Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Кояшкай"да 10нчы көн. Шәхси гигиена турында сөйләшәбез. 11.06.2016 Күңелле яллар дәвам итә. Бүген "Тамчы - шоу", Авылыбыз фельдшеры Кәримова Ф.Р. белән "Шәхси гигиена" турында әңгәмә һәм бадминтон ярышы үткәрелде.

-
"Кояшкай"да 9нчы көн. Көчлеләр,кыюлар,җитезләр" 10.06.2016

Лагерьның бүгенге көне иртәнге гимнастика белән башланды. Аннан соң "Җиләк-җимеш,витаминнар"турында әңгәмә үткәрелде. "Ромашка" һәм "Күбәләк"командалары арасында спорт ярышлары үткәрелде. Укучыларга бу көн ошады. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкай"да 8нче көн. ГТО атналыгы башланды. 09.06.2016

Бүгенге көнебез сәламәтлекне ныгыту максатыннан, көне буена күңелләребез шат булсын диеп, иртәнге зарядкадан башланды. Тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелгән "Сәламәт булыйм дисәң - чынык!" спорт чарасында катнаштык, күңелле уеннар уйнадык. Җанбай чишмәсенә сәяхәт тә күңелләрдә матур уйлар калдырыр. Без сине яратабыз "Кояшкай"!
-
ОГЭ - 2016 09.06.2016

Бүген укучыларыбыз биология,география һәм тарих фәннәреннән ОГЭ тапшырырга китте. Аларга уңышлар телибез.
-
"Кояшкай"да 7нче көн. Без әкият яратабыз. 08.06.2016

Бүгенге көнебез иртәнге гимнастикадан башланып китте, "Без - табигать баласы" викторинасы белән дәвам итте. Викторинадан соң "Әкиятләр иленә сәяхәт" үткәрелде. Балалар күңелле ял иттеләр.
-
"Кояшкай"да 6нчы көн. "Без тынычлык телибез" 07.06.2016

Балаларның җәйге яллары дәвам итә. Бүген лагерьның 6нчы көне. Иртәнге аштан соң балалар "Салкын чишмә аланына" сәяхәткә бардылар, аннан соң "Без тынычлык телибез"темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Лагерь үзенең эшен хәрәкәтле уеннар белән тәмамлады.
-
"Кояшкай"да 5нче көн. Табигатьне өйрән һәм сакла. 06.06.2016

Бүген балалар белән "Табигатьне өйрән һәм сакла!" темасына әңгәмә үткәрелде, "Безнең сулыкларыбыз" темасына ике отряд та бик матур проект эше башкарды. Төшке аштан соң балалар саф һавада төрле уеннар уйнадылар.
-
"Кояшкай"да 4нче көн. Табышмаклар кичәсе. 05.06.2016 Лагерьда экология атналыгы дәвам итә. Табигатькә экскурсия, табышмаклар кичәсе балалар күңеленә бик хуш килде. Саф һавада хәрәкәтле уенннар балаларыбызның сәламәтләген яхшырткандыр.

-
"Кояшкай"да 3нче көн. Табигатькә экскурсия. 03.06.2016

Күңелле көннәр дәвам итә. Бүген иртәнге якта туган якка сәяхәткә бардылар."Тылсымлы куллар" дәресендә балалар төрле әйберләр иҗат иттеләр. Гомумән алганда, балаларга лагерь ошый, бик теләп йөриләр.
-
"Кояшкай"да 2нче көн. Әйдәгез дус булыйк! 02.06.2016

Лагерь иртәнге гимнастика белән башланып китте. Бу атна - экология атналыгы дип игълан ителде. Балаларга "Экологик дәрес-презентация" үткәрелде. Аннан соң Чишмә буена сәяхәткә бардылар, дару үләннәре җыйдылар. Көннең икенче яртысында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.











