Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Экстремизмга-ЮК!"
03.09.2013
Бүген һәр класста "Экстремизмга-Юк!" дигән темага класс сәгатьләре узды. Югары класс укучыларының экстремизм, терроризм төшенчәләре буенча белемнәре ныгытылса, башлангыч класс укучыларына әлеге тема буенча күп мәгълүмат бирелде.
-
РФ Конституциясенә 20 ел 02.09.2013

Бүген барлык классларда РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган дәресләр узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2013

1 сентябрь-Белем бәйрәме. Мәктәбебездә 2013-2014нче уку елында 94 укучы белем алачак. Шуларның 9ы мәктәпкә тәүге адымнарын атлый. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа уку елында яңа уңышлар, саулык, җан тынычлыгы телибез.
-
Экологик өмә 31.08.2013

Җәйге каникулның соңгы көне экологик өмә белән төгәлләнде. Бүген укытучылар, техник хезмәткәрләр катнашында Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында узган чарада мәктәп тирәсе тагын бер кат тәртипкә китерелде, мәктәп яны тәҗрибә участогында түтәл аралары эшкәртелде.
-
Август киңәшмәсендә 23.08.2013

Бүген районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Узган уку елына нәтиҗәләр ясалып, алдагы уку елына бурычлар билгеләнүче киңәшмәдә мәктәбебез китапханәчесе Мубаракзянова Кадрия Шаһимәрдән кызы күп еллык хезмәте өчен район мәгариф бүлеге Мактау грамотасы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Рәсимә Рафиковна РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Раил Рашитович өстәмә белем бирү педагогы буларак нәтиҗәле хезмәте өчен премия белән бүләкләнде. 2013нче Экологик культура, әйләнә тирә мохитне саклау елы һәм Казан шәһәрендә узган Универсиадага багышланган күргәзмәбез район мәктәпләре арасында 1нче урынга лаек булды. 2013-2014нче уку елы да шундый матур нәтиҗәләр белән сөендерсен иде.
-
Каникулның соңгы көннәре 21.08.2013

Җәйге каникулның узганы сизелмәгән дә. Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калды. Бу көннәрдә укытучылар предметлар буенча узган секция утырышларында тәҗрибә уртаклашып, яңалыклар белән танышсалар, укучылар дәреслекләр ала башладылар.
-
Гөлләр иле 05.08.2013

Мәктәбебез тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.
-
Август башланды
01.08.2013
Җәйге каникулның 3нче аен башлап җибәрдек. Бүгенге көннән 7 укучыбыз ООО "Саба" 1нче "Сатыш" филиалында хезмәт куя башлыйлар. 2 укучыбыз "Кояшкай" лагереның 2нче сменасында ял итсә, 2 укучыбыз бадминтон буенча җыенда.
-
Яңа уку елына әзерләнәбез 30.07.2013

Җәйге каникулның 2нче ае да тәмамланып килә. Бу көннәрдә мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек эшләре бара: капка-коймалар буяла, кабинетларда, спорт залында буяу эшләре башкарыла. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп 2013-2014нче уку елын башлап җибәрергә әзер булсын өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.
-
Җәйге каникул дәвам итә 21.07.2013

Күңелле җәйге каникул дәвам итә. Бүгенге көндә 2 укучыбыз "Кояшкай" лагереның техник иҗат атнасында ял итә. Калган балалар да ялларын файдалы һәм кызыклы уздыралар.Җиләк җыеп ,су коенып көннәрнең узганы сизелми дә.








