Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Экстремизмга - юк!" 03.09.2016

Бүген мәктәбебездә "Экстремизмга - юк!"дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Сыйныф
җитәкчеләре бу дәресне соңгы 13 ел эчендә Рәсәйдә булган тетрәндергеч вакыйгаларга
бәйле материаллар, документаль хроникалар әзерләп үткәрделәр. Укучылар соңгы
вакытта Украинада барган вакыйгалар, "терроризм", "экстремизм" төшенчәләре белән
таныштылар. Һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен
хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Өстәмә белем бирү эшчәнлеге
02.09.2016
Бүгеннән мәктәбебездә өстәмә белем бирү буенча "Оста куллар",
һәм "Көрәш" түгәрәкләре үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.
Бу уку елында укучыларыбыз 5 түгәрәктә шөгыльләнәчәкләр.
Алар "Оста куллар", "Изобретательство",
"Көрәш", "Бадминтон" һәм "Хореография" түгәрәкләре.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2016

Олы Арташ төп мәктәбендә Белем бәйрәме укучылар, укытучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр күңеленә яңадан-яңа энергия, күңел көрлеге өстәде. Белем көнендә сүз алып, укучылар, укытучыларга изге теләкләрен җиткергән мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы, район профсоюз оешмасы рәисе Дания Мулланур кызы, мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Фәрит кызы, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы сүзләренә кушылып, "Хәерле сәгатьтә хөрмәтле укытучыларыбыз, укучыларыбыз. Яңа 2016-2017нче уку елы мөбарәк булсын!" - диясе килә.
-
Без Татарстан командасында! 01.09.2016

Бүген беренче тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре
укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше, ГТО, турында
сөйләштеләр. Укучылар сәламәт кешенең портретын төзеделәр,
видеофильмнар карадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.09.2016

Бүген беренче ата-аналар җыелышы үткәрелде.Мәктәп директоры әти-әниләрне
2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елы бурычлары белән таныштырды.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаянова В.Н.сулыклар янында саклану чаралары,
җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен юлда йөрү кагыйдәләре, укучыларның киемнәрендә ут яктырткычлар булу,
грипптан саклану чаралары һәм алдан вакцинация ясату турында чыгыш ясады.
-
Яңа уку елы котлы булсын! 31.08.2016 Кеше гомере мәктәп юлы аша, Моңлы бер җыр кебек сузыла. Белем сукмакларын яра - яра Киләчәккә юлы сызыла. Кадерле укытучылар,укучылар,нәни дусларыбыз! Сезнең барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш - казанышлар, нык сәламәтлек телибез. Һәр дәрес укучыларга яңа белем - күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде. Яңа уку елы мөбарәк булсын!

-
Шахмат ярышында уңышларыбыз
21.07.2016
Шәмәрдәндә үткәрелгән шахмат ярышында Галимуллин Илгизәр Шамил улы 1нче,3нче сыйныф укуысы Ахметов Искәндәр 3нче урынны алды. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
- Дару үләннәре тапшырдык. 19.07.2016 19нчы июль көнне дару үләннәре тапшырдык. Барлык укучылар да актив катнашты. Бик зур рәхмәт.
- Галим рухы шат булсын. 5нче Әбрар Кәримуллин укулары. 15.07.2016 Галим,зыялы шәхесләр үзләре вакытыннан соң да, туган ягына,туган авылына үзе кебек затлы халыкны җыя икән. Димәк, милләтеңә фидакарьләрчә хезмәт итү эзсез югалмый. ТР Милли китапханәсе, мәшһүр галим, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышлап, 15нче июль көнне Саба районы Чәбия Чүрчи авылында "5нче Кәримуллин укулары" Халыкара фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде. Татар теле укытучылары Шиһабиева Ф.Ә. һәм Дәүләтова И.Г. әлеге укуларда катнашты
- Бакчада эш гөрли. 29.06.2016 Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтәләр. Укытучы күрсәтмәләре буенча балалар түтәлләрдән чүп утау, яшелчәләргә су сибү, түтәлләрне йомшарту, виктория җиләге җыю белән шыгыльләнәләр. Бакчаны карап, тәрбияләп торган очракта гына көзен мул уңыш җыеп алырга була.











