Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Кояшкай"да 17нче көн.Башкалабыз Казанга сәяхәт. 20.06.2016

20нче июнь көнне безнең мәктәп укучылары башкалабыз Казанга сәяхәткә барды. Иң элек fan24клубына бардык. Анда барлык уеннарда бик теләп уйнадык. Шуннан соң Кол Шәриф мәчетенә юнәлдек. Сәяхәтебезне "Набережная" ял паркы белән тәмамладык. Башкалабызның гүзәл урыннары бездә горурлану хисләре уятты. Бу сәяхәт укучыларыбыз күңелендә озак еллар матур хатирә булып сакланыр.
-
Без Кол Шәриф мәчетендә. 20.06.2016

-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында. 20.06.2016

-
"Кояшкай"да 16нчы көн. Батырлык турында сөйләшәбез. 18.06.2016

Лагерьда хәрби - патриотик атналык дәвам итә. Шул уңайдан "Батыр кем ул?"дигән әңгәмә үткәрелде. Укучылар ГТО тапшырдылар.Төшке аштан соң саф һавада төрле уеннар уйнадылар. ГТОда җиңүчеләр: Каюмов Нияз,Валиева Алсу,Галимуллин Фаяз,Закирова Ләйлә.
-
"Без наркотикларга каршы!" 18.06.2016

"Наркотикларсыз тормыш"акциясе башланып китте. "Кояшкай"лагерына йөрүче укучылар "Без наркотикларга каршы!"дигән темага багышланган рәсем конкурсында катнаштылар.
-
"Кояшкай"да 15нче көн. Хәрби - патриотик атналык башланды. 17.06.2016

Лагерьның унбишенче көне балалар өчен бик мавыктыргыч һәм кызык узды. Без бүген туган илебезнең тарихын искә төшердек. Иртәнге аштан соң «Бөек Җиңүгә – 71ел» дигән темага рәсем ясадык.Төшке аштан соң бадминтон, саф һавада уеннар уйнадык. Рәсем конкурсында җиңүчеләр: 1урын-Ахмадуллин Ришат,Закирова Ләйлә; 2урын-Ахунова Гөлназ; 3урын-Мөхәммәтҗанов Самат;
-
Олы Арташ төп мәктәбе укучылары "Саба дулкыннары"нда 16.06.2016

Буген "Саба дулкыннары" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында безнең мәктәп укучылары чыгыш ясады. Укучылар мәктәп турында сөйләделәр. Тапшыру матур җырлар белән үрелеп барды.
-
"Кояшкай"да 14нче көн.Без яраткан уеннар. 16.06.2016

Бүген көнебезне яраткан уеннарыбыздан башладык. "Юлда йөри беләсеңме?"дигән темага багышланган әңгәмә дә балалар өчен бик әһәмиятле булды. Соңыннан Ике басу Арташ авылы китапханәсенә экскурсиягә бардык.
-
"Кояшкай"да 13нче көн. Балыкчылар ярышы. 15.06.2016

"Кояшкай"лагеры 13нче көнен эшли. Балалар бик яратып йөриләр.Бүген балык тоту буенча ярыш үткәрелде. Иң беренче,иң олы балык тотучы -Төхбәтуллин Инсаф; Иң күп балык тотучы - Гаянов Илүс; Иң кечкенә балык тотучы - Кәримова Гөлия; "Җәйге мизгелләр"темасына рәсем ясау конкурсында Мөхәммәтҗанов Самат һәм Закирова Ләйлә җиңүче булды. Көннең икенче яртысында футбол уйнадык. Без яратабыз сине,Лагерь!!!
-
ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ для детей, подростков и их родителей 15.06.2016












