Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Могҗизалар көне 17.06.2013

Бүгенге көн "Могҗизалар көне" дип исемләнде. Иртәнге линейка,гимнастикадан соң "Начар гадәтләрдән ерак йөр" дигән темага әңгәмә булды, видеофильм күрсәтелде. Аннан соң авыл китапханәсендә булдык. Китапханәче Гөлүсә Рамазановна "Могҗизалар кыры" уены оештырды. Көндезге аштан соң "Табигать могҗизалары" темасына аппликацияләр һәм рәсемнәр бәйгесе узды.
-
Сабам минем-туган ягым 15.06.2013

"Дуслык" лагеренда 13нче көнебез туган ягыбызга багышланды. Гадәттәгечә башланган көнебез "Шаһи" тавына экскурсия белән дәвам итте. Колхозлашу еллары белән бәйле булган бу атаманың килеп чыгу тарихы да кызыклы. Көндезге аштан соң "Нинди ул минем туган төбәгем Саба яклары" дигән темага әңгәмә узды, Саба турында видеофильм карадык, "Сабам минем-туган ягым" җырын искә төшердек. Күңелле уеннар, кызыклы әңгәмәләр, экскурсияләр белән бу көнебез дә сизелми дә узып китте.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 14.06.2013

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез Әкиятләр иленә сәяхәттә узды: әкиятләр иҗат иттек, рәсемнәр ясадык, әкиятләр сәхнәләштердек. 11.30-12.30 сәгатьләрдә чын әкияткә эләктек-"Нарат" боз сараена бардык. Җәй уртасында рәхәтләнеп бозда шууны әкият дими, ни дисең инде! Бүгенге көнебез дә бик күңелле узды!
-
Рухи мирасыбызны саклыйк 13.06.2013

Лагерьда бүгенге көнебез "Рухи мирасыбызны саклыйк" дигән тема астында узды. Пионер җырларын искә төшердек тә, Фәнил мәчетенә бардык. Анда авылыбызның имамы укучыларга вәгазьләр укыды, үгет-нәсыйхәтләр бирде.Көндезге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнап ял иттек, "Тешләреңне сакла!" дигән темага сөйләштек.
-
"Батырлар аланы" 12.06.2013

10нчы көнебез "Батырлар аланы" темасы астында узды. Гадәттәгечә иртәнге линейка, гимнастика һәм аш белән башланган көнебез Шытсу урта мәктәбендә эшләүче "Ал җилкән" лагерена йөрүче дусларыбызга сәяхәт белән дәвам итте. Анда безне бик матур чыгышлар белән сәламләделәр. Бергәләшеп "Джунглилар чакыра" уенында көч сынаштык. Кунактан кайткач, көндезге ашны ашадык та "Дәүләт символлары", "Герой якташларыбыз һәм батыр авылдашларыбыз" темасына әңгәмә узды, презентацияләр белән таныштык. Бу көн дә файдалы һәм истә калырлык булып узды.
-
"Дуслык" лагеренда 9нчы көн 11.06.2013

"Дуслык" лагеренда 9нчы көнебез дә бик күңелле узды."Ты да я, мы с тобой" дигән җыр, русча речевкалар өйрәндек. Рус теле фәне буенча белемнәрне сынау максатыннан "Угадай-ка!" викторинасы узды. "Тешләрем матур булсын дисәң" темасына әңгәмә барлык балалар өчен дә файдалы булды. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнап ял да иттек.
-
"Дуслык"та дуслык көне 10.06.2013

Сабантуйлардан соң "Дуслык" лагере үз эшчәнлеген дәвам итте. Бүген бездә чын мәгънәсендә дуслык көне булды- Шытсу урта мәктәбенең "Ал җилкән" лагеренда йөрүчеләр белән очраштык. Аларга үзебезнең сәләтебезне күрсәттек: матур җырлар җырладык, биюләр биедек. Аннан соң "Фәнил" мәчетенә экскурсиягә бардык, Зөлхиҗҗә чишмәсе буенда төрле күңелле уеннар уйнадык. Кунакларыбыз белән алга таба да аралашып торырга сүз биреп аерылыштык.
-
Йолдызлар яңгыры 07.06.2013

Бүгенге көнебез "Йолдызлар яңгыры" дип исемләнде. "Иң оста биюче"ләр: Сафина Сөмбелә, Хабибуллина Таңсылу, Шафиков Рүзәл, Шавалиева Гөлназ, Шакирова Гөлназ, Каримова Руфинә, Минниязова Диләрә, Гарипов Фәннур , "Иң оста җырчы" лар-Шарипова Эльвина һәм Инзилә, Хамидуллина Ләйлә, Гафиятова Илзия, "Иң оста сөйләүче"ләр -Каримова Рузинә, Шарафиева Тәслимә. Көндезге аштан соң узган "Зәлидә" уены җиңүчесе булып Каримова Руфинә танылды. Ямьле җәйнең бу көне дә бик күңелле узды.
-
Рус теле көне 06.06.2013

"Дуслык" лагеренда 6нчы көнебез "Кошлар-безнең дусларыбз" темасы астында узды. Кошлар, аларның файдасы, төрләре турында презентация карагач, "Миллионер буласым килә" дигән интеллектуаль бәйге уздырылды. Кошлар турында иң күп белүче укучылар ачыкланды. Көндезге аштан соң Рус теле көне уңаеннан "О великий, могучий русский язык" темасына викторина узды: рус телен, аның грамматикасын , сүзлек составын иң яхшы белүчеләр билгеләнде. Әлеге викторинада Шакирова Гөлназ, Халиуллин Әмир, Галиахметова Зәринә, Гарипов Фәннур иң күп балларны җыйдылар. А.С.Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр бәйгесендә дә укучылар актив катнаштылар. Рәсемнәреннән Пушкин әкиятләрен бик яратканлыклары күренеп тора. Бәйгенең җиңүчеләре: Фатихов Илфир, Гарипов Фәннур, Исмагилов Ислам, Хабибуллина Таңсылу, Шарипова Эльвина, Халиуллин Әмир, Гайнетдинова Адилә. Бу эшләр "Читая А.С.Пушкина" Бөтенроссия бәйгесенә җибәрелде. Аннан соң "Галстучная страна" җырын өйрәндек, хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Чишмәләр чакыра 05.06.2013

Лагерьның 5нче көне "Чишмәләр чакыра" дип исемләнде. Чишмәләр турында презентация карау оештырылды, "Песня о дружбе" җыры өйрәнелде. Авылыбыздан хәйран читтә урнашкан "Басыйр" чишмәсенә барып, аның тирәсен чистартып кайттык, күңелле уеннар уйнадык. Көндезге аштан соң "Беренче ярдәм. Кызу какканда, борын канаганда, киселгәндә, канаганда, сынганда беренче ярдәм күрсәтү ысуллары" дигән темага сөйләшү узды. Аннан соң "Иң яхшы меню" бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә Каримова Руфинә, Шакирова Гөлназ җиңүче булдылар.








