Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Кояшкай"да 12нче көн. Күңелле стартлар. 14.06.2016

Көнебез иртәнге гимнатикадан башланды. Ашаганнан соң Сабага театр карарга бардык.Т.Миңнуллинның "Әйт әле, Күбәләк" театры һәммәбезгә дә бик ошады. Көннең икенче яртысында "Күңелле стартлар"булды. "Ромашка" һәм "Күбәләк" командалары 15 турда көч сынашты. Җиңү "Ромашка"отрядына елмайды.
-
"Кояшкай"да 11нче көн. "Спортны беләсеңме?"викторина 13.06.2016

Лагерьның 11нче көне балалар өчен бик мавыктыргыч һәм кызык узды. Без бүген "Спортны беләсеңме?"дигән темага викторина үткәрдек. Ике команда да үзләренең белемле булуларын күрсәтте. "Күңелле стартлар" да барлык балалар да актив катнашты. Төшке аштан соң «Минем авырлыгым,минем озынлыгым» дип аталган отряд сәгате уздырдык. Балалар үзләренең сәламәтлекләре турында бик матур итеп сөйләделәр.
-
ОГЭ - 2016. Уңышларыгыз белән! 12.06.2016

Бу көннәрдә 9нчы сыйныф укучыларының математика һәм рус теле фәннәреннән ОГЭ нәтиҗәләре билгеле булды. Укучыларның барысы да имтиханнарын тапшырган. Уңышларыгыз белән сезне укучылар һәм укытучылар!
-
"Кояшкай"да 10нчы көн. Шәхси гигиена турында сөйләшәбез. 11.06.2016 Күңелле яллар дәвам итә. Бүген "Тамчы - шоу", Авылыбыз фельдшеры Кәримова Ф.Р. белән "Шәхси гигиена" турында әңгәмә һәм бадминтон ярышы үткәрелде.

-
"Кояшкай"да 9нчы көн. Көчлеләр,кыюлар,җитезләр" 10.06.2016

Лагерьның бүгенге көне иртәнге гимнастика белән башланды. Аннан соң "Җиләк-җимеш,витаминнар"турында әңгәмә үткәрелде. "Ромашка" һәм "Күбәләк"командалары арасында спорт ярышлары үткәрелде. Укучыларга бу көн ошады. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкай"да 8нче көн. ГТО атналыгы башланды. 09.06.2016

Бүгенге көнебез сәламәтлекне ныгыту максатыннан, көне буена күңелләребез шат булсын диеп, иртәнге зарядкадан башланды. Тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелгән "Сәламәт булыйм дисәң - чынык!" спорт чарасында катнаштык, күңелле уеннар уйнадык. Җанбай чишмәсенә сәяхәт тә күңелләрдә матур уйлар калдырыр. Без сине яратабыз "Кояшкай"!
-
ОГЭ - 2016 09.06.2016

Бүген укучыларыбыз биология,география һәм тарих фәннәреннән ОГЭ тапшырырга китте. Аларга уңышлар телибез.
-
"Кояшкай"да 7нче көн. Без әкият яратабыз. 08.06.2016

Бүгенге көнебез иртәнге гимнастикадан башланып китте, "Без - табигать баласы" викторинасы белән дәвам итте. Викторинадан соң "Әкиятләр иленә сәяхәт" үткәрелде. Балалар күңелле ял иттеләр.
-
"Кояшкай"да 6нчы көн. "Без тынычлык телибез" 07.06.2016

Балаларның җәйге яллары дәвам итә. Бүген лагерьның 6нчы көне. Иртәнге аштан соң балалар "Салкын чишмә аланына" сәяхәткә бардылар, аннан соң "Без тынычлык телибез"темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Лагерь үзенең эшен хәрәкәтле уеннар белән тәмамлады.
-
"Кояшкай"да 5нче көн. Табигатьне өйрән һәм сакла. 06.06.2016

Бүген балалар белән "Табигатьне өйрән һәм сакла!" темасына әңгәмә үткәрелде, "Безнең сулыкларыбыз" темасына ике отряд та бик матур проект эше башкарды. Төшке аштан соң балалар саф һавада төрле уеннар уйнадылар.











