Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
15 май - Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне 16.05.2016

Бүген мәктәбебездә Думаның мәгълүмат комитеты озын тәнәфестә укучыларны
Татарстан Республикасында 15 май - СПИД тан үлгән кешеләрне искә алу көне
уңаеннан билгеләнеп үтелүе турында мәгълүмат бирде. 10-20 май аралыгында
барлык медицина оешмаларында " Үзеңне тикшер! - язгы тестлар үткәрү атналыгы "
акциясе үткәрелүен әйттеләр. Спорт комитеты "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы
белән укучыларга эмблемалар ясаттылар.
-
ВПР по русскому языку 14.05.2016

В 4 классе прошла Всероссийская проверочная работа по русскому языку. Учащимся 4 класса ещё предстоит выполнить работу по предметам математика и окружающий мир.
-
Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2016

Хөрмәтле укытучылар,укучылар! Сезне Бөек Жиңү Көне белән тәбрик итәбез. 71 ел элек дөнья тарихында күпме канлы эзләр, күпме күз яшьләре калдырган Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Җиңү көне – һәркайсыбызга якын, кадерле бәйрәм. Шушы якты матур көннәрдә барыгызга да сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч көннәр телибез.
-
Җиңү көненә багышланган митинг. 08.05.2016

Бүген, 8 май көнне, Олы Арташ төп мәктәбендә 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары,авыл җирлеге башлыгы, авылда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары катнашты. Илебез күгендә тынычлык урнашуына быел 71 ел тула. Укучылар көче белән әзерләнгән чара тәкъдим ителде. Мөхтәрәм өлкәннәребезне мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы тәбрикләде. Ул 9 Майның бөек хәтер көне булуын ассызыклады, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннарны Арташ авылы җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы котлады. Бәйрәм чарасы мәктәп ашханәсендә бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
-
Тормыш иминлеге нигезләреннән ачык дәрес 30.04.2016

Бүген тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дәүләтгәрәев З.С.
Икшермә гадәттән тыш хәлләр оешмасы начальнигы Сәләхиев Ф.Ф.
катнашында ачык дәрес үткәрде.
-
Инфекцияләргә каршы көрәшик! 29.04.2016

Бүген мәктәпнең балалар думасы мәгълүмат комитеты
"Инфекцияләргә каршы көрәшик!" исеме белән плакат
эшләде. Укучыларны прививка ясатудан курыкмаска
һәм аларны вакытында ясатырга кирәклегенә өндәде.
-
Европа иммунлаштыру атналыгы дәвам итә 28.04.2016

Мәктәбебездә Европа иммунлаштыру атналыгы дәвам итә. Олы Арташ
авылы фельдшеры Каримова Ф.Р. укучылар белән әңгәмә уздырды, төрле
инфекцион авыруларны кисәтүдә прививкаларның әһәмияте турында сөйләде.
-
Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел 27.04.2016

Бүген Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел
уңаеннан мәктәбебездә агачлар утырту, чишмәләрне чистарту акцияләре оештырылды.
-
"Үзебезне инфекцияләрдән саклыйк" 26.04.2016

Бүген барлык класс почмакларына "Үзебезне инфекцияләрдән саклыйк"
девизы астында төрле инфекцияләрдән белешмәлекләр эшләп куйдылар.
- "Сүнмәс йолдыз" 26.04.2016 Бүген зур бәйрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Укытучы һәм укучылар иртән мәктәпкә "Син Тукайны беләсеңме"викторина сорауларына җавап биреп керделәр. Тукай иҗатына,аның әкиятләренә багышланган видеоязмалар карау, җырлар тыңлау,"Сүнмәс йолдыз" исемле әдәби кичә укучлар күңелендә озак сакланыр.











