МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Бүген "Россия коне"!
12.06.2018
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
"Чишмәкәй" лагеренда тормыш кайный
07.06.2018
Әле кичә генә башланган иде кебек, инде "Чишмәкәй" лагереның да 4 нче көне узып китте. Үзенә 15 баланы җыйган әлеге лагерьга балалар бик яратып йөриләр. Бүген лагерьдагы көн "Күңел экологиясе" исеме астында үтте. Урман һәм аның байлыклары турында әңгәмәдән соң укучылар урман байлыкларын пластилиннан ясадылар. Авыл эчендәге балалар мәйданчыгына уйнарга бардылар. Ераклыкка кәгазь самолет очырту ярышында һәм "Могҗизалы үзгәрешләр" викторинасында катнаштылар.
-
"Соңгы кыңгырау- 2018"
24.05.2018
Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2017-2018 нче уку елында безнең мәктәпне 10 укучы - 7 кыз һәм 3 егет тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Бәдретдинова Д.Ә., район мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зиннәтуллин Р.С., Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б., ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары, ә 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау көне белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
-
Стоп. ВИЧ.СПИД
17.05.2018
Сегодня, фельдшер села, Сафина Люзия Хадиевна провела беседу с учащимися 9 класса, в рамках Всероссийской акции "СТОП ВИЧ/СПИД", приуроченный к Международному дню памяти жертв СПИДа.
-
Бөек Җиңүгә 73 ел!
09.05.2018
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 73 нче тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чара булып узды. Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 3 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.
-
"Георгий лентасы"н һәркемгә
08.05.2018
Мәктәбебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан "Георгий лентасы" акциясенә кушылды. Укучыларыбыз авылыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап, аларга георгий тасмасы бүләк иттеләр.
-
"Язгы эшләр- 2018"
07.05.2018
"Язгы эшләр-2018" дәвам итә. Территорияләрне җыештырып бетердек, кишерләрне утырттык. Инде менә бүген чәчәклекләрне казып, беренче орлыкларны җиргә салдык. Тиздән, бик тиздән бакчабыз ут кебек бәрхет гөлләргә күмелер.
-
"Халыкара урман утырту көне"
05.05.2018
Бүген, 5 май көнне безнең мәктәп "Халыкара урман утырту көне" акциясенә кушылды. Әлеге дата уңаеннан укучыларыбыз белән бергә авыл уртасындагы, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган аылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәл тирәлегенә агачлар утырттык.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап
04.05.2018
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлаша.Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар оештырыла: "Үлемсез полк" акциясе өчен бабайларның фотолары яңартыла, "Хәтер вахтасы" акциясенә кушылучыларга кизү торучылар исемлеге төзелә. Һәйкәл янындагы чара "Җиңү көне" бәйрәменә репитицияләр бара. Ә бүген исә, башлангыч сыйныф укучылары авылыбыз һәйкәлләрен чистартырга дип өмәгә чыктылар.
-
"ЭКОяз-2018"
03.05.2018
"ЭКОяз -2018" акциясе дәвам итә. Бүген без зууууур өмәгә чыктык. Мәктәп территориясен җыештырганнан соң, авыл эчендәге сулыкларны чүп-чардан арындыру эшен башкардык.