Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Участок инспекторы белән очрашу 12.10.2013

Бүген 9-11 класс укучылары участок инспекторы Хасбиев Айдар Фоатович белән очраштылар. Айдар Фоатович югары класс укучыларына аларның хокук һәм бурычлары турында сөйләде, ТР 71нче законы турында искәртте, начар гадәтләр урынына сәламәт яшәү рәвеше сайларга чакырды.
-
Баскетбол ярышы
11.10.2013
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында "Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйбыз" девизы белән 9 һәм 10 класс укучылары арасында баскетбол ярышы узды. 25:23 исәбе белән 9 класс командасы җиңүгә иреште.
-
Безнең бердәм Җиңү 09.10.2013

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буларак "Безнең бердәм Җиңү" Бөтенроссия проекты кысаларында тыл ветераны, күп еллар укытучы булып эшләгән Залялова Тамара Степановна белән әңгәмә уздырдык. Видеороликны махсус сайтка урнаштырдык.
-
Беренче класс укучысына мәктәпкә барырга булыш 08.10.2013

Мәктәптә "Беренче класс укучысына мәктәпкә барырга булыш" акциясе узды. Шушы темага бер эссе һәм видеоролик район конкурсына тәкъдим ителде.
-
Укытучылар көне 05.10.2013

5 октябрь -Укытучылар көне. Укучылар яраткан остазларын бәйрәм белән котлау өчен бу көнне мәктәпкә бик иртә килгәннәр иде. Урамда ук укытучыларга багышланган җырлар яңгырап тора. Кулларына чәчәк букетлары тоткан егетләр , һәрбер укытучыны бәйрәм белән котлап, актлар залына бәйрәм кичәсенә чакыралар. 10 класс һәм аларның җитәкчесе Әнисә Фәнилевна оештырган концертта бер укучы да читтә калмады дисәк тә була. Һәр класс күмәк биюләр, кызыклы мәзәкләр, матур җырлар белән укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм белән сезне, УКЫТУЧЫЛАР!!!
-
Өлкәннәрне котладык 03.10.2013

Бүген "Хореография" һәм "Күңелле сәхнә" түгәрәкләренә йөрүче укучылар Төбәк авылы һәм Олы Кибәче авылы клубларында төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне котлау кичәләрендә катнаштылар. Кунаклар аларның чыгышларын бик ошаттылар, алга таба да уңышлар теләләделәр.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан "Яшьлеккә кайту " дип исемләнгән кичә узды. Күп еллар фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар, техник хезмәткәрләр өчен бик матур концерт программасы күрсәтелде. Укучыларыбызның дәртле биюләрен күреп, матур җырларын тыңлап, кунакларыбыз кабат яшьлекләренә кайткандай булдылар. Бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, хезмәт елларындагы хатирәләрне барладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. "Рәхмәт, рәхәтләнеп күңел ачтырдыгыз, тагын шулай очрашырга язсын",-дип таралыштылар өлкәннәребез.
-
Ата-аналарга киңәшләр 28.09.2013

Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. Бүген әти-әниләргә "Ата-аналарга 10 киңәш" дигән буклетлар таратылды.
-
Налог белемнәре көне 27.09.2013

Бүген 9-11 класс укучылары катнашында Налог белемнәре көне уңаеннан дәрес узды. Олы Кибәче авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Хөсәенова Р.Р. югары класс укучыларына налоглар, аларның төрләре турында сөйләде. Җыелган налогларның нинди максатларда тотылуы турында мәгълүмат бирелде.
-
"Ватан" халык иҗаты бәйгесе 27.09.2013

27 сентябрь көнне Саба балалар иҗат үзәгендә узган "Ватан" халык иҗаты бәйгесенең хореография номинациясендә "Тамчы" бию коллективы татар халык биюе белән чыгыш ясады. 4 класс укучысы Хамидуллина Ләйлә вокал номинациясендә "Чулпан" исемле татар халык җырын башкарып, 3 урын яулады. Җитәкчеләре-өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р.








