Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Чыгарылыш кичәсе. Хәерле Юл сезгә! 26.06.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Тантана күңелле концерт программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында мәктәп директоры Г.В.Газизҗанова барлык укучыларга матур теләкләр теләп, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти – әниләр, укучылар мәктәп дирекциясенә, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Алда сезне мавыктыргыч яңа дөнья көтә. Ул бераз куркыта да, үзенә дәшеп кызыктыра да. Барыгызга да алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Хәерле Юл сезгә!
-
Әти -әниләр җыелышы. "Җәйге чорда - балалар куркынычсызлыгы" 26.06.2016

Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме –барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй – хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул.Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам һәркемне үзенә дәшә. Әз генә саксызлык күрсәтү дә гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин. Җәйге чорда балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр ата-ананың иң зур бурычларыннан берсе.Шул уңайдан мәктәптә әти - әниләр җыелышы үткәрелде. Анда МЧС хезмәткәре Сәләхиев Ф.Ф. катнашты. Ул җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты:
- Таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә;
- Шырпы белән уйнамаска;
- Сәгать 11дән соң урамда балаларны үзләрен генә йөртмәскә;
- Сулыклар янына өлкәннәрдән башка бармаска, рөхсәт ителгән җирләрдә генә коенырга;
Укытучылар тарафыннан инструктажлар үткәрелде, ата-аналар җәйге чорга балаларның иминлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, имзалар куйдылар. Әле җәйнең бер генә ае үтте. Алда тагын ике ай вакыт бар. Күз карасыдай кадерле балаларыбызның тормыш иминлеген кайгыртыйк, аларны игътибардан читкә җибәрмик. Ә балаларга, яшүсмерләргә әйтәсе килгән теләгебез: тыелган җимеш татлы була дигән гыйбарәне онытып, кыласы һәр гамәлегезне уйлап эшләсәгез, өлкәннәрнең үгет-нәсихәтләренә колак салсагыз, үзегезнең эне-сеңелләрегезгә дә күз-колак булсагыз иде. Каникулларыгызны хәвеф-хәтәрләрсез генә үткәрергә язсын.
-
"Кояшкай"да 21нче көн. Рәхмәт сиңа,"Кояшкай" 24.06.2016

Олы Арташ төп мәктәбе каршында эшләп килгән "Кояшкай"сәламәтләндерү лагеры үз эшен төгәлләде. Балалар бу көннәрдә рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле спорт уеннарында катнашып,киләсе уку елына сәламәтлекләрен ныгытып, белем нигезләрен ныклап үзләштерергә көч тупладылар.
-
Мин сәламәтлек яклы! 24.06.2016

"Наркотикларсыз тормыш"акциясе дәвам итә. Шул уңайдан укучыларыбыз "Я выбираю жизнь" темасына буклет эшләделәр,видео - дәрес карадылар.
-
Дару үләннәре җыябыз. 23.06.2016

Каникулда укучылар файдалы эш белән шөгыльләнәләр - дару үләннәре җыялар. Халык: "Үсемлекләр безне ашата, эчертә,дәвалый",-дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә.Дару үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. Табигать безнең сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.
-
Будь здоровым! Танцуй! 23.06.2016

Бүген лагерьда "Будь здоровым! Танцуй!"акциясе үткәрелде. Укучылар лозунглар әзерләп, сәламәт яшәү рәвеше буенча пропаганда алып бардылар.Барысы бергә флэш - моб биеделәр.
-
"Кояшкай"да 20нче көн. Туган ягыбыз буйлап сәяхәт. 23.06.2016

Без бүген походка бардык. Табигатьнең матурлыгына сокландык, кошлар сайравын тыңладык, төрле дару үләннәре җыйдык. Соңыннан барыбыз бергә кызыклы уеннар уйнадык. Кайтканда барыбызның да кәефләре күтәренке иде. Сәяхәт хатирәсе безнең күңелләрдә озак сакланыр әле.
-
"Кояшкай"да 19нчы көн. "Хәтер шәме"акциясе. 22.06.2016

22нче июнь... Кешелек тарихында кара хәрефләр белән язылып куелган көн.
Моннан 75 ел элек илебезгә кара кайгы килде. Бөек Ватан сугышы башланды.
Күпме кешенең каны коелды, гомере өзелде.
71нче ел тыныч тормышта яшибез. Безнең азатлык өчен гомерләрен корбан иткән
авылдашларыбызны онытмаска тырышабыз. Бүген дә һәйкәл янына килдек, һәлак
булганнарны искә алдык.
Укучылар белән "Хәтер шәме"акциясе, "Сез һәрчак истә"плакат конкурсы үткәрелде.
-
Саба мәдәният хезмәткәрләре бездә кунакта. 22.06.2016

22нче июнь көнне Саба мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу булды. Алар балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләп килгәннәр.Балалар белән бергә төрле уеннар, ярышлар үткәрделәр, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге чара һәммәбезгә дә бик ошады. Аларга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
-
"Кояшкай"да 18нче көн.Үткәнебезне онытмыйк. 21.06.2016

Бүгенге көнебез Әфган сугышында һәлак булган Язлы Арташ егете Фердинант Шәйдуллинга багышланды. Аңа багышлап"Үткәнебезне онытмыйк"исемле кичә үткәрелде. Соңыннан аның истәлегенә волейбол ярышы булды. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме,онытылмас эшләре,якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен.











