Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җиңү көненә багышланган митинг. 08.05.2016

Бүген, 8 май көнне, Олы Арташ төп мәктәбендә 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары,авыл җирлеге башлыгы, авылда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары катнашты. Илебез күгендә тынычлык урнашуына быел 71 ел тула. Укучылар көче белән әзерләнгән чара тәкъдим ителде. Мөхтәрәм өлкәннәребезне мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы тәбрикләде. Ул 9 Майның бөек хәтер көне булуын ассызыклады, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннарны Арташ авылы җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы котлады. Бәйрәм чарасы мәктәп ашханәсендә бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
-
Тормыш иминлеге нигезләреннән ачык дәрес 30.04.2016

Бүген тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дәүләтгәрәев З.С.
Икшермә гадәттән тыш хәлләр оешмасы начальнигы Сәләхиев Ф.Ф.
катнашында ачык дәрес үткәрде.
-
Инфекцияләргә каршы көрәшик! 29.04.2016

Бүген мәктәпнең балалар думасы мәгълүмат комитеты
"Инфекцияләргә каршы көрәшик!" исеме белән плакат
эшләде. Укучыларны прививка ясатудан курыкмаска
һәм аларны вакытында ясатырга кирәклегенә өндәде.
-
Европа иммунлаштыру атналыгы дәвам итә 28.04.2016

Мәктәбебездә Европа иммунлаштыру атналыгы дәвам итә. Олы Арташ
авылы фельдшеры Каримова Ф.Р. укучылар белән әңгәмә уздырды, төрле
инфекцион авыруларны кисәтүдә прививкаларның әһәмияте турында сөйләде.
-
Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел 27.04.2016

Бүген Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел
уңаеннан мәктәбебездә агачлар утырту, чишмәләрне чистарту акцияләре оештырылды.
-
"Үзебезне инфекцияләрдән саклыйк" 26.04.2016

Бүген барлык класс почмакларына "Үзебезне инфекцияләрдән саклыйк"
девизы астында төрле инфекцияләрдән белешмәлекләр эшләп куйдылар.
- "Сүнмәс йолдыз" 26.04.2016 Бүген зур бәйрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Укытучы һәм укучылар иртән мәктәпкә "Син Тукайны беләсеңме"викторина сорауларына җавап биреп керделәр. Тукай иҗатына,аның әкиятләренә багышланган видеоязмалар карау, җырлар тыңлау,"Сүнмәс йолдыз" исемле әдәби кичә укучлар күңелендә озак сакланыр.
-
"Безопасное колесо" 25.04.2016

23нче апрель көнне район күләмендә "Безопасное колесо" ярышы үткәрелде. Мәктәп командасы "Юл кагыйдәсен иң яхшы белүчеләр" номинациясендә 1нче урынны алды. Аерым ярышларда Миннегулова Динә 1нче, Гарипова Рания 2нче, Зиннатов Расим 2нче урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Европейская неделя иммунизации 25.04.2016

В школе начался Европейская неделя иммунизации.
Сегодня во всех классах классные часы проводились
по теме "Мы прививок не боимся, от болезни защитимся"
-
Георгий лентасы 23.04.2016

Мәктәбебездә Җиңү бәйрәменә әзерлек башланды.
Башлангыч сыйныф укучылары бүген рәсем укытучысы
Хабибрахманова Г.Ш. белән берлектә Георгий лентасы ясадылар.











