәм башка яман гадәтләрнең упкынга илткәнлегенә, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның уңышка юл икәнлегенә төшенделәр.Дәресне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.
-
Иртәнге линейка 23.09.2013

Бүген узган атналык линейкада атналык эшкә йомгак ясалды. "Кышкы әкият" Бөтенроссия дистанцион конкурсында 3 урын алган Шакирова Гөлназ, Шафиков Рүзәл, "Татарстан йөгереше-2013" йөгерешендә призлы урын алган укучылар Грамоталар белән бүләкләнде.
-
"Мин тормышны сайлыйм" рәсем конкурсы 23.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында рәсем һәм плакатлар бәйгесе узды.Укучылар үзләренең эшләрендә начар гадәтләр урынына сәламәт яшәү рәвеше сайлауларын, наркотикларсыз тормышның гына бәхеткә илткәнлеген чагылдырганнар.
-
Көзге кросс
21.09.2013
21 сентябрьдә район күләмендә уздырылган көзге кросста безнең мәктәп командасы 2 урын яулады. Афәрин!
-
Ярминкә-2013 21.09.2013

21 сентябрьдә Казан шәһәрендә мәгариф оешмалары катнашында көзге ярминкә оештырылды. Анда безнең мәктәп коллективы да тәҗрибә участогында җитештерелгән продукция, укучылар эшләгән кул эшләре белән сату итте.40 төрдәге товар тәкъдим ителгән палаткабыз яныннан сатып алучылар өзелмәде.
-
Татарстан йөгереше-2013
21.09.2013
Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, иң яхшы йөгерешчеләрне ачыклау максатларын күздә тотып узган "Татарстан йөгереше-2013" тә мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр актив катнашты.200, 500, 1250 м дистанцияләрендә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга Грамоталар тапшырылды.








