Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бигрәк тәмле бәрәңге. 26.09.2016 Ни дисәң дә, бәрәңгедән башка табынны күз алдына да китереп булмый. Шуңа, кыш көнен тәмле бәрәңге ашыйсың килә икән, аны утыртырга, үстерергә һәм, әлбәттә, алырга кирәк. Мәктәп бакчасы бүген гөрләп торды. Укучылар,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып бәрәңге уңышын җыйдылар.

- Җәйге спартакиада. 24.09.2016 22нче сентябрь көнне укытучыларның җәйге спартакиадасы үткәрелде. Укытучылар күп төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Йөгерү буенча Шамсутдинова Илзия 2нче, Газизҗанова Гөлнур Вакыйф кызы 3нче урынны алды. Уңышларыгыз белән сезне!
- Көзге кросс-2016 24.09.2016 Мәктәптә көзге кросс-2016 үткәрелде. Укучылар әлеге ярышта бик теләп катнаштылар.
-
"Зеленая Россия"акциясе 24.09.2016

Мәктәптә "Зеленая Россия" акциясе узды. Укучылар мәктәп территориясен җыештырдылар, агачлар утырттылар.
-
Сайлауда катнаштык. 18.09.2016

18нче сентябрь көнне мәктәп Думасына депутатлар сайладык.
Сайлау оешкан төстә үтте.
-
Юбилеең белән!!! 16.09.2016 Бүген мәктәптә газоператор булып эшләүче Сәмигуллин Әмир Шамил улының 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән Туган көне белән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, тигез озын гомер,шатлыклы көннәр телибез. Котлы булсын юбилеең, Озак яшә, бул син бәхетле. Янабызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Көлеп кенә озак яшә, Тазалык, байлык белән Туганнарың, дус-ишләрең, Гомүмән, безнең белән.

-
Единый урок "Культурный дневник школьника" 16.09.2016

"Культурный дневник школьника". Библиотекарь Два Поля Арташской сельской
библиотеки и билиотекарь школы совместно с учителями начальных классов провели
Единый урок культуры. В начале урока выступила ЗДВР Гаянова В.Н. Учитель начальных классоов
Валиева Э.М. рассказала детям, что из себя представляет "Культурый дневник школьника", о
правилах ее заполнения и по каким номинациям будут определены победители. Библиотекарь
школы организовала выставку книг и рассказала детям о культурных местах района и
предложила посещать. В конце урока прошло вручение "Культурных дневников школьника"
каждому ученику.
-
#Моя7Я 16.09.2016

Бүген көзге яхшылык атнасы кысаларында "Минем гаиләм"
темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Тәрбия сәгатендә
гореф-гадәтләргә, гаилә традицияләренә,буыннар бәйләнешенә
басым ясалды. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында гаилә эмблемаларын ясадылар.
-
"Көчле Татарстан" 15.09.2016

Бүген көзге яхшылык атнасы кысаларында
физик тәрбия укытучылары укучылар белән
"Күңелле стартлар" уены үткәрде.
-
ТВБ ның туган көне.Без варислар булдык. 15.09.2016

15нче сентябрь көнне мәктәптә 5нче сыйныф укучыларын Вариска алу сборы үткәрелде. Сборга әзерлек эшләре алдан алып барылды. Татарстан варислары берлегенең тарихы,законнары,биеклекләре,шигырьләр,җырлар өйрәнелде. Укучылар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр. Укучылар, сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәбез. Акыллы булыгыз,тырышып укыгыз,сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз.











